Мәхәлләбезнең ике йолдызы

Ватанга хезмэт итучелэр

Мөхәммәдрасих Абушманов — беренче рәттә сулдан икенче, Дамир Моратов — уңнан беренче

Похвистнево районы, Мәчәләй авылының Үзәк мәчетендә ел саен Хәрби диңгезчеләр көнен билгеләп үтәбез. Моның сәбәбе дә бар:  олы яшьтәге ике картыбыз – Дамир ага Моратов һәм Мөхәммәдрасих ага Абушманов заманында диңгез флотында хезмәт иткәннәр. Аларны шушы бәйрәм белән мәчет имамы Галиулла Мамышев быел да котлады, ә бүләккә матрос май­калары тапшырды.

Дамир Моратов 1955 елның 20 сентябрендә армиягә алына, Кара диңгез флотында дүрт ел хезмәт итеп, 1959 елның 4 ноябрендә туган авылына кайта. Дөрес, яхшы хезмәте өчен аны ике мәртәбә отпускка җи­бәрәләр. Беренче мәртәбә — 20 көнгә генә булса, икенче мәртәбә хәтта 70 көнгә дә. Ул, Куйбышев исемендәге крейсерда хезмәт иткәндә, күп чит илләрне күрү бәхетенә ирешә.

Бабаебыз туксанынчы яше белән баруына карамастан, исән-сау, йөреп тора, намазларын җиренә җиткереп үти. Хатыны Наилә апа белән алар 2 кыз, 2 малай үстереп, бүгенгесе көнне 6 оныклары һәм 1 оныкчыларына сөенеп, шөкер итеп яшиләр.

Мөхәммәдрасих Абушманов та Дамир белән бергә диңгез флотына алынган. Тик аңа су ас­ты көймәсе диңгезчесе бу­лып хезмәт итәргә насыйп булган. Төрлесен күргәндер якташыбыз су астында. Тик хәтерендә иң уелып калганы шул: сугыш вакытыннан калган минага эләгеп шартлаган һәм баткан трофей­ный крейсерда хезмәт иткән диңгезчеләрне су астыннан алып чыгып җирләргә булышкан мизгелләре. Командование аның хезмәтен югары бәяләп, күп Рәхмәт хатлары белән бүләкләгән.

Бүгенгесе көнне Мөхәм­мәдрасих Хафиз улы да, тук­санның капкачын ачкан булуына карамастан, актив тормыш алып бара. Яшьтән үк әтисе аңа дин сабаклары укыткан, гомумән, гаиләләре ислам дине кануннары  буенча яшәгән, намаз­ларын калдырмаска тырышкан. Хәләл җефете Разия апа бакыйлыкка күчкәч тә, авырлык­ларны Аллаһы кушканча сабырлык белән кабул иткән.

Аларның өч кызлары һәм бер малайлары туып-үскән. Хә­зер инде онык һәм оныкчык­лары да буйга җиткәннәр, ял көннәрендә авылга кайтып йө­риләр, бабаларына бик тә булышалар.

Бу ике диңгезче безнең мә­хәлләнең ике йолдызы булып торалар. Без барыбыз да аларны Хәрби диңгез флоты көне белән тәбрик итәбез һәм чын күңелдән изге теләкләребезне юллыйбыз.

Ватанга хезмэт итучелэр

Мөхәммәдрасих Абушманов — беренче рәттә сулдан икенче, Дамир Моратов — уңнан беренче 

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы. Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 827

Комментирование запрещено