Кичә, 9 августта, Камышлы районы Иске Ярмәк авылында Зыя Ярмәки исемендәге сквер ачылды. Көтеп алынган бәйрәм бик оештырылган төстә узып та китте. Тантаналы чарада авыл халкы бик актив катнашты.
Кунаклар да килгән иде: район башлыгы Баһаутдинов Рафаэль Камилович, Самар өлкәсенең Губерна Думасы депутаты Субботин Владимир Анатольевич, аның ярдәмчесе Безбородников Василий Степанович, район мәдәниятенең җитәкчесе Төхбәтшина Резеда Мөхтәбәровна, төзү управлениясының җитәкчесе — район башлыгының урынбасары Абраров Руслан Рафаилович. Алар үзләренең исемнәреннән тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.
Нәфис сүз остасы Гөлисә Бәдретдинова чараны матур гына алып барды. Әлфирә Кәлимуллина Зыя Ярмәкинең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. «Ак каен» ансамбле әгъзалары атаклы җирле шагыйребез шигыренә көйләнгән «Ак каен» җырын башкардылар. Алар шулай ук халыкны «Ярмәк вагы»на биеп, дәртләндерделәр.
Бәйрәм урынын бизәүдә күп көч куйдылар: Фәридә Шәрәфетдинова һәм аның кызлары Сафия һәм Люция, Гөлнара Вәлитова, Алсу Әхмәтова һәм аның улы Данил, Каюмов Гали, Нәгыйм Гыйбадуллин, Рәмзия Әбдерәхимова һәм башкалар.
Авыл администрациясе.
Камышлы районы.
Просмотров: 426