Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Музыкаль-әдәби лекториена 75 яшь

1(2561)Төрле елларда биредә Идея Алексеева, Тамара Белова, Эмиль Җәләлетдинов, Наҗия Теркулова, Камил Басыйров, Галина Петрусева, Гөлчәчәк Исламова, Луиза Хангильдина, Александр Огородников, Әлфия Заһидуллина, Ринольд Әхманов, Рәүф Габбасов, Әлфия Галимова, Гали Ильясов, Галина Ластовка, Клара Хәйретдинова, Нина Варшавская, Светлана Толстик, Рөстәм Маликов, Наилә Сәгыйрова, Мәрьям Сәлимова кебек җырчылар эшләде.

Рөстәм Абязов (скрипка), Лариса Маслова (виолончель), Вероника Варшавская (фортепиано), баянчылар — Фәнис Гыйльметдинов, Владимир Федотов, Евгений Сураев һәм Нәҗип Бәдретдинов; Данат Әхмәдов, Николай Алексеев һәм Владимир Варшавский кебек концертмейстерлар; Зәйнәб Хәйруллина, Маһинур Җиһаншина, Фатыйма Вәлиева, Миләүшә Үтәй, Чулпан Бәхтиярова, Зөмәррә Халитова һәм Клара Таҗиева кебек музыка белгечләре; нәфис сүз осталары Айрат Арсланов, Юрий Михайлов, Геннадий Гурфинкель, сөйләм жанры артистлары Нина Сикорская, Маргарита Спецлоз, Валентин Минаев, Светлана Славутина һәм башкалар.

Бүген коллектив 12 артисттан тора: Георгий Ибушев, Ригина Вәлиева, Гөлнара Байназарова, Оксана Шәйдуллина, Дмитрий Босов, Алисә Мамина, Сергей Беляков, Дарья Леванова, Ильяс Камалов, Роман Чуйнов һәм Таһир Камалетдинов. Коллективның сәнгать җитәкчесе — Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев.  

Филармония музыкаль-әдәби лекторие үз тарихында зур мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара. Аның төп максаты – үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирү, югары сәнгать, музыка һәм нәфис сүз дөньясына тарту.

Коллективтагыларның барысына да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм иҗади илһам телибез!  

matbugat.ru

Просмотров: 733

Комментирование запрещено