“Мәчет – ул җәмәгать урыны. Аны төзүгә үз өлешебезне кертик”

Безымянный111Самарда Алексей Толстой урамында (элек Казанский урамы булган) урнашкан бай тарихлы гыйбадәтханәбез бар. Аның исеме дә “Тарихи мәчет” дип яңгырый. 1891 елда танылган меценат һәм татар сәнәгатьчесе Тимербулат Акчурин ярдәмендә салынган бу Аллаһы йорты шәһәребез татарлары, мөселманнары арасында шөһрәт казанган.

1902 елда бирегә имам булып килгән Мөхәммәтфатыйх Мортазин эшли башлагач, гыйбадәтханә 30нчы елларга кадәр Самар губернасында татар һәм мөселман тормышының үзәге булып тора. Монда балалар өчен мәктәп, имамнар әзерләү өчен мәдрәсә ачыла. Мөхәммәтфатыйх Мортазин “Икътисад” дип аталган татар журналы чыгара. Шулай ук ул, мәхәлләнең башка актив кешеләре белән бергә, Самарның сәяси тормышында да катнаша, хәйриячелек белән дә шөгыльләнә.

Мәчетне үзгәртеп кору, манара кую эшләрен дә башлыйлар алар. Кызганычка, революция боларның гамәлгә ашырылуына чик куя. 1932 елда Совет хакимияте гыйбадәтханәне ябарга, дигән карар кыла. Мөхәммәтфатыйх Мортазинны сөргенгә җибәрәләр, ә соңрак атып үтерәләр.

Мәчетне төрле ихтыяҗлар өчен кулланалар, соңгы елларда анда балалар бакчасы була. Ә президентның дини корылмаларны кайтару турындагы күрсәтмәсе чыккач, Самар өлкәсе мөхтәсибәте идарәсе мөселман өммәтенең милке булып саналган биналарны кайтару эшен башлап җибәрә. Шулай итеп, 2003 елда Тарихи мәчетнең кайтарылуы турында карар чыга, ә 2005 елда биредә бишенче санлы мәхәллә барлыкка килә.

2007 елда Самар өлкәсе хөкүмәте һәм Самар шәһәре администрациясе теләктәшлеге белән Аллаһы йортында масштаблы торгызу эшләре башлана, һәм алар бүгенге көнгәчә дәвам итәләр, чөнки реконструкция яңа мәчет салудан да авыррак. Ярдәм итүчеләр бар, ләкин эш зур булганлыктан, акча да, матди ярдәм дә күп кирәк.

Без, Тарихи мәчет советы рәисе Усман Илингин һәм гыйбадәтханәнең имамы Наил хәзрәт Биктаев белән әңгәмә корып, алардан төзелеш барышы,  башкарылган һәм көтелгән эшләр, барлыкка килгән авырлыклар турында сораштык.

12 ел буена совет рәисе вазифаларын башкаручы Усман әфәнде Илингин аралашырга бик теләп риза булды һәм түбәндәгеләрне сөйләде.

“Менә унөч ел Тарихи мәчетебезне торгызу эшләре бара. Шушы дәвердә

күп нәрсә башкарылды, Аллаһыга шөкер. Тик алда әле тагын зур эшләр көтә. Ә моның өчен, әлбәттә, акча, матди ярдәм кирәк. 

Әйе, рәхмәт яугыры, шушы елларда идарә иткән һәр губернатор һәм шәһәр башлыгы үз өлешен кертмичә калмады. Ярдәм иттеләр һәм итәләр. Монда инде элеккеге мөфтиебез Вагыйз хәзрәт Яруллинның һәм бүгенге мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллинның югары абруйлары зур роль уйный, әлбәттә. Халыктан да, эшкуарлардан да булышлык күрәбез. Әмма, әйткәнемчә, калган зур эшләрне башкарыр өчен әле тагын күп акча таләп ителә. Бигрәк тә тормыш үзгәрә, бөтен нәрсәгә бәяләр арта бит.

Проектыбыз да тора-бара искерә, үзгәрешләр кертү сорала. Моның өчен яңадан экспертизалар узарга кирәк. Болары – шулай ук чыгымнар таләп итүче аерым зур эшләр. Төзелеш барышында да еш кына көтелмәгән хәлләр килеп чыга. Шуларга карап, сметага үзгәрешләр кертергә туры килә.  

Төзелештән тыш, әле бит эшләп торучы мәчет бинасын карап тотарга да, коммуналь хезмәтләр өчен, эшчеләребезгә эш хакын, салымнар түләргә дә кирәк. Бюджеттан бит безгә гыйбадәтханәне реконструкцияләү өчен генә акча бирәләр. Санап үтелгән калган чыгымнарны җыелган садакадан һәм эшкуарларыбыз биргән акчадан каплыйбыз.

Хөкүмәтебез биргән акчалар дәүләт экспертизасы тарафыннан расланалар. Махсус тикшерүчеләр килеп, матди ярдәмнең дөрес кулланылуын тикшереп торалар. Шулай ук башкарылган төзелеш эшләрен фотографиягә, видеога төшереп, Тарихи мәчетнең сайтына (www.tarihi-mechet.ru)урнаштыра барабыз. Шулай итеп, кешеләр барысын да күреп, белеп тора алалар.

Авырлыклар күп, тик әкрен генә эшебез бара. Җәмәгатебезгә дә, хөкүмәтебезгә дә, иганәчеләребезгә дә мең рәхмәт.

Менә бөтен бинада яңа ишекләр куйдырдык. 1891 елдан гыйбадәтханәнең манарасы һәм ярымае юк иде. Ниһаять, хәзер алары да булды. Манараны куйдырыр өчен мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин аша шәһәребез һәм өлкәбез мәчетләренә, ярдәм сорап, мөрәҗәгать иттек. Аллаһының рәхмәте яусын, гыйбадәтханәләр үз җәмәгатьләре белән акча җыеп бирделәр.

Ярымай кую буенча монтаж эшләрен, генераль подрядчыбыз – “Самараспортстрой” җәмгыяте (җитәкчесе – Таһир Әюпов) катнашында, “ВолгоПродМонтаж” оешмасы (җитәкчесе – Тәлгать Хуҗин) белгечләре башкардылар. Шулай ук гөмбәз (купол), манара ясаучы фирмага бурычыбыз калган иде. Җәмәгать белән бергә аны да капладык. 

Сүз уңаеннан, шушы эшләрне башкаручы барлык кешеләргә рәхмәтләремне белдерәсем килә. Төрле оешмалар үз эшчеләрен дә җибәреп торалар, аларга хезмәт хакын үзләре түлиләр. Генераль подрядчыбызга да зур рәхмәт. Алар безнең белән ничә еллар эшлиләр. Таһир Әюпов үз акчасыннан да өлеш чыгара, ташламалар да ясый.

Шулай, күп нәрсәләр башкарылды, гомуми төзелеш эшләре тәмамланды. Янкорма – гөмбәз бинасы төзелде, шул рәвешле икенче каттагы гыйбадәт кылу залы ике мәртәбә зураячак. Цоколь катын (цокольный этаж)  булдырдык. Анда өс киемнәрен элү өчен зур бүлмә (раздевалка), тәһарәтханә, душ керү бүлмәсе урнашачак.

Җылылык, суүткәргеч, электрүткәргеч системаларын алмаштырдык. Янгын сигнализациясен ясаттык, видеокүзәтү дә алып барылачак. Яхшы җилләтү (вентиляционные)системасын куйдырдык. Хәзер, үзебезнең җылы бирү системасы булдырылгач, бик уңай туры киләчәк. Барысы да заманча, барлык таләпләргә туры китереп эшләнде.

Беренче катта кара эшләрне бетергән идек инде диярлек. Тик, җилләтү системасын куйгач, түшәмнәрне яңадан ясарга, сыларга, буярга туры килде. Шулай ук, акча булгач, әле бөтен бинада пластик урынына агач тәрәзәләр куйдырасы да бар, чөнки мәчетебез региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып танылганга, без аның тарихи колоритын да сакларга тиешбез.

Бүгенге көндә Фатыйх исемле төрек – мәрмәрче (мраморщик) үз акчасына баскычлар ясый. Аның белән интерьерда мәрмәр куллану буенча да киңәшләшәбез, бәяләрен билгелибез.

Хәзер эчке һәм тышкы бизәү эшләре көтелә. Бу – кыйммәтле хезмәт. Икенче каттагы гыйбадәт кылу залын, гөмбәзнең эчке ягын бизәргә, идәннәрне ясатырга, люстра, келәмнәр, җиһаз алырга да кирәк.

Гөмбәзнең эчке ягын да, намаз уку залын да, михрабны да матур, сыйфатлы, уңайлы итеп ясатасы килә.  Әлбәттә, арзанрак материал кулланып эшләргә була. Тик без бит моны бер көнгә ясамыйбыз. Бигрәк тә шәһәр үзәгендәге бай тарихлы мәчет югары дәрәҗәдә булырга тиеш.

Үзбәкстаннан махсус килгән архитекторлар, мәчет төзелеше, реставрация буенча атказанган осталар гыйбадәт кылу залын бизәүдә үз тәкъдимнәрен керттеләр. Алар — Бохарада, Сәмәркандта, Ташкентта, Казанда, Малайзиядә, Африкада күп мәчетләрне бизәүчеләр. Әгәр дә мөмкинлекләр барлыкка килеп, бу осталарны безгә эшкә чакырып булса, намаз кылу залы искитәрлек матур һәм югары сыйфатлы булыр иде!

Шулай ук бинаның тышкы ягын бизәү көтелә. Башта без аны, элек булганча, кызыл төстә калдырырга дигән идек. Тик, замана шартларын да күздә тотып, проектны үзгәрттек, ул барлык тиешле экспертизаларны үтте инде. Шулай итеп, кызыл урынына ул ак-соры (бело-серый) төстә булачак. Керамик бизәкләр дә кертеләчәк.

Уй-ниятләребез күп. Мәсәлән, музей, китапханә булдыру. Штатта китапханәчебез дә бар – Рөстәм Фәйзуллов. Без 6 ел буена революциягә кадәр дөнья күргән басмаларны, кулъязмаларны байтак җыйдык. Алар арасында — иске татар (старотатарский), фарсы (персидский), гарәп, төрек телләрендәге китаплар. Кулдан язган Коръән, тәфсир, фикых китаплары да бар.

Әлбәттә, борынгы басмалар тетелеп беткәннәр. Шуңа күрә Татарстаннан реставратор чакырдык. Әхмәдулла хәзрәт безне үз һөнәренең нигезләренә өйрәтте. Хәзер үзебез дә бу эш белән шөгыльләнәбез, Самар реставраторларына да мөрәҗәгать итәбез. Моның өчен бер кечкенә бүлмәне остаханә буларак кулланабыз. Бу – бик тә кыйммәтле китаплар. Без аларны яшьләр, балалар өчен саклап калырга тиеш.

Киләчәктә, мәчет территориясен киңәйтеп, кызлар өчен мәдрәсә, балалар бакчасы, спорт комплексы булдырырга хыялланабыз.

Ниятләребез изге. Планнарыбыз зурдан. Тик үзебез генә бу эшләрне башкарып чыга алмаячакбыз, әлбәттә. Әйе, хөкүмәттән ярдәм күрәбез. Тик эшкуарларыбыз да, халык та читтә калмасын иде. Ул бит бер кешенең мәчете түгел, ул – җәмәгать мәчете.

Депутат буларак, мин гыйбадәтханә янында яшәүче кешеләр белән дә аралашам. Манараны куйгач, алар бик шатландылар. Әлбәттә, озак төзелеш туйдыра бит ул. Мәчет тирәсен дә тизрәк төзекләндерәсе иде.  

Әгәр дә планлаштырылган эшләрне тулысынча башкарып чыга алсак, Тарихи мәчетебез шәһәр күркенә әвереләчәк. Чыннан да, гыйбадәтханәнең тарихы бай. Бабайларыбыздан калган бу мирасны саклап калырга, аны үстерергә, бизәргә иде. Без дә балаларыбызга, оныкларыбызга аны мирас итеп калдырыйк. Халык шуны яхшы аңласын иде. Бу безнең өчен кирәк, киләчәк буын өчен кирәк.

Кеше, хәленнән килгәнчә, үз өлешен кертсен иде. Дөньяга мәңгелеккә килмәдек. Ахыйрәт турында да уйланыйк, әҗер-сәваплар җыйыйк. Аллаһы йортын төзү – изге эш. Сәваплары үзегезгә, якыннарыгызга кайтачак. Битараф булмыйк. Тарихи мәчетне бергә торгызыйк”, — дип сөйләде Усман Илингин.

Наил хәзрәт Биктаев та үз уй-фикерләре белән уртаклашты:

“Әгәр мәчетебезне проектта каралганча ясап бетерсәк, һичшиксез, ул, бөтен шәһәребезне бизәп торучы искиткеч матур бина булып, Самарның тарихи өлешенә бик тә туры киләчәк.

Әйе, гыйбадәтханәне торгызуга ярдәм итүчеләр бар. Барысына да Аллаһының рәхмәте яусын иде. Тик алар — бөтен милли чараларга даими булышып торучы бер үк эшкуарларыбыз. Ә калганнар, кызганычка, бу изге эшкә битараф калалар.

Әйтик, кайберәүләр вафат булган якыннарының каберләренә затлы таш куеп, аларның истәлеген мәңгеләштерәм, дип уйлыйлар. Юк, әрвахларга дога кирәк, аларның истәлеген игелекле гамәл кылып мәңгеләштерергә кирәк. Шул очракта үзегезгә дә сәвап бара, вафат булган якыннарыгызның рухына да әҗерләр ирешә. Мәсәлән, үз вакытында берәүләр мәчеткә люстралар сатып алдылар. Аларны кабызган саен, ул кешеләрне искә алып, теләкләр телибез, үзләренә, туганнарына дога кылабыз. Менә шушы Аллаһы йортын төзегән Тимербулат Акчуринның исемен, ничәмә еллар үтсә дә, искә алабыз.

Күп бирергә дигән сүз түгел. Һәрберсе хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Күләме аз булса да, мәгънәсе, сәвабы зур бит аның.

Башка шәһәрләрдә шундый тәҗрибә кулланыла – кешеләр мәчет өчен, мәсәлән, бер ишек яисә тәрәзә, башка берәр нәрсә сатып алыр өчен акча бирәләр. Бездә дә шул рәвешле ишекләр сатып алучылар булды. Ахыйрәттә үзләренә җәннәт ишекләре ачык булсын.

Башлаган бу изге эшне тизрәк тәмамларга иде. Халыктан, эшбатырларыбыздан ярдәм итүләрен үтенәбез. Пәйгамбәребез с.г.в. бер хәдисендә: “Кем Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен мәчет салдырыр, шуңа Раббыбыз җәннәттә йорт салдырыр”, — дигән бит”.

123-11

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, № 2(27), 2020 ел.

 

Просмотров: 924

Комментирование запрещено