Фәрит Мөхтәсәров: «Татар теле нәрсәгә кирәк дигән сорауга җавабыбыз булырга тиеш»

IMG-20200901-WA0000Мәскәү өлкәсе татарлары лидеры Фәрит Мөхтәсәров Казанда узган Милли Шура утырышында ясаган чыгышында Татарстанда татар теле үсешенә игътибарны арттырырга кирәк дигән тәкъдим җиткерде. Аның чыгышыннан өзекне «Интертат» укучыларына тәкъдим итәбез. 

Без, әлбәттә, Татарстан белән горурланабыз. Ләкин Татарстанда үзендә дә татар теле көчлерәк булса, ул безнең өчен терәк булып торыр иде.

Мисал китерәм. Быел Татарстандагы бер авылга кунакка кайттык, туганнар белән урамнан барабыз. Өч яшьлек бер кызчыкка татарча сөйлим, ә ул миңа русча сөйләп бара. «Син нәрсә, татар авылында татарча белмисеңмени? Син бит бакчага йөрисең», — дим. «Безнең бакчада русча аралашу бара, татарча әз», — ди. Нишләп анда алай? Безнең бакчага Азәрбәйҗаннан бер бала, күрше авылдан бер рус баласы килде, алар татарча әз белә, шуңа да русча сөйләшә, ди.

Менә нәрсәгә кайтып кала икән! Васил Гаязовичның (Шәйхразиев, Милли Шура рәисе, ТР премьер-министры урынбасары — ред.) бер тапкыр әйткәне искә төште: элек балалар авылга кайтып татарча өйрәнеп китсә, хәзер шәһәрдән балалар кайта да, әбиләрне русча өйрәтеп китә.

Татарстанда зур эшләр алып барыла, ләкин татар теле дәүләт теле булып калсын иде монда, авылларда татарча сөйләшсеннәр, ул терәк булсын иде. Балаларны Татарстанга җибәреп, аларны шушы атмосферада сөйләшергә өйрәтсәк иде. Шушы системаны төзүгә татар халкының үсеш стратегиясе дә ярдәм итсен иде.

Татар теле безгә нәрсә өчен кирәк? Төп сорау шул бит — хәзер инглиз теле, кытай теле кирәк. Ә татарча нәрсә сөйләшәсең? Шушы сорауга безнең җавап булырга тиеш.
Монда инде кызыксыну, мотивация дигән нәрсә калкып чыга. Әйтик, чит төбәкләрдәге татарларга Татарстанга кайту, монда уку мөмкинлекләре бик кирәк. Монда укырга кергәч, татарча аралашу арта, тел чарлана. 

intertat.tatar

Просмотров: 618

Один комментарий

  1. Ул сорау булырга да тиеш тугел.Татарларда.