Мәскәүдә Роберт Миңнуллинны искә алачаклар

4961ce118ce8a336a0fc02969ed2d93224 августта Мәскәүдә Россия дәүләт балалар китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга (1948-2020) багышланган иҗат кичәсе узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан шагыйрьләре һәм язучылары, Роберт Миңнуллинның туганнары һәм якыннары катнаша. Иҗат кичәсе Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте һәм Татар балалар әдәбияты көннәре кысаларында үтәчәк.

Шагыйрь балалар белән күп аралашкан һәм сабый күңелен яхшы белгән. Роберт Миңнуллин балаларга багышланган шигырьләрендә сабыйларның әйләнә-тирә дөньяны ничек кабул итүен нечкә юмор белән сурәтли, диелә хәбәрдә.

Иҗат кичәсе Россия дәүләт балалар китапханәсендә (Калуга мәйданы, 1, «Октябрьская» метро станциясе) 16.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 591

Комментирование запрещено