Туй, туган көн, бәйрәмнәрдә
Тортлар табын түрендә.
Затлы, татлы ризык ул -
Өстәл күрке бүген дә.
(Айсылу Кәлимуллина).
Моннан ике мең еллар чамасы элек иң беренче тортны пешергән кеше, уйлап тапкан ризыгы гасырлар дәвамында популяр булыр дип уйладымы икән? Юктыр, мөгаен. Әмма, бүгенге көндә бер генә тантаналы чара да махсус әзерләнгән тортсыз узмый.
Ә менә тортның дуслык символы булып саналганын, татлы ризыклар телендә аның «дуслык» сүзен аңлатканын сез әле белмисездер, кадерле дуслар. Алай гына да түгел, моннан ун ел элек — 2011 елның 20 июлендә Халыкара Торт көне рәсми булмаган бәйрәмнәр исемлеген тулыландырды. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтүче илләр саны даими рәвештә арта бара һәм күпчелек дәүләтләр җитәкчелеге тарафыннан бик җылы кабул ителә. Бу көнне күпсанлы тематик күргәзмәләр һәм җыелышлар уза. Россиядә, күңел ачу һәм мәдәни чаралардан тыш, ятим балалар һәм аз керемле гаиләләр өчен хәйрия акцияләре дә уза. Волонтерлар Россиянең төрле клиникаларында дәваланучы кечкенә пациентлар өчен махсус бәйрәм оештыралар. Төрле илләрдән килгән кондитерлар арасында ярышлар, музыкаль һәм уен тамашалары оештырыла.
Торт дип аталган искиткеч тәмле, күз явын алырлык шедевр булдыру өчен махсус белем кирәкме, әллә бу четерекле эшне теләсә кем башкара аламы? Шундый сорау белән ун ел буе татлы табын бизәкләре әзерләүче Алсу Хәмитовага мөрәҗәгать итәм.
- Мин башта медицина көллиятен, аннары икътисад университетын тәмамладым. Кондитерлык буенча махсус белемем юк. Балачактан әнием һәм әбием белән аш-су әзерләргә, бәлеш, кыстыбый, коймак пешерергә ярата идем. Беренче балам тугач, улымның беренче теше чыгу уңаеннан торт пешереп карарга булдым. Интернетка карата шелтә сүзләре күп булса да, аннан дөрес файдаланганда, бик күп кирәкле мәгълүмат табарга була. Шулай итеп, минем беренче тортым бик уңышлы килеп чыкты. Билгеле инде, шатлыгымны социаль челтәрләр аша уртаклаштым. Кунаклар да, интернет язылучыларым да тортны бик шәп булган дип, мактадылар. Улымның бер яше тулу уңаеннан тортны тагын да тырышыбрак пешердем. Анысы да ошады. Бераздан дусларым, туганнарым, аларның дуслары миңа заказлар бирә башладылар. Башта мин бу эшкә бик куркып кына алынган идем. Чөнки торт кына дисәң дә, бу бик җавалы эш бит. Ә хәзерге вакытта миңа торт ясап бирүемне сорап һәрдаим мөрәҗәгать итүче клиентларым бик күп, — дип сөйләде әңгәмәдәшем.
- Бер торт пешерү өчен якынча күпме вакыт кирәк?
- Кайберәүләр тортны бизәлгән татлы пирог дип уйлый. Янәсе, аны тиз генә, бер көн дигәндә пешереп була. Юк, алай түгел шул. Торт пешерү – бик зур хезмәт таләп итә торган иҗади шөгыль ул. Әзер бисквитны махсус рәшәткәдә суыткач, азык-төлек пленкасына әйбәтләп төрергә һәм, “өлгереп җитсен өчен”, 5-6 сәгатькә (төнгә калдырсаң да яхшы) суыткычка куярга кирәк… Кыскасы, бер торт пешерү өчен аз дигәндә бер тәүлек вакыт китә. Өстәвенә махсус җайланмалар, бизәү әйберләре, фантазия һәм, әлбәттә, яхшы кәеф кирәк, - дип елмая Алсу.
- Алсу, торт килеп чыкмаган очраклар булдымы соң шушы ун ел дәвамында?
- Андый хәл булганы юк. Әмма, тортны алып киткәч, юлда торт ватылды, яки берәр бизәге сынды дип, шалтыратучылар булды. Андый вакытта мин (гаеп миндә булмаса да) барып, тортка «реанимация» үткәрәм. Минем тортлар тантаналы чара табынын бизәргә тиешләр, ә чатнаган, бизәге җимерелгән торт бары тик кунакларның кәефен генә төшерә ала. Хуҗаның шат елмаюы һәм кунакларның тәмләп ашавы минем өчен иң зур бүләк, — ди, үзенең татлы «шедевр»лары белән Самара халкын сөендерүче хуҗабикә Алсу Хәмитова.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Просмотров: 1475


