2019 елда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә Актаныш гимназиясендә интерактив музей ачылган иде.
2019 елда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә Актаныш гимназиясендә интерактив музей ачылган иде. Интерактив стильдә эшләнгән музей белән тәүге тапкыр Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова танышты. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Әнисенең тормышын чагылдырган фотографияләр, концерт афишалары, яшь чагында төшерелгән аклы-каралы фильм-клиплар, 70нче еллар радиоалгычыннан Әлфия апаның яңгыраган җырлары — болар берсе дә Зөлфия ханымны битараф калдырмады.
«Бүгенге көн минем өчен сөенечле дә, моңсу да. Хисләрем ташый. Актанышка, аның җитәкчелегенә, халкына рәхмәтем чиксез зур», — диде ул музейда йөргәндә.
Просмотров: 757
Альфия Абзалова безнен, авылга концерт белэн килгэндэ безнен, куршедэ торалар иде. БИК матур сейлэшеп утыруы эледэ куз алдында. Лабитово авылы, Ульяновск елкэсе.