В ДУМ РТ приступили к работе над переводом со старотатарского на современный татарский литературный язык тафсира Куръана, написанного пером выдающегося татарского богослова, просветителя Мурада Рамзи. Этот труд, объем которого более 700 страниц, был написан ученым в 1927-30 годах, когда он жил в китайском городе Чугучак. Переводом рукописного старотатарского текста на современный татарский язык и кириллицу занимается специалист отдела по вопросам шариата ДУМ РТ Нурислам хазрат Валиулла.
Ожидается, что работа по переводу знаменитого тафсира на современный татарский язык займет не менее года. Сначала труд на языке оригинала транслитерируется на кириллицу, после чего будет проведена работа по переводу готового текста на современный татарский язык. Перевод знаменитого тафсира будет ценен в части изучения татарского богословского наследия, а также особенностей татарского языка и татарских традиций составления тафсиров на примере этого великого труда.
В настоящее время на кириллицу переведены 25 сур. Для более точного понимания смысла текста Нурислам хазрат в своей работе использует словари старотатарского, тюркского, арабского языков.
– Такие труды Рамзи, как “Мактубат имам Раббани”, “Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар”, «Рашахат гайнал-хайат” известны во всем мусульманском мире. Поэтому изучение данного тафсира имеет важное значение в исследовании татарского богословского наследия и татарского научного языкового стиля начала ХХ века. Для нас представляет богословский интерес и толкование тех или иных аятов с точки зрения Мурада Рамзи. В своем труде он делал отметки и дополнения на полях страниц, поэтому в тафсире содержится много ценной информации, — говорит Нурислам хазрат.
Вопрос о сохранении, изучении и распространении наследия Мурада Рамзи и, в частности, о переводе его тафсира Куръана со старотатарского на современный татарский язык был поднят 11 мая текущего года во время встречи муфтия Татарстана Камиль хазрата Самигуллина с общественным деятелем, кандидатом исторических наук Фаридом Уразаевым. Тафсир Мурада Рамзи хранится в его частной коллекции. После этой встречи труд был отсканирован специалистами Издательского дома “Хозур” и передан для перевода на татарский язык.
Еще раньше – 6 мая в Сармановском районе прошла Международная научно-практическая конференция, посвященная духовному наследию выдающегося татарского религиозного деятеля, ученого Мурада Рамзи. Научное собрание под названием «Известный богослов, просветитель и общественный деятель Мурад Рамзи: история и современность» было организовано исполкомом Всемирного конгресса татар в рамках празднования 1100-летия принятия ислама Волжской Булгарией на родине великого богослова. Почетным гостем научного собрания стал муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин. Международная конференция позволила презентовать участникам уникальный труд ученого – перевод Куръана на татарский язык.
***
Диния Нәзарәтендә абруйлы татар дин галиме, мәгърифәтче Морат Рәмзинең бөек хезмәте – Коръән тәфсире иске татар теленнән хәзерге татар әдәби теленә күчерелә башлады. Күләме 700 биттән артып киткән әлеге хезмәтне 1927-30 елларда Морат Рәмзи Кытайның Чугучак шәһәрендә яшәгән вакытында язган. Кулдан иске имлә белән язылган текстны хәзерге татар теленә кириллицага күчерү эшен Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлеге белгече Нурислам хәзрәт Вәлиулла башкара.
Мәшһүр тәфсирне хәзерге татар теленә күчерү эше, ким дигәндә, бер елга сузылыр дип көтелә. Иң башта хезмәт оригинал телендә иске татар язуыннан кирилл шрифтына күчерелә, аннан соң әзер текстны хәзерге татар теленә авыштыру эше алып барылачак. Мәшһүр тәфсирне тәрҗемә итү татар дини мирасын һәм татар теленең үзенчәлекләрен, татар халкының Коръәнне тәрҗемә итү традицияләрен бөек ядкәр мисалында яңа яктан өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге вакытта кирилл язуына 25 сүрә күчерелде. Текстның мәгънәсен төгәл аңлау өчен, Нурислам хәзрәт иске татар теле, төрки телләр, гарәп теле сүзлекләреннән файдалана.
- Морат Рәмзинең гарәп телендәге “Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар”, “Имам Раббани мактубаты”, «Рашахат гайнал-хайат” кебек хезмәтләре – мөселман дөньясында киң таралган әсәрләр. Шуңа күрә танылган галимнең яңа табылган тәфсир китабын өйрәнү дини мирасыбызны өйрәнүдә мөһим роль уйный. Телебез ягыннан караганда, галимнәребезнең китапларны нинди телдә язуы да мөһим. Аннары безгә бу галимнең төрле аятьләрне ничек итеп аңлатканлыгын өйрәнү өчен дә кирәк. Галим битләр кырыенда өстәмәләр дә биреп барган. Тәфсирдә Коръән аятьләре белән бәйле бик кыйммәтле мәгълүматлар бар, — ди Нурислам хәзрәт.
Морат Рәмзинең бай дини мирасын саклау, өйрәнү һәм тарату, аерым алганда, галимнең мәшһүр тәфсирен иске татар теленнән хәзерге татар теленә күчерү мәсьәләсе агымдагы елның 11 маенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның җәмәгать эшлеклесе, тарихи фәннәре кандидаты Фәрит Уразаев белән очрашуы вакытында күтәрелгән иде. Әлеге тәфсир Фәрит Уразаевның шәхси коллекциясендә саклана. Бу очрашудан соң тәфсир мөфтиятнең “Хозур” нәшрият йорты белгечләре тарафыннан сканерланды һәм татар теленә күчерү өчен тапшырылды.
Аңарчы, 6 майда, Сарман районында мәшһүр татар дин галиме Морат Рәмзи һәм аның мирасына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Фәнни җыен “Танылган дин белгече, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Морат Рәмзи: тарих һәм хәзерге заман” дигән исем белән бөек дин эшлеклесенең туган җирендә Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылды. Фәнни җыенда мәртәбәле кунак булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Халыкара конференцияне үткәрүнең төп максаты галим тарафыннан Коръәннең татар теленә тәрҗемә ителгән оригинал басмасын тәкъдим итү булды.
Просмотров: 738