Клиент һәрвакыт хаклы

Басырова1980 елдан башлап март­ның өченче якшәмбесендә сәү­дә, көн­күреш хезмәте күр­сәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәй­рәмнәрен бил­ге­ләп үтәләр. Бу тармак хез­мәт­кәрләре ха­лыкның көн-күреше җайлы, шәһәр һәм авылларыбыз чис­та булсын өчен эшли. Су краны ва­тыл­са да, аяк ки­емебез тишелсә дә, кием-салым тегәргә кирәк булса да шушы алтын куллы осталарга мөрәҗәгать итәбез.

Фәнис Яруллинның
«Минем әнием тегүче,
Үз эшен бик нык сөя,
Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия», дигән шигырен ишеткәнегез бардыр, бәлки. Бүгенге әңгәмәдәшем дә, нәкъ шушы шигырь герое сыман, әнисе һөнәрен дәвам иткән оста тегүче Юлия Басыйрова. Әтисе хәрби кеше булганлыктан, гаиләгә төрле гарнизоннарда, хәтта Германиядә дә яшәргә туры килгән.

- Минем әти-әнием тумыш­лары буенча Камышлы рай­о­нының Яңа Ярмәк авылыннан. Мин дә шунда туганмын. Ә менә укырга төрле мәк­тәпләрдә туры килде. Урта мәктәпне тә­мамлаган чорымда без Самарага кайттык һәм биредә төпләнеп калдык,- дип башлады сүзен яңа танышым.

- Тегүче һөнәрен ничек сай­ладыгыз?

- Әнием тегүче бит. Үземне белгәннән бирле калдык-постык кисәкләрдән курчакларыма ки­емнәр тегеп үстем. Бәлки шу­ңа да тегүче профессиясен сайлаганмындыр, — дип елмая Юлия. — Мин үземне башка һөнәр иясе итеп күрмәдем дә бугай. Мәктәптә укыганда ук үземә кием-салым тегә башладым. Туксанынчы елларда Куйбышевның 18нче санлы һөнәр училищесына укырга кердем. Бу кибетләрдә кием-салым булмаган чор иде. Ә мин үземә костюмнар, күлмәкләр, хәтта тун да тегеп кия идем. Билгеле инде, әнием һәрвакыт урынлы, файдалы киңәшләре белән ярдәм итте һәм бүген дә ул минем төп киңәшчем дә, ярдәмчем дә.

Училищены тәмамлап тор­мышка чыккач, тегү көл­лия­те­нең кичке бүлегендә укыдым, ә икенче балам тугач, дизайнер профессиясе буенча югары белем алуга ирештем. Ә инде өченче сабыем балалар бакчасына йөри башлагач, үз эшемне ачарга булдым. Шулай итеп, 2016 елдан бирле мин ателье хуҗабикәсе. Әнием дә минем белән эшли. Ул инде лаеклы ялда, әмма кул кушырып утыра алмый, яраткан шөгылен дәвам итә.

- Сезнең даими клиент­ла­рыгыз да шактыйдыр инде? Алар арасында ир-атлармы, хатын-кызлармы, нинди яшь­тәге ке­шеләр күбрәк?

- Асыл затларыбыз тышкы кыяфәтләренә ныграк игътибар итә инде, — дип елмая Юлия. — Шулай да ир-атлар да еш кына мөрәҗәгать итәләр. Алар күбрәк кибетләрдә ярак­лы кием таба алмаган очракта гына заказ буенча тектерәләр, ә гадәттә таман булмаган ки­емнәрне кыскартырга, яисә тарайтырга сорап киләләр.

Яшьләр тантаналы чараларга кияр өчен беркемдә дә булмаган затлы һәм модалы күлмәкләр тектерәләр. Ә менә үз стилен тапкан, фигурасының үзенчәлекләрен белгән урта һәм олы яшьтәге клиентлар безнең төп клиентларыбыз.

- Аеруча истә калган за­каз­лар да бардыр әле? 

- Һәрбер әйбер кабатланмас, үзенчәлекле инде ул. «Яктылык» мәктәбенең «Йолдыз» бию ансамбле артистлары өчен зур заказ башкарган идек. Утыз­лап милли костюм тегелде ул вакытта. Бу бик тә четерек­ле заказ булган иде. Милли бизәкләр төшерү бик күп вакыт һәм тырышлык таләп итә. Шулай да, ул костюмнарны тек­кәндә без әнием белән күп уңай кичерешләр алдык. Чөнки минем кызларым да шул бию ансамблендә шөгыльләнәләр иде. Балаларыбызның зәвыклы милли киемнәрдән чыгыш ясау­лары тамашачыларга да, кечке­нә артистларга да бик ошый.

- Шәхси бизнес алып ба­рырга авырмы? Клиентлар бит төрле кәефтә, төрле харак­терлы була. Уртак тел табуы ничегрәк?

- Әйе, төрле кешеләр белән эшләргә туры килә. «Клиент һәрвакыт хаклы», дигән тө­шенчә дә бар бит әле. Мин һәрберсенең хәленә керергә, аның теләкләрен дөрес аңларга тырышам. Тегүче бит ул стилист та, дизайнер да, урыны-урыны белән психолог та. Стилист һәм дизайнерга укып чыгуыма куанып бетә алмыйм. Кайвакыт клиентлар күзаллаган модельгә үзгәреш кертергә тәкъдим итәм. Күбесе минем белән ки­лешәләр. Минем киңәшләрне кире кагып, үз сүзләрендә торучылар: «Миңа бу әйбер килешми», — дип канәгатьсезлек белдергән очраклар да булгалый. Ә гомумән алганда, кли­ентларымның күпчелеге даи­ми рәвештә безнең ательега йөри. Эшебезне югары бәя­ләгәннәре өчен мин бик рәх­мәтлемен аларга.

Шәхси бизнес алып бару мәсьәләсенә килгәндә, берен­чедән, ательебыз зур түгел, икенчедән, исәп-хисап эшләрен алып барырга тормыш иптәшем ярдәм итә.

- Юлия, бүгенге көндә әзер кием-салым сатучы кибет­ләр­не санап бетерерлек түгел. То­ра-бара шәхси ательелар ябы­лып, тегүчеләр эшсез кал­масмы?

- Махсус әйбер тегүчеләр кирәкмәсә дә, һич булмаса, кием-салымны төзәтүчеләр һәм ямап бирүчеләр кирәк булачак. Димәк, тегүчеләр дә һәрвакыт кирәк, дигән сүз, — дип йомгак­лады сүзебезне Юлия.

Басырова 2Басырова

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 737

Комментирование запрещено