Казанда Самара өлкәсе һәм Питрәч районы тарихчылары китаплары белән танышу булачак

tF5bTjL1IzfeU2E2ih3aGyudm6H1NMsqV1SrmYObTKN24gFKx_wqdoBo7dIT6PT895UTMkiNKloV3mj4dUyT8-gL17 августта көндезге сәгать икедә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында түгәрәк өстәл форматында Самара өлкәсе һәм Питрәч районы тарихчыларының китаплары белән танышу булачак.

«Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан 1 сентябрьдә Самарада мемориал ачу планлаштырыла. Шушы чара алдыннан без журналист һәм язучы Владимир Елховның Самарада нәшер ителгән «Чыганакларга кайту» (»Возвращение к истокам») китабын тәкъдим итәргә телибез. Әдәби китап үз эченә татар, Идел буе Болгар дәүләте тарихын сыйдырган. Шулай ук без Самара өлкәсендә төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең соңгы елларда чыккан китаплары белән танышачакбыз», — диде Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Апрель аенда Питрәчтә Мәүлә Колый иҗатын һәм Питрәч тарихын өйрәнүгә багышланган илкүләм конференция булган иде. Түгәрәк өстәл утырышының икенче өлешендә әлеге конференция нәтиҗәләре буенча дөнья күргән китаплар тәкъдим ителәчәк.

Түгәрәк өстәл утырышында утызлап кеше катнашуы көтелә. Алар арасында күренекле галимнәр Индус һәм Энгель Таһировлар, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләр булачак.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 709

Комментирование запрещено