Вчера в здании Всемирного конгресса татар прошел Всероссийский круглый стол-презентация проектов научно-мемориальных комплексов и историко-краеведческих книг, изданных в Самарской области и Пестречинском районе республики Татарстан.
В мероприятии приняли участие ученые, краеведы, религиозные и общественные деятели, представители ветеранских и молодежных организаций, средств массовой информации. Во время открытия круглого стола Альберт Бурганов передал гостям приветственные слова заместителя Премьер-министра РТ, председателя Национального совета Всемирного конгресса татар Василя Шайхразиева, первого заместителя председателя Национального совета Всемирного конгресса татар ,руководителя Исполкома Всемирного конгресса татар Даниса Шакирова.
В рамках круглого стола были представлены книги “Мәүла Колый поэмалары”, “XVII гасыр шагыйре Мәүла Колый”, так же книга В. М. Ершова “Возвращение к истокам… (литературно-исторический очерк)” и др.
В своем выступлении Индус Тагиров высказал мнение, что татарский народ будет жить вечно, если будет продолжен выпуск книг о татарах в других регионах:
– Если в Самаре продолжают выходить книги о татарах, значит, живет наш народ. Корни татарского народа можно везде найти, никто не сможет его перерезать. Мы, в свою очередь, должны внести свой вклад в то, чтобы татарский фактор рос на нашей земле.
Дамир Исхаков дал свой совет краеведам:
– Необходимо собрать больше информации о поселениях, где проживают татары, и представить ее населению. Я считаю, что это движение откроет путь к изучению истории России, ведь татарский народ живет везде.
***
Кичәге очрашу Самара өлкәсендә «Болгар мирасы» дигән тарихи-мәдәни фонд һәм Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылган.
Кичә Бөтендөнья татар конгрессында Самара өлкәсе һәм Питрәч районы тарихчыларының китаплары тәкъдим ителде. Түгәрәк өстәл рәвешендә оештырылган чарага Самара өлкәсеннән галимнәр, тарихчылар зур делегация белән килгән.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан 1 сентябрьдә Самарада беренче фәнни-мемориаль комплекс ачу планлаштырыла. «Шушы чара алдыннан журналист һәм язучы Владимир Елховның Самарада нәшер ителгән «Чыганакларга кайту» (»Возвращение к истокам») китабын тәкъдим итәргә уйладык», — диде Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов.
«Очрашу Самара өлкәсендә «Болгар мирасы» дигән тарихи-мәдәни фонд һәм Питрәч районы җитәкчеләре һәм мәдәният бүлеге тәкъдиме белән оештырылды. Самара өлкәсендә татар авыллары, Болгар чоры турында бик күп китаплар чыга», — дип белдерде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Апрельдә исә, Питрәчтә Мәүлә Колыйга багышланган илкүләм конференция узган. Шуның нәтиҗәсе булып, 420 битлек зур күләмле җыентык дөнья күргән. Ул 100 гә якын мәкаләне үзенә сыйдырган.
Самара тарихчысы Шамил Галимов соңгы өч дистә елда тарихчылар, төбәкне өйрәнүчеләрнең татарлар тарихын өйрәнү эшенә кыскача нәтиҗә ясады. Самара татарлары тарихына дүрт дистә каллиграфик хезмәт багышланганын әйтте.
Шулай ук, 2018 елда Самара татарлары тарихына багышланган монографияләр, тарих-этнографик очерклар чыккан. Хезмәтнең күләме 600 бит, анда татар җирлекләре турында тарихи мәгълүматлар бирелгән.
«Коллектив монографиягә Самараның фәнни җәмәгатьчелеге дә, республика галимнәре Фаяз Хуҗин, Искәндәр Гыйләҗев та югары бәя бирде», — диде Шамил Галимов.
Гомумән алганда, Самарада татар тарихы юнәлешендә төбәкне өйрәнү эше, тикшеренү юнәлеше буларак, 100 елдан артык элек барлыкка килгән. Авыллар тарихы буенча аерым мәкаләләр дә чыккан.
Питрәч башлыгы Илһам Кашапов Питрәч районы Чыты авылында туып-үскән Мәүлә Колый мирасын саклауга багышланган проектлар буенча эш башланганын әйтте. 2021 ел азагында «Питрәч районы һәм Мишә елгасы буйлары: үткәннән — бүгенгә кадәр» Беренче Питрәч фәнни-төбәк тарихын өйрәнү укулары» Республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелгәнен искәртте. Ә апрельдә бөтенроссия конференциясен үткәргәннәр.
«Икенче Питрәч фәнни-төбәк тарихын өйрәнү укулары» өчен түбәндәге китаплар яңадан басылып чыкты һәм кабат тиражланды. «Унҗиденче гасыр шагыйре Мәүлә Колый» (Камил Дәүләтшинның уку әсбабы); «Мәүлә Колый. Хикмәтләр» (төзүче Мәсгут Гайнетдин); «Мәүла Колый поэмалары» (төзүче Рәиф Мәрдәнов)», — диде Илһам Кашапов.
Тарихчы Индус Таһиров та фикерләре белән уртаклашты. «Татар өчен китап һәрвакыт беренче урында торган. Әгәр Питрәч шуның кадәр китап чыгара икән, бу зур күрсәткеч», — диде. Ул Самара галимнәре белән дә элек-электән тыгыз эшләгәннәрен әйтте. «Әгәр тарихны тикшерү эше Самарада дәвам итә икән, димәк, татар теле ул бетә торган тел түгел. Аның тамырларын беркем йолкып ала алмый», — дип белдерде.
***
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Самара өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Питрәч районында нәшер ителгән фәнни-мемориаль комплекслар һәм тарихи-туган якны өйрәнү китаплары проектларын тәкъдим итүнең Бөтенроссия Түгәрәк өстәле узды.
Чарада Татарстан, Удмуртия, Башкортостан, Мордовия республикаларыннан галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, ветераннар һәм яшьләр оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Түгәрәк өстәлнең ачылышы вакытында Альберт Борһанов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең беренче урынбасары ,Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның котлау сүзләрен кунакларга җиткерде.
Түгәрәк өстәл кысаларында В.М.Ерховның “Возвращение к истокам… (литературно-исторический очерк)” китабы, Питрәч районында басылып чыккан “Мәүла Колый поэмалары”, “XVII гасыр шагыйре Мәүла Колый” исемле китаплар һәм башкалар тәкъдим ителде.
Индус Таһиров үзенең чыгышы вакытында чит регионнарда татарлар турында китаплар чыгару дәвам ителсә, татар халкы мәңге яшиячәк дигән фикерен белдерде:
– Әгәр дә Самарада татарлар турында китаплар чыгу эше дәвам ителә икән, димәк безнең халык яши.Татар халкының тамыры тирән киткән, аны бер кеше дә кисә алмыячак. Без, үз чиратыбызда, җир шарында татар факторы артсын өчен, азмы-күпме үз өлешебезне кертеп калдырырга тиеш.
Дамир Исхаков туган якны өйрәнүчеләргә үз киңәшен бирде:
-Татарлар яшәгән җирлекләрдән күберәк мәгълүмат җыеп, аны халыкка тәкъдим итәргә кирәк. Минем фикеремчә, әлеге хәрәкәт гомум Россия тарихын өйрәнүгә юл ачачак,чөнки татар халкы бөтен җиргә сибелеп яши бит.
Просмотров: 772