Челтер, челтер чишмәкәй

Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, Нәгыймулла ГӘРӘЕВ, Ра¬фаэль БАҺАУТДИНОВ һәм Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТ¬КӘРИМ төзекләнде¬рел¬гән чишмәне ачалар

Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, Нәгыймулла ГӘРӘЕВ, Рафаэль БАҺАУТДИНОВ һәм Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТ¬КӘРИМ төзекләндерелгән чишмәне ачалар

Бу язма Камышлы районы чишмәләре темасын дәвам итә

 Быелгы Гашура бәйрәмендә Камышлы районының Иске Яр­мәк авылы халкы — күрше-күлән, ту­ган-тумача, машиналарына төя­лешеп, Кордон чишмәсенә юнәл­деләр. Ул авылдан бер­ничә чакрым ераклыкта, урман уртасында челтерәп агып ята. Быел авылыбыз табигатен сөюче уңган егетләребез көче белән чишмә төзекләндерелде, ә аны халыкка тәкъдим итү чарасын Гашура көненә калдырганнар иде.

…Әле көзге суыклар агач яфракларын куырмаган, тик урманның яшел купшы киеменә табигать-художник, саргылт, кызгылт төсләр белән кагылып, искиткеч матурлык барлыкка китергән. Һава сафлыгына, урман шавына челтерәп аккан чишмә дә кушылып, күңелгә ял бирә сыман. Чишмәдән агып төшкән су күлгә җыела, ә анда балыклар сикерешеп уйный. Бу искиткеч күренеш Иске Ярмәк халкына Аллаһының рәхмәтедер инде.

Төзекләндерүчеләр чишмә бурасын алмаштырганнар, тө­шеп-менеп йөрергә баскыч ясаганнар, утырып ял итәм дисәң, чатыры да, утыргычлары да бар. 

Чишмәне тәкъдим итү чарасын аксакаллар тәкбир әй­теп, намаз укып башладылар. Имамыбыз Габдулла ха­җи Мөхәммәткәрим, Коръән сү­рәләре укып, хаҗдан алып кайт­кан Зәм-зәм суын чишмәгә салды. Аксакаллар төшеп, изге чишмәдән су алып каптылар, шифалы булсын, дип теләделәр.

Искеярмәклеләрнең шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рафаэль Ба­һаутдинов,  Ярмәк җирлеге башлыгы Мин­сәгыйть Шәйхетдинов та кил­гәннәр иде. Алар очра­шуның тантаналы өлешен ачып җи­бәрделәр.

- Хөрмәтле Ярмәк халкы! Барчагызны да Чишмә бәйрәме белән котлыйм. Шушы изге урында мәктәпне тәмамлаучылар очрашалар, читтән кайтучылар сагынып киләләр, печән чабучылар, җиләк җыючылар сусауларын басалар. Киләчәк буын кешеләре дә шушында килсен, йөрсен, тәмле суын эчсен дип тырышасыз, үзегездән соң матур эшләр калдырасыз. Гомумән, Иске Ярмәк халкы изге эшләре белән  тирә-яктагы авылларга гел үрнәк булып тора, — дип сөйләде Рафаэль Камил улы һәм изге теләкләрен җиткерде.

- Бу мактаулы эштә авыл халкының өлеше зурдан. Бигрәк тә диңгез флоты ветераны Нәгыймулла ага Гәрәев тырышты. Ул финанс мәсьәләсен кайгыртуда, материаллар юнәтүдә башлап йөрүчеләрдән булды. Шушы чишмәгә яңа сулыш өргән, финанс яктан булышкан игелекле авыл халкына рәхмәтләремне белдерәм. Шулай ук эшне тиз тоткан эшчеләргә дә рәхмәт. Әлеге матурлык — сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсе, — диде Минсәгыйть Низаметдин улы. Ул чишмәне төзекләндерүдә катнашкан авылдашларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Изге теләкләргә авылның имамы, хаҗи Габдулла Мөхәммәткәрим дә кушылып, мәхәллә исеменнән төзекләндерү эшләрен башлап йөргән Нәгыймулла Гәрәевка һәм Мөхәммәт Фәтхетдиновка Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Сүзне мөхтәрәм Нәгый­мулла Гәрәев та алып:

- Табигать яме, җир җаны булган чишмәбез барыбызга да кадерле һәм газиз. Бу чишмә суы авылыбызның иң кадерле сые булып санала. Кеше йөрәге кебек бертуктаусыз типкән, һәрвакыт хәрәкәттә булган чишмәбезне шулай матурлата алуыбызга бик шатбыз. Шушы чишмә суын эчкән һәр кеше сырхауларыннан терелсен, сәламәтлеге артып торсын иде, — диде.

Рафаэль Баһаутдинов, Мин­­­­сәгыйть Шәйхетдинов һәм Нә­­гый­мулла Гәрәев кызыл тасманы кискәч, Иске Яр­мәк авы­лының үзешчән сән­гать осталары һәм “Туган як” тү­гә­рә­генә йөрүче мәктәп укучыла­ры, чараны алып баручы Гөлисә Бәдретдинова үз­лә­ренең җыр­ларын, шигырь­ләрен, моңлы көйләрен бүләк иттеләр.

Диң­гез флотында пешекче булып хезмәт иткән Нә­гыймулла Гәрәев казаннарда шулпа пешергән арада самавырлар да кайнап чыкты. Уңган апалар, зур табын корып, кунакларны аш-судан авыз итәргә чакырдылар. Халык корбан итеннән пешерелгән шулпа ашап, чишмә суыннан кайнатылган чәй эчеп сыйланды. Авыл халкы табыннарны әзерләүчеләргә, пешекче Нәгыймулла ага Гә­рәевка, азык-төлек белән тәэмин итүче Таһир ага Рәхимовка, бәйрәмне оештыручыларга җылы сүз­ләрен, матур теләкләрен әй­тергә дә онытмадылар.

Менә шулай матур итеп, дусларың, туганнарың белән бергә туган авылыңның табигате кочагында утыру, бер-береңә хөрмәт күрсәтү дуслыкны, туганлыкны, динне ныгыта дисәм, башкалар да миңа кушылырлар, дип уйлыйм.

Җәмәгать белән өйлә намазын укыганда, шушы көннән изге булып саналачак Кордон чишмәсе сулары киләчәк буын кешеләренә рухи җылыбызны илтеп җиткерсен, көмеш сулары авыруларны сихәтләндерсен, хезмәт кешесенә көч-куәт бирсен, милләтебезнең рухын ныгытсын, дип теләделәр авылдашлар.

Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, Нәгыймулла ГӘРӘЕВ, Ра¬фаэль БАҺАУТДИНОВ һәм Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТ¬КӘРИМ төзекләнде¬рел¬гән чишмәне ачалар

Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, Нәгыймулла ГӘРӘЕВ, Рафаэль БАҺАУТДИНОВ һәм Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТ¬КӘРИМ төзекләндерелгән чишмәне ачалар

Фәния Кәримова.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек»

Просмотров: 887

Комментирование запрещено