Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Милли кием шәригатькә туры килергә тиеш

0c4d5480b61df74cc12dbcf3ef374730«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин фикеренчә, калфак милли кием түгел, чөнки милли кием электән шәригатькә туры килгән. Бу хакта ул «Печән базары» ярминкәсе көнне лекциядә сөйләгән иде.

«Татар хатын-кызлары калфак киеп куялар да, милли кием диләр. Бу өйдә, яулык астына киелә торган баш киеме, аерым аксессуар түгел. Ә ни өчен кирәк ул? Чөнки яулык бәйләгәндә, башның алды ачылып кала, чәчләр күренмәсен өчен башта калфак кигәннәр, аннары яулык бәйләгәннәр. Советлар Союзы чорында яулыкны салганнар да, калфакны калдырганнар. Бу өйдәге эчке кием, аны милли кием дип атап булмый бит», — ди Нурулла хәзрәт.

Аның фикеренчә, күлмәк өстеннән киелгән алъяпкыч та өйдә кия торган гына кием, халык арасында, урамда кия торган милли кием түгел. «Карл Фукс язып калдырган язмалар, иске фотографияләр бар. Анда татарның милли киемнәре күренә: итәкләр җиргә кадәр төшеп тора, калфак өстенә яулык бәйләнгән, күкрәк формалары күренмәсен өчен, күкрәкчә дигән нәрсә кигәннәр», — дип искәртте хәзрәт.

«Милли кием ул шәригатькә туры килгән. XX гасыр башында, русларга, Европага иярә башлагач, милли кием бозыла башлый. Бүген мөселман кызлары билләрен буып, күлмәк кенә киеп йөри. Ул да дөрес түгел, шәригатькә туры килми. Билләр, күкрәкләр күренмәскә тиеш. Әле элек күлмәк өстеннән иңбашына тагын аерым яулык та япканнар», — дип билгеләп узды Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин.

Имам-хатыйб элек, ирләр белән сөйләшкәндә, хатын-кызлар яулык чите белән битен каплаганнарын искәртте. «Татар хатыны йөзен каплаган, кайнатасына да күтәрелеп карамаган, чит ирләр турында әйткән дә юк. Бүгенге татар хатыны милләттән, диннән бик ерак. Элекке хатыннар бүгенге татар хатыннарын күрсә, авызларын ачып калырлар иде», — ди ул.

«Киемгә дин тәэсир итә. Дин бетү белән кием дә үзгәрә. Хәзерге милли кием безнең асылга туры килеп бетми», — дип йомгаклады бу темага сүзен Нурулла хәзрәт.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 816

2 комментариев

  1. При чем здесь калфак когда женщина работает иногда наравне с мужчиной и думает о хлебе насущном у не хватает времени на воспитание детей привитии им татарской культуры иногда нет денег на элементарную одежду вот основные вопросы а мода меняется да основные элементы национальной одежды остаются но это не главное в жизни

  2. Милли кием ул татар хатын-кызларының киемнәре, аларны дини кием белән бутарга кирәкми. Башка төрки хатын-кызларының да киемнәре шәригать кануннарына туры килмәскә мөмкин. Ә дини кием, минемчә, гарәп халкының, гарәп хатын-кызларының милли киемнәренә туры килә. Бу киемнәрнең үзенчәлеге шунда ки, гарәп киемнәре гарәп хатын-кызын чүлдәге ком бураннарынан саклый. Бу минем шәхси үз фикерем! ,, Бердәмлек,, газетасында күптән инде Камышлы хәзрәтенең 20 нче гасыр башында гаиләсе белән төшкән фотосы басылып чыккан иде. Бу фотоны игътибар белән карасагыз, алар барысы да! милли татар киемнәреннән. Анда хәзрәт абыстае, буй җиткән кызы һәм улы белән фотога төшкән! Чын милли киемнән! Шуңа да мин аңлатма биргән Казан хәзрәте белән риза түгелмен!