“Кешеләргә файда китерүем мине бәхетле итә”

IMG_20200610_2259401“Ак халаты ак күңеленә тиң”, — дип әйтеп була Касыйм кызы Роза Сәгыйрова турында. Көчле холыклы, шул ук вакытта нечкә күңелле Роза ханым тормышта үз һөнәрен тапкан. Ул менә инде 31 ел буена медицина хезмәтендә эшли. Аралашканда аның сүзләреннән үк үзенең эшен яратып, җанын-тәнен биреп башкаруы ачык күренә. Роза апа белән сөйләшеп утыруы гына да җанга рәхәтлек китерә. Шулхәтле нурлы, ачык йөзле, күркәм, чибәр кеше ул!

Самарда туып-үскән милләттәшебез шәһәребезнең Н. Ляпина исемендәге медицина училищесының фельдшер бүлеген тәмамлый. Укудан соң башта ашыгыч ярдәмдә, аннары балалар поликлиникасында эшли. Бүгенге көндә ул Самарның 6 санлы поликлиникасында хирургия кабинетында шәфкать туташы булып хезмәт итә. Бу вазифаны ул 18 ел буе башкара инде.

- Роза ханым, ә нигә нәкъмедицина хезмәтен сайладыгыз? – дип сорадым әңгәмәдәшемнән.

- Аллаһы Тәгалә күңелемә салгандыр, дип уйлыйм. Кечкенә чакта күп кызлар укытучы, пешекче, сатучы булып уйнарга яраталар. Ә миңа һәрвакыт табиб булырга ошады. Курчакларны дәвалый, үзләренә укол кадый идем.

Аннары мәктәптә укыганда медицина хезмәтен сайлау теләге тагын да көчәйде. Бер сыйныфташ кызы белән бик дус идек. Ул да табиб булырга хыялланды. Мәктәптән соң медицина училищесына бергә укырга керергә ниятләдек. Кызганычка, иптәшемнең бу теләгенә чынга ашарга язмаган булган. Ул берничә ел каты авырый иде. Һәм чыгарылыш имтиханнары алдыннан аның хәле бик тә начарайды, үзен хастаханәгә салдылар. Шулай бер көн сыйныфташым янына баргач, ул, күңеле сизгәндәй: “Роза, алай-болай була калса, зинһар, минем хыялымны үзең генә булса да тормышка ашыр – медицина уку йортында белем ал”, — диде. Аның бу сүзләре васыять булып яңгыраган, озак та үтмәде, ул мәңгелеккә күчте. Шуннан инде күңелемдә бер шик тә калмады, медицина хезмәткәре булырга дигән төгәл карар кылдым, — дип сөйләгәндә, Роза апа күз яшьләрен тыя алмады.

Милләттәшебез медицина эшчеләре, югары профессиональлектән тыш, мәрхәмәтлелек, түземлек, хөрмәт кебек сыйфатларга ия булырга тиеш, дип саный.

- Кешеләр бит бездән һөнәри ярдәм генә түгел, ә рухи ярдәм дә көтәләр. Бигрәк тә олы яшьтәгеләр проблемалары, кичерешләре белән уртаклашалар. Аларга сабырлык күрсәтергә, үзләрен тыңларга, киңәш белән ярдәм итәргә, тынычландырырга кирәк. Татар халкы: “Яралы җанга яхшы сүз дә – дәва”, — дип юкка гына әйтми бит. Шуңа күрә кешеләрне җылы сүз белән дә дәвалый белергә кирәк. Шулай булганда аларның күңеле күтәрелә, хәлләре яхшыра, тизрәк  тереләләр, — ди Роза Сәгыйрова.

- Роза ханым, сез 31 ел буена медицинада эшлисез. Шушы дәвер эчендә бу һөнәрне сайлаганга үкенгәнегез юкмы?

- Юк, бер дә үкенгәнем булмады. Эшемне бик яратам, анда рәхәтләнеп йөрим. Ә инде кешеләрнең терелүен күрү безнең өчен зур бәхет һәм шатлык булып тора!

- Сезнеңчә, табиб — ул сәләтме яисә алган һөнәрме?

- Әйе, һөнәр, әмма кешенең чын күңелдән табиб булу теләге кирәк.

- Сез һәр көнне төрле яралар алган кешеләр белән очрашасыз. Авыр хисләрегез эштә каламы?

- Барысын да калдырып булмый шул, өйгә дә кайталар. Без бит авыруларны кайгыртабыз. Алар турында эштә генә түгел, әле өйдә дә уйлап йөрисең. Ничек хәлен яхшыртырга, тизрәк терелсен өчен тагын нинди ысуллар кулланып карарга, ничек авыртуын бастырырга.

- Эшегез авыр. Стресслардан ничек арынасыз?

- Гаиләм, балаларым, әти-әнием, дусларым ярдәм итә. Кызларым кечкенә чакта, өйгә кайтып, аларның кочагына эләккәч, күңелем тынычланып китә, аруым кими, авыр хисләрдән арына идем. Хәзер алар, үз гаиләләрен корып, аерым яшиләр инде. Тик барыбер һәрвакыт хәлемне белеп, хуплап торалар. Ирем, әти-әнинең җылы сүзләре дә җанны иркәли. Оныкларым көч, дәрт өсти.

Авырулар арасында да төрлеләре очрый бит. Кемнеңдер хәле начар булса да, ул күңел төшенкелегенә бирелми, елмая, тормыштан ямь таба. Андый кешеләр сиңа да уңай хисләр бүләк итәләр.

Мәсәлән, безгә 82 яшьлек шундый бер бабай озак вакыт дәваланырга йөрде. Ярасы төзәлерлек булмагач, аягын кистерергә туры килде. Шулкадәр аянычлы хәлгә карамастан, аның күңеле күтәренке, яшәргә омтыла, планнар кора. Шундый кешеләр дә безгә стресстан арынырга ярдәм итәләр.

- Әти-әниегез сездә нинди сыйфатлар тәрбияләделәр? Аларның нинди үгет-нәсыйхәтләрен күңелегезгә сеңдереп, үтәп яшисез?

- Барлык яхшы сыйфатлар – әти-әнинең тәрбиясе нәтиҗәсе. Алар мәрхәмәтле, эш сөючән, ярдәмчел булырга, кешеләргә хәлдән килгәнчә булышырга өйрәттеләр. Дөрес, яхшы тәрбия биргәннәре өчен мин аларга бик рәхмәтлемен.

- Роза апа, ирегез Җәмил абый белән ике искиткеч акыллы кыз үстергәнсез. Шушындый тәрбиянең сере нидә?

- Безнең үз әти-әниебезгә күрсәтеп яшәгән мөнәсәбәтебез алар өчен яхшы үрнәк булды. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, — ди татар халык мәкале. Ачык мисалда үскән кызларыбыз безгә дә шундый яхшы мөнәсәбәттә. Аннары шуны да онытмаска – балаларны тәрбияләгәндә иркәләүнең дә, кырыслыкның да чамасы булырга тиеш.

Кызларыбызны үстерүдә әтиләре дә актив катнашты – монысы да бик мөһим. Ике яклап дөрес алып барылган тәрбия генә уңай нәтиҗәләр китерә. Шулай ук нарасыйлар белән аңлату эшләре алып барырга, алар белән сөйләшергә, әхлак нормаларын җиткерергә кирәк.

- Кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсез?

- Гадел, намуслы кешеләрне якын күрәм.

- Әти-әниегез Ислам кагыйдәләрен үтәп яшәүчеләр исемлегендә. Алар сезгә һәм оныкларына да дини тәрбия бирәләрме?

- Әлбәттә, кечкенәдән догалар өйрәттеләр. Исламның нигезләрен төшендерделәр. Дини гореф-гадәтләрне үтәп яшәргә, дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә тырышабыз.

- Роза ханым, сезнең күпкырлы шәхес булуыгызны беләм. Сез бит әле пешекчелек, кул эшләре, тегү белән дә шөгыльләнәсез. Бу сәләтләрегез кайдан килде икән?

- Бу сәләтләрем әбием белән әниемнән күчкән, дип уйлыйм. Үзем дә күп нәрсәгә өйрәндем. Тегү курсларын тәмамладым. Гөбәдия, бавырсак, кош теле, бәлеш кебек татар халык ризыкларын яратып пешерәм, токмач кисәм.

- Тормышны яңадан башларга туры килсә, берәр нәрсәне үзгәртер идегезме?

- Һичшиксез, шушы һөнәрне сайлар идем. Тик югары уку йортын да тәмамлар идем. Бергә эшләгән хирург миңа: “Роза, синнән бик яхшы табиб килеп чыгар иде”, — дип әйтте. Үз вакытында, аерым сәбәпләр аркасында, бу теләкне тормышка ашыра алмыйча калдым. Шулай насыйп булгандыр инде. Гәрчә моңа бик күңелсезләнмим. Күп кешеләрнең: “Рәхмәт, кулыгыз җиңел, сездән соң авыртуларым басыла, хәлем җиңеләя”, — дигән сүзләре мине канатландырып тора. Тормышта яхшы шәфкать туташлары да кирәк бит.

- Сезнең өчен бәхет нәрсәдә? Сез бәхетлеме?

- Әйе, мин бәхетле. Яраткан хезмәтемне башкарам, кешеләргә ярдәм итәм, аларга файда китерәм, гаиләм, акыллы балаларым, оныкларым, әти-әнием бар. Барысы да исән-саулар, шөкер. Шушы бәхет түгелме?! Раббыбызга мең рәхмәт.

IMG_20200610_2259401DSC_04061 gsG3xbBqljo1 IMG_20200611_1211121 IMG_20200611_1211241 OLr-7lDvW5k1

Миләүшә ГАЗИМОВА. 

 «Самар татарлары» журналы, № 2(27), 2020 ел.

 

 

Просмотров: 877

Комментирование запрещено