Самара өлкәсе мөселманнарның региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин Жигулевскига эш сәфәре белән барып кайтты. Ул анда төзелә торган яңа мәчет төзелеше барышы белән кызыксынды, «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды советы рәисе Гомәр Батршин һәм Жигулевск шәһәр башлыгы Илья Сухих белән очрашулар үткәрде.
Исегезгә төшереп үтәбез, Жигулевск мәчете ачылышы 2023 елга планлаштырылган. Мәчет дүрт манаралы һәм гөмбәзле булачак. Хәзерге вакытта бинаның диварлары күтәртелгән, тәрәзәләре куелган, фасадының тышкы эшләре төгәлләнгән диярлек. Өске ягы диварларын җылыту, эчке эшләнмәләр һәм коммуникацияләр салуга әзерлек эшләре бара. Мәчет төзү темплары билгеләнгән графикка сыеша.
Очрашуның тагын бер төп темасы – “Болгар мирасы” фонды тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына истәлекле стела ачу тантанасын үткәрү мәсьәләсе иде. Мөфти шәһәр хакимиятенә Ширяевоның Поп тавында 15 еллар элек куелган “Канатлы барс” стеласы тирәсен төзекләндерү өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Истәлекле ядкарь билгеләмәсен куюны фонд үз өстенә ала, ә менә тирә-ягын төзекләндерү эшләре өстәмә көч таләп итә. Бу урын әле күптән түгел генә «Самара Җәясе» милли паркына кергәнлектән, нинди дә булса үзгәртү эшләре башкару мөмкин түгел иде. Быелгы мартта әлеге җир Федераль агентлык карамагына тапшырылган һәм бу участокны шәһәр мөлкәтенә тапшыру буенча документлар рәсмиләштерү эшләре башланган. Димәк, тиздән төзекләндерү эшләре өчен рөхсәт һәм бюджеттан акча алырга мөмкин булачак. Һәйкәл ачылышы октябрьгә планлаштырыла.
Талип хәзрәт Яруллин Жигулевскиның “Әниләр йорты” социаль үзәгендә дә булды. Биредә “Бәйсезлек” хәйрия фонды авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтә. Яшәргә урыны булмаган авырлы яисә ялгыз әниләр, рухи һәм психологик яктан яраланган кешеләр биредә ярдәм һәм ышык табалар. Хәзерге вакытта “Әниләр йорты”нда 17 кеше яши. Мөфти, тормыш юлларында килеп чыккан проблемаларның тизрәк хәл ителүен теләп, корбан ите өләште.
Данияр СӘЙФИЕВ.
Айгөл САФИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 752