Алинә Заһитова Россиянең Гран-при сериясендә катнашырга мөмкин

originalФигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова спортка әйләнеп кайтырга мөмкин булуын белдерде. Тәкъдим килгән очракта, ул Россиянең яңа Гран-при сериясендә катнашырга мөмкин.

«Әлегә бу темага фикер алышмадык. Алдагы айда мин монда, Сочида булачакмын. Ә алга таба – чыгыш ясарга тәкъдим итсәләр, ризалык бирү ихтималы зур. Яңа программалар да булачак», – дип Алинә Заһитова «Р-Спорт»ка биргән әңгәмәсендә әйткән.

20 яшьлек Алинә спорт карьерасын Беренче каналдагы «Ледниковый период» тамашасының алып баручысы роле һәм коммерцияле боз тамашаларында чыгыш ясау өчен туктатып тора.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 587

Комментирование запрещено