“Хезмәтебезне начар башкарырга хакыбыз юк!”

SONY DSC«Эшемдә иң куанычлы мизгел – кешеләрнең бездән матур елмаеп, бәхетле булып, чын күңелдән рәхмәтләр әйтеп китүе. Бу безгә алдагы хезмәтебезгә илһам бирә, көч-куәт өсти, канатландырып җибәрә”, — ди Самар шәһәренең “Вивадент плюс” стоматология клиникасы җитәкчесе, стоматолог-ортопед булып эшләүче Мидхәт улы Марат Бәдретдинов.

Медицинага 29 ел гомерен багышлаган милләттәшебез әңгәмә барышындаүз хезмәте турында бик яратып сөйләде. Аралашканда аңардан үз эшенә карата битарафлык әсәре дә сизмәдем. Һәр сүзеннән аның бу һөнәрдә бәхетле булуыаңлашыла.

Марат Мидхәтович чын ир-атларга хас булган төплелек, гайрәт, үҗәтлек, тәвәккәллек сыйфатлары белән аерылып тора. Ачык йөзле, мөлаем карашлы, юмор хисле, аралашучан кеше булып чыкты ул. Аның белән, бер уңайсызлык та сизмичә, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга була.

Марат әфәнде Кызыл Яр авылында туган. Соңрак аларның гаиләсе Камышлыга күчеп урнашкан. Әнисе Гелия үз гомеренә шәфкать туташы хезмәтен башкарган. Ә әтисе Мидхәт төрле җирләрдә эшләгән, аннан Камышлының техник училищесында укытып, шуннан лаеклы ялга чыккан. 

“Әтием һәрвакыт актив, тиктормас иде. Хәзер дә, олы яшьтә булуына  карамастан, ул шундый ук. Училищеда яшүсмерләргә төпле белем биргәне, аларны укытуга яңалыклар керткәне өчен күп мактаунамәләр белән бүләкләнде. Камышлы районы музеен булдыруда да актив катнашты.

Әти балачакта безнең белән һәрвакыт олыларча сөйләште, тормыш көтәргә өйрәтте. Без энем Азат белән гел аның янында бөтерелә идек. Хуҗалык эшләрендә әти-әнигә һәрвакыт ярдәм иттек. Һәм мин моңа бик шатмын, чөнки эштә чыныгып, хезмәтне сөяргә өйрәнеп үскән балалар тормышта югалмыйлар, үз юлларын табалар, уңышларга ирешәләр, дип саныйм.      

Әнием дә үз эшен бик яратып, ихлас күңеленнән башкарды. Чын татар хатын-кызларына хас булган барлык сыйфатларга ия иде әниебез. Ирне ир итеп, гаилә учагын саклап, сабырлык күрсәтеп яшәде. Кызганыч ки, хәзер ул якты дөньяда юк инде”, — дип исенә төшерә иң газиз кешеләрен Марат Мидхәтович.

Самарның медицина институтын тәмамлагач, милләттәшебез Төмән шәһәренә китә, анда интернатураны уза һәм поликлиникада эшли. Ә соңрак хастаханәдә ортопедия стоматологиясе бүлеге мөдире булып хезмәт итә.

Тора-бара тормыш дулкыннары Марат Бәдретдиновны Самар шәһәренә китерә.  

“Марат әфәнде, табиб һөнәрен сайлап алуыгызга әниегез тәэсир иткәндер?” –дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.

“Табиб бул”, — дип турыдан-туры әйтмәсә дә, үз гомерен медицинага багышлаган әниемнең тәэсире тиде, әлбәттә.

Шулай ук бу һөнәрне сайлавыма мәктәптә биологияне укыткан бик яхшы мөгаллимебез дә зур йогынты ясады, дип саныйм. Ул дәресләрен шундый кызыклы, аңлаешлы алып бара иде ки, бездә үз фәненә карата кызыксыну уята, мәхәббәт тәрбияли алды.

Мин генә түгел, энем Азат та табиб белгечлеген үзләштерде. Ул – теш технигы, Самарның Ляпина исемендәге училищеда укыта”.

“Ә ни өчен нәкъ ортопедиядә тукталырга булдыгыз?”

“Ортопедия – стоматологиядә иң киң таралган һәм әһәмиятле булган тармакларның берсе. Бу өлкәгә даими рәвештә күп яңалыклар, заманча технологияләр кертелә, һөнәри сыйфатларыңны камилләштерү мөмкинлеге бар, бер урында тормыйсың, үсә барасың. Минем өчен боларның барысы да кызыклы.

Тешләр куйдыруда безнең, ортопедларның, эше терапевт, хирург, ортодонт хезмәтеннән соң иң соңгы этап булып тора. Шуңа күрә дәваланучылар безнең кабинеттан инде матур елмаю белән чыгып китәләр. Кешеләргә шушы матурлыкны, ә иң мөһиме – аларга сәламәтлек бүләк итү күңелемдә зур шатлык хисләре уята. Исәнлек тештән, авыздан башлана, дип юкка гына әйтмиләр бит инде”.

“Марат әфәнде, ә үз клиникагызны ачу идеясы ничек туды?”

“Дәүләт хастаханәләрендә табиблар, билгеле бер кысаларга кертелеп, стандарт буенча эшләргә мәҗбүр. Ә шәхси клиникада үзеңә кирәкле юнәлештә үсү, иҗади ниятләреңне тормышка ашыру, сайлап алу мөмкинлеге бар. Әйтик, без үзебез теләгән материаллар белән эшлибез, заманча технологияләр, җиһазлар кулланабыз, һәрдаим гыйлемебезне камилләштерәбез.

Медицина бер урында гына тормый, әледән-әле яңа ысуллар, материаллар, инструментлар барлыкка килә. Кешеләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтер, яхшы табиб булыр өчен, без замана белән бергә атларга, даими рәвештә үсәргә, белемебезнетирәнәйтеп торырга тиеш. Шәхси клиника шуларның барысын да гамәлгә ашыруга киң мөмкинлекләр бирә дә инде”.

Әйе, Марат Мидхәтович үзе дә, аның хезмәткәрләре дә гыйлемнәрен арттырып, яңа технологияләрне өйрәнеп, тәҗрибә туплап торалар. Кайсы шәһәргә стоматология өлкәсендәге данлыклы, югары һөнәрмәнд, үз эшләренең чын осталары булган табиблар килә, алар шунда юл тотарга тырышалар. Исемлектә Германия, Швейцария илләре дә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чиләбе, Сургут, Новосибирск шәһәрләре дә бар.

“Вивадент плюс”клиникасында һәртөрле стоматология хезмәте күрсәтелә. Биредә кариесны дәвалаудан алып, сөяк тукымасын (костная ткань) ясалма рәвештә калынайту кебек катлаулы операцияләргә кадәр ясыйлар.  Имплантатлар, винирлар куялар.  Ягъни хастаханәдә кешеләр терапия, хирургия, ортодонтия, ортопедия белгечләренең ярдәмен ала алалар.

“Хезмәткәрләрегездә нинди сыйфатларны өстен күрәсез?” – дип сорадым Марат Бәдретдиновтан.

“Җаваплылык, максатлылык, намуслылык, тырышлык һәм, әлбәттә инде, югары профессиональлек сыйфатларына игътибар итәм. Дәваланучыларга тиешлечә мөнәсәбәт күрсәтүләрен югары бәялим.

Коллективта үзара яхшы мөгамәләдә булулары да минем өчен мөһим. Аллаһыга шөкер, шушы еллар эчендә бездә тату, бердәм, үз өлкәләрендә югары һөнәрмәнд булган хезмәткәрләрдән торган коллектив тупланды”.

Эшегездә иң авыры нәрсә?”

“Хезмәтебездә җиңел нәрсә бар, дип әйтмәс идем. Һәр кешене дәвалаганда аерым четереклелекләр барлыкка килә. Һәрберсенә индивидуаль караш кирәк. Диагноз кую, пациентның теләкләрен, сәламәтлеге үзенчәлекләрен исәпкә алып, аның өчен иң кулай дип табылган протез төрен сайлап алу – боларның барысы да, әлбәттә, җентеклелекне, зур игътибарлылыкны, төптән уйлап эшләүне таләп итә”.

“Марат Мидхәтович, ортопедиядә нинди яңа технология казанышларын кулланасыз?”

“Цифрлы технологияләрне билгеләп үтәр идем. Алар хезмәтебездә киң мөмкинлекләр ача. Әлеге ысул компьютерда эшләүне күз алдында тота. Мәсәлән, элек коронка, протез кую өчен гипстан махсус күчермә ясарга кирәк булса, хәзер исә без, авыз куышлыгын сканерлап, модельләрне компьютерда булдырабыз. Ә инде аннан алар, 3D принтерыннан чыгарылып, фрезер станогында ясала. Бу ысул зур төгәллек белән эшләү мөмкинлеге бирә һәм сыйфатлы нәтиҗәләргә китерә”.

Клиникагызда нинди төр протезлар тәкъдим ителә?”

“Без теләсә кайсы төр протез куя алабыз. Әмма аларның һәрберсенең үз күрсәтмәләре бар бит. Пациентның теләген, сәламәтлек торышын, матди мөмкинлекләрен дә исәпкә алырга кирәк”.

“Бүгенге көндә стоматологиядә имплантацияне иң камил ысул, дип атыйлар…”

“Һәм бу — бердәнбер оптималь ысул, дип өстәр идем. Ник дисәгез, имплантат тирә-юньдәге тешләргә кагылмыйча эшләү мөмкинлеген бирә. Ә, әйтик, кайбер төр протезларны куяр алдыннан якында урнашкан тешләрне кайрарга туры килә”.

“Әмма, белгәнемчә, имплантатлар барысына да туры килми бит?”

“Әйе, дөрес әйтәсез. Имплантатлар куяр өчен  аерым күрсәткечләр таләп ителә. Шуңа күрә башта анализлар бирергә, снимок ясатырга, гомумән, кешенең сәламәтлеге турында тулы мәгълүмат җыярга кирәк”.      

“Протез куйдырганнан соң кешеләргә аңа күнегергә дә кирәктер?”

“Әлбәттә. Моның өчен без пациентларыбызга тиешле тәкъдимнәр бирәбез, гигиена кагыйдәләрен өйрәтәбез. Протезга күнегү чорында да, анна соң да алар безгә билгеләнгән бер вакытта килеп күренергә тиешләр. Сыйфатлы итеп куелган протезга кешеләр тиз арада ияләшәләр, һәм ул үз функциясен озак еллар үти”. 

“Теш табибы булырга җыенучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дип саныйсыз?”

“Кешеләрне яратырга кирәк. Һәм бу стоматолог өчен генә түгел, ә, гомумән, теләсә кайсы табиб өчен иң беренче һәм иң мөһим шарт.

Сабыр, мәрхәмәтле булырга, кеше хәленә керә белергә кирәк. Авыруларга ачык йөз күрсәтү, җылы сүз белән эндәшү, күңелләрен күтәреп җибәрү дә әһәмиятле роль уйный. 

Яхшы психолог булу да сорала, чөнки һәр авыруның күңеленә юл табарга кирәк. 

Үз вазифаларын зур җаваплылык, намус белән, җиренә җиткереп, ихластан, җанын-тәнен биреп үтәргә, осталыгын камилләштереп, белемен арттырып торырга тиеш.

Теш табибына төптән уйлый белергә, сәләтле һәм оста куллы булырга кирәк. Чөнки стоматология ул һөнәр генә түгел, ә сәнгать тә. Нәрсәдер Аллаһыдан бирелә, ә нәрсәдер еллар белән үзләштерелә. Стоматолог эшендә практик тәҗрибә әһәмиятле урын алып тора.

Һәм үземә шигарь (девиз) итеп алган сүзләрне дә китерәсем килә: безнең хезмәттә хата ясарга ярамый! Эшебезне начар башкарырга хакыбыз юк безнең, аны бары тик югары сыйфатлы итеп эшләргә тиешбез”.

“Укучыларыбызга нинди киңәшләр бирер идегез?”

“Иң беренче һәм иң мөһиме — профилактик чаралар үткәрергә! Тешләр авыртмаган очракта да ярты ел саен табибка күренергә, авыз куышлыгына профессиональ гигиена ясатырга кирәк. Әлбәттә, инде кичен йокларга ятар алдыннан, иртән ашаганнан соң тешләрне яхшылап чистартырга онытмаска. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару да тешләрнең исән булуында мөһим роль уйный.

Балаларның тешләренә аеруча зур игътибар бирергә киңәш итәр идем. Аларны да ярты ел саен табибка күрсәтергә кирәк!  Сөт тешләрен дәваламау даими тешләр сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Аларны вакытыннан алда алдыру даими тешләрнең дөрес урнашмавына китерергә мөмкин. Гомумән, балаларның сөт тешләренә тиешлечә игътибар бирмәү киләчәктә аларның хәлен катлауландырырга мөмкин. Шуңа күрә кечкенә чакта тешләргә, киресенчә, тагын да зуррак игътибар бирергә, аларны дөрес чистартырга өйрәтергә кирәк”.

Гаиләгез турында да сөйләп үтсәгез иде. Балаларыгыз сезнең эшегезне дәвам иттеләрме?

“Хатыным Ирина белән 29 ел бергә яшибез. Нәкъ аның булышлыгы белән тормышта уңышларга ирештем дә мин.

Ирина да медицина институтын тәмамлады, ул — фармацевт-провизор. Әмма ул үз белгечлеге буенча эшләми, ә миңа ярдәм итү ниятеннән безнең клиникада директор вазифаларын үти, бөтен документ, оештыру эшләрен башкара.

Эштә дә, өйдә дә ул – минем ышанычлы таянычым, ныклы терәгем. Бик акыллы, җаваплы, сабыр хатын ул. Миңа һәрвакыт ярдәм итеп, мине хуплап яшәгәне өчен хатыныма бик рәхмәтлемен.

Олы кызыбыз Эльвира, минем эздән китеп, табиб һөнәрен сайлап алды. Ул стоматолог-ортодонт булып эшли, ординатураны узгач, аңа үзе белем алган Самар медицина институтында укытырга тәкъдим иттеләр.

Кече кызыбыз Юлия Мәскәүдә югары икътисад мәктәбендә укый”.

“Марат әфәнде, ә менә, әгәр дә үткәннәргә кире кайтып булса, барыбер табиб һөнәрен сайлар идегезме?”

“Һичшиксез, бары тик табиб булыр идем!”

“Димәк, тормышта сез – үз урыныгызда?”

“Әйе. Тормышымны һич кенә дә үзгәртмәс идем.  Барысына да риза мин. Һөнәремнән дә бик канәгать. Кешеләргә ярдәм итәм, аларга файда китерәм. Башка профессияне күз алдыма да китерә алмыйм”.

“Марат Мидхәтович, сезне бәхетлеләр исемлегенә кертеп буламы?”

“Аллаһыга шөкер, мин бәхетле. Мәдхия җырларлык хатыным, кызларым – бәгырь җимешләрем мине куандырып кына торалар. Үзем сайлап алган, чын күңелемнән яратып, зур канәгатьлек хисләре кичереп башкарган эшем бар. Туганнарым белән аралашып, бер-беребезгә терәк булып гомер итәбез”.

“Хезмәтегездә нинди ниятләр белән янып яшисез?”   

“Киләчәктә дә кешеләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтеп, аларга бар көчемнән ярдәм итеп, үзләренә сәламәтлек һәм матурлык бүләк итеп яшәргә насыйп булсын иде”.

“Амин, Марат әфәнде, Аллаһы Тәгалә теләкләрегезне кабул итеп, изге ниятләрегездә Үз ярдәмен бирсен”.     

Интернет челтәрендә Мидхәт улы Марат Бәдретдинов турында кешеләр менә нинди сүзләр язалар.

Юлия Иванова:

“Марат Мидхәтович һәм аның хатыны — бик яхшы кешеләр. Марат әфәнде табиб булып туган, диярсең, Аллаһы Тәгалә аңа шундый сәләт биргән!

Балачактан тешләрем бик начар, шуңа күрә егерме яшьтән алып, миңа стоматолог кәнәфиендә еш утырырга туры килде. Һәм мин бары тик Марат Мидхәтовичта гына дәваланам. Үз эшен зур җаваплылык белән башкара ул. Мин аңа тулысынча ышанам һәм аны иң яхшы табиб, дип саныйм”.

Наталья Минатдинова:

“Яхшы клиника! Нәтиҗәләр белән мин бик канәгать. Хәзер үз тешләремне кемгә ышандырырга кирәклеген беләм. Марат Мидхәтович үз эшен бик ипләп, дикъкать белән  башкара, бернинди авырту әсәрен сизмисең.  Марат әфәндегә һәм аның хезмәткәрләренә зур рәхмәт!”

SONY DSCSONY DSC SONY DSC 666 Марат әфәнде хатыны Ирина белән Марат әфәнде, Ирина ханым, кызлары Эльвира Марат һәм Ирина Бәдретдиновлар

Миләүшә ГАЗИМОВА.

 «Самар татарлары» журналы, № 1 (34), 2022 ел.

Просмотров: 931

Комментирование запрещено