Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы, танылган фотохәбәрче Әнәс Насыйбулла улы МИНГАЛИЕВка — 65 яшь!
Самар татарлары оештырган нинди генә милли-мәдәни чарага барма – анда Әнәс Мингалиевның истәлекле мизгелләрне фотога төшереп йөрүен күрәсең. Шәһәребездә яшәүче милләттәшләребез арасында аны белмәүчеләр сирәктер.
Әнәс Мингалиевның инде бик күп еллар туплап килгән фотоархивында Самар татар милли хәрәкәтенең үсеш юлы белән танышу өчен тулы мөмкинлекләр бар.
Аның фотоларын караганда үзеңне узган еллар буенча сәяхәт иткәндәй хис итәсең һәм ул чорларда халкыбызның үз милләтен, үз мәдәниятен үстерү юлында никадәр актив эшчәнлек алып баруын ачык күрәсең.
Әнәс тормыштагы күпләр күрми торган күренешләрне дә күреп, шуларны оста тасвирлый белә. Шуңа да ул сурәтләгән фоторәсемнәр тормыштагы гүзәллекләргә, якты һәм гыйбрәтле мизгелләргә башка күзлектән карарга өйрәтә.
Хәзер инде фотога төшерү өчен киң мөмкинлекләр ачылгач, ул гадәти хәлгә әверелде кебек. Ләкин дә фотодагы күренеш үзенә тартып, кешеләрдә тирән хисләр уятырлык булсын өчен тормыштагы вакыйгаларны күңел күзе белән күрә белү кирәк.
Әнәс милли хәрәкәтнең башлангыч чорында яралган хисләр ташкынын, халкыбызның якты хыяллар белән ашкынып, киләчәкне кайгыртып яшәгән вакытларны сагынып искә ала.
Яшьтән милли хәрәкәттә катнашып, андагы бар булган вакыйгаларны йөрәге аша үткәреп килгәнгә, ул милләтебезнең бүгенге хәленә, телебезнең мескенләнә баруына борчылып яши.
Әнәс кебек, яшьлегендә “Туган тел” оешмасында, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле эшчәнлегендә актив катнашкан һәм “Бердәмлек” газетасы белән тыгыз бәйләнештә торган татарлар саны шактый күп иде. Алар шул чорларның истәлекләрен күңелләрендә кадерләп саклыйлар һәм күп вакыйгаларны сагынып искә алалар.
Ә менә Әнәс Мингалиев олыгая барганда да бүгенгәчә милли хәрәкәт юлыннан тайпылмый. Ул милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылып, хәзер дә кулыннан килгәнчә аның язмышын хәл итүдә катнаша.
Милли хәрәкәттә катнашкан күп кешеләр тора-бара акрынлап сүрелделәр. Ашкынып, байлык туплау юлына баскач, милләт хәлен кайгыртучылар саны кимеде. Бу юлда тик хисләргә бай булган, милләтебез хәлен кайгырта белүче патриотлар гына калды. Шуларның берсе – Әнәс Мингалиев.
Ул кешене тыңлый, аңлый белә. Аның белән аралашу да җиңел, кызыклы, нәтиҗәле уза, сөйләме кыска булса да, мәгънәле.
Әнәснең уй-фикерләрен тирәнрәк аңлау максатыннан аңа түбәндәге сорауларны бирдем.
– Кешенең җирдә яшәвенең мәгънәсе, төп максаты нидән тора?
– Бу хакта борынгы төркиләрне мисалга китереп була. Алар тормышының төп максаты – үзләреннән соң изгелекләр, мактаулы хезмәтләр, төрле батырлыклар эшләү турында якты истәлекләр калдыру булган.
Кемнедер өйләндерү, кияүгә бирү, җитәкче итеп сайлау һәм башка җаваплы эшләр кылу алдыннан, иң элек, кешенең җиде буынга кадәр ата-бабаларының нинди булуына, аларның нинди эшләр башкаруына зур әһәмият бирелгән.
Шуңа да һәр аңлы кеше үзенең тормыш дәвамында кулыннан килгән кадәр күбрәк изгелекләр эшләп, матур истәлекләр калдырырга тырышкан. Бу аларның тормыштагы иң олы максаты һәм үз дәвамчыларына иң кыйммәтле бүләге булып саналган.
– Фотография белән шөгыльләнүнең һәм милли хәрәкәттә катнашуыгызның әһәмиятен ничек бәялисез?
– Мин тарихыбызга, горефгадәтләребезгә, телебезгә, мәдәниятебезгә сокланып, динебезне зурлап, шуларга карата олы хөрмәт хисләре саклап яшим. Тормыш никадәр мәшәкатьле булмасын, мин шул юлдан тайпылмыйча, кулымнан килгәнчә милләтебезгә, халкыбызга хезмәт итәргә тырышам.
Төшергән фотоларның теле булмаса да, алар милли хәрәкәттәге хәлләр, үткәннәребез турында күп кенә гыйбрәтле нәрсәләрне ачыклап күрсәтәләр.
Киләчәктә дә алар белән кызыксынучылар, анда чагылдырган күренешләрдән гыйбрәт алучылар саны кимемәсен иде. Ул фотолар – безнең иң якты истәлекләрне саклаучы шаһитларыбыз. Алар без башлаган эшләрне дәвам итү юлында киләчәк буыннарга да тугры хезмәт итәрләр, дип ышанам.
– Сез утыз елдан артык милли хәрәкәттә кайнап яшисез. Моны ничек булдырасыз?
– Әтием белән әнием мине чын татар булып яшәргә өйрәтеп үстерделәр. Татар булып туу — ул бер нәрсә, ә менә гомер буе татар булып яши белергә кирәк.
Үз халкыбызны, динебезне, гореф-гадәтләребезне яратырга, хөрмәт итәргә кирәклеген дә безгә әти-әниебез балачактан өйрәтеп килделәр. Төпле тәрбия биреп, лаеклы кеше итеп үстергәннәре өчен аларга рәхмәтем чиксез.
Милли җанлылык сабый чактан канга сеңгән ул. Нәкъ шул сыйфат миңа милли хәрәкәттә армый-талмый хезмәт куярга көч-куәт бирә дә инде. Милләтемнең язмышын чын күңелдән кайгыртым яшим. Киләчәктә дә шушы хезмәтемдә Аллаһы Үз ярдәменнән ташламасын иде. Туган телебезне, милләтебезне саклап калу юлында, иң беренче чиратта, үзебезгә бик нык тырышып эшләргә кирәк!
– Кешегә төпле бәяне аның гаиләсенә, үстергән балаларына карап куялар. Тормыш сезгә бу бәяне ничегрәк куяр икән, дип уйлыйсыз?
– Гаиләдә уңай тормыш алып бару һәм анда булдыклы балалар үстерү – кешенең яшәү дәверендә иң зур бурычы. Аллаһыга шөкер, бу бурычны мин лаеклы рәвештә үтәдем һәм үтим, дип уйлыйм. Улым Марат — оста спортчы, каратэ буенча ике тапкыр Россия чемпионы, танылган тренер һәм эшкуар. Ул “Яктылык” мәктәбен тәмамлады, Татарстандагы Бөгелмә шәһәрендә төрекләр оештырган лицейда һәм Самар дәүләт педагогия университетында белем алды. Кызым Венера — башта сәүдә техникумын, аннары Халыкара сәүдә институтын тәмамлады. Икесе дә уңышлы гаилә тормышы алып баралар.
Хатыным Фәния – минем ышанычлы терәгем, ныклы таянычым. Ул минем иҗади мавыгуларымны аңлый һәм уңай кабул итә. Газетада эшләгәндә дә, артистлар белән атналап йөргәндә дә хәлемне аңлый иде.
– Хәзер, милли хәрәкәттә катнашучыларның сафлары кими барганда, шул чорлар турындагы истәлекләр дә сүрелә бара сыман. Моңа ничек карыйсыз?!
– Әгәр дә милли хәрәкәттә ирешкән уңышлар 1990нчы еллардагы иреклек дулкынында, үзеннән-үзе килде, дип уйласалар – бу тамырдан дөрес түгел!
Буталчык һәм илнең асты өскә килгән хәерчелек заманында яралган мәгариф, дин, милли мәдәният һәм башка өлкәләрдә башкарылган зур эшләр кечкенәдән, аздан башланды. Мәсәлән, мәгариф өлкәсен алсак, анда күп көч түгеп, башта “Якшәмбе мәктәбе” оешты. Аннан соң аерым татар мәктәбе булдыру юлында эшләр башланды. Мансур абый Ямалетдиновның тәкъдиме буенча, миңа Самар шәһәрендәге мәктәпләрдә йөреп, анда ничә татар баласы укыганлыгы турында исемлекләр төзергә туры килде.
Күп мәктәп директорлары моңа гаҗәпләнеп, акаеп карасалар да, эшне дәвам иттек. Татар балаларының кайда торганнарын белеп, ата-аналар белән сөйләшеп, аларны үз балаларын татар мәктәбендә укытырга өнди идек. Хәбил Бикташев татар көрәше буенча секция оештыру теләген белдергәч, шулай ук “Динамо” стадионы тирәсендә яшәүче татарларның өйләренә йөреп, бу юнәлештә дә эш алып бардык. Киң мөмкинлекләр бирелгәндәй булса да, бу юлларда узып булмастай киртәләр дә җитәрлек иде. Хәерчелек, билгесезлек урап алган, киләчәкне күз алдына да китереп булмый торган заманнарда мәчетләр төзү эшләре дә каршылык, авыр сөйләшүләр дулкынында барды. Боларның барысы турында фотоматериаллар минем архивта кадерләп сакланалар.
– Фотография – ул сынлы сәнгатьнең нечкә һәм мавыктыргыч бер агымы. Сезнеңчә, бу юлда эшчәнлек нинди булырга тиеш?
– Фотога төшерәсең икән – фотосурәтләрең аша ни әйтергә теләгәнеңне төптән уйларга кирәк.
Бервакыт интернетта өч мөселман хатынының, кулларына бокал тотып, кәефләнеп утырган фотосын күрдем. Арткы планда Коръән сүрәсе язылган шамаил ачык күренә. Мин, болар белән бәхәскә кереп, моның никадәр гөнаһлы һәм затсыз күренеш икәнлеген көчкә төшендерә алдым. Аңладылар. Хәзер социаль челтәрләрдә без алар белән дуслар исәбендә.
Һәр сәнгать алымы кебек, фотографияне кешене тәрбияләү, шулай ук аны бозыклыкка этәрү өчен дә кулланып була. Тормышта моңа мисаллар бик күп.
Минем төпле фикерем – бөтен сәнгать юнәлешләре дә, тормышны уңай юлга салу өчен, халыкны ияртеп, алдан барырга тиеш. Кызганыч ки, хәзерге вакытта әле моның киресен күрәбез. Маймылланулар, билдән түбән затсызлыклар алгы планга баса баруына җан әрни.
– Сезнең иҗат юлыгызда остазларыгыз, иҗади көч бирүче теләктәшләрегез булдымы?
– Әйе, алар шактый булды. Мисалга мин Фәния апа Шәфигуллинаны китерер идем. Ул шулкадәр милли җанлы шәхес, галим-педагог, югары дәрәҗәдәге интеллектуал һәм акыллы киңәшче иде. “Бердәмлек” газетасында эшләгән вакыттан алып, ул бакыйлыкка күчкәнче, без гел аралаштык. Аның киңәшләренә куанып, үзенә рәхмәтле булып яшәдем.
Аның никадәр үз халкына тугры, милли җанлы булуына бер мисал китерәсем килә: институтта укытканда кайбер студентлары аңа: «Фания Шайхулловна, Ваше имя, отчество трудно выговаривать, может, Вас как-то по-русски называть?» – дигәч, ул аларга: «Ничего, ближе к экзаменам еще как запомните!» – дип җавап бирә.
Шулай ук «Бердәмлек» газетасының мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинның акыллы киңәшләре дә зур роль уйнады.
Һәр кешенең бәрәкәте аның тормыш юлындагы эзләрендә ачык күренә.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин Әнәс Мингалиевка Үзәк Диния нәзарәтенең “Әл-Игътисам” (Бердәмлек) медален тапшыра
Әнәс Мингалиевның хезмәттәшләре, дуслары аның турында түбәндәгеләрне сөйләделәр.
Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВ, Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты:
– Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы, танылган фотохәбәрче, авылдашым Әнәс Насыйбулла улы Мингалиев турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтә алам. Аңа хөрмәтем бик зур минем. Ул — татар халкы өчен янып йөрүче кеше, чын милләтпәрвәр, төбәгебезнең милли һәм дини хәрәкәтендә кайнаган җәмәгать эшлеклесе, өлкәбездә үткән күп кенә тарихи вакыйгаларда катнашкан шаһит, бай мирас калдыручы фотограф.
Аның фотоархивында нинди генә фотосурәтләр юк. Аларда вакыйганы күләмлерәк итеп күрсәтә торган детальләр күп. Ул документаль фоторәсемнәрне сәнгать призмасы аша күрсәтергә тырыша кебек. Бик талантлы шәхес. Иксез-чиксез шатлыклар, уңышлар телим үзенә.
Шамил Галимов – Самар татар милли хәрәкәте ветераны, тарихчылар җәмгыяте рәисе, журналист:
– Әнәс Мингалиев белән без утыз ел дәвамында кулга-кул тотынып эшләдек. Татар милли хәрәкәте эшчәнлеге 1989 елда башланса, Әнәс аңарга 1992 елда килеп кушылды. Шуннан башлап, ул бар булган истәлекле вакыйгаларны сурәтләп, фотоархив булдырды. Аңа кадәр дә төрле фотографлар төшерде төшерүен, ләкин ул фотолар инде эзсез югалды. Мингалиев туплап саклаган фотолар – безнең милли хәзинәбез. Шуңа да без Әнәсне безнең “фотолетописецыбыз”, – дип атап йөртәбез.
Аның белән эшләү дә җиңел, чөнки холкы яхшы. Табигый сәләт иясе булу белән бергә, ул уңган, һәр эшне мавыгып, яратып, җиренә җиткереп эшли. Моның өстенә, күзе үткен, гади генә күренешләрне дә матур сурәтләп, аларга тирән мәгънә салып күрсәтә белә.
Берсүзсез Әнәс зур хөрмәткә лаеклы шәхес. Аның белән без киләчәктә дә бу юнәлештә уңышлы эшләр башкарырбыз, дип ышанам.
Үз вакытында «Бердәмлек» газетасының журналисты булып эшләгән Гөлнара Гәрәева:
– Укытучылар гаиләсендә үскәнгә, безнең өйгә күп төрле газета-журналлар яздыру гадәти хәл иде. Әнием Рәисә Басыровна Шәрәфетдинова шуларның барыннан “Бердәмлек” газетасын ныграк якын күрә иде. Минем шунда эшләвем дә моңа сәбәпче булды бугай. Интеллектуал һәм югары белемле тел белгече буларак, шул чакта ул газетаның никадәр эчтәлекле булуына, бигрәк тә андагы фоторәсемнәрнең уңышлылыгына сокланып туя алмый иде: “Әнәс фотолары газетага җан кертә”, – дия иде ул.
Әнәс Мингалиев белән без 1990нчы еллар башында “Бердәмлек” газетасында эшләдек. Ахырда кайда гына хезмәт итсәк тә, безнең хезмәттәшлек, дуслык, берберебезне аңлап эш итү, ярдәмчеллек беркайчан да сүрелмәде.
Бервакыт “Бердәмлек”кә материал әзерләү максаты белән Самардагы Мехзавод бистәсендә урнашкан балалар йортына бардык. Аның фотоларында сабыйлар күзендәге сагыш, ятимлек фаҗигасы, ата-аналарның күңел җылысына мохтаҗлык шулкадәр ачык күренә иде, бөтен ясаган фоторәсемнәрен газетада бастырасы килде. Әнәс югалып калмады, төн буена аклы-каралы пленкалар өстендә сихерләп, фотоколлаж ясады: бер сурәтне икенче сурәткә салып, җыелмасыннан бер зур фоторәсем китереп чыгарды. Бу эффект газеталарда аз кулланыла торган иде. Компьютерлар да, фотошоплар да ул вакытта юк иде шул. Минем язма белән бу коллаж бергә кушылгач, ул күңелне тетрәндергеч мәкаләгә әверелде.
Әнәс Мингалиев ясаган фотоларны караганда, беркем дә монда мин начар чыкканмын, дип әйтә алмый. Ул кешенең әле үзе дә аңлап, бәяләп бетермәгән уңай, матур якларын чамалый һәм шуларны ачыклап, яктыртып күрсәтә белә. Аның рәсемнәрен караганда, алар синең белән аралаша һәм сиңа ниндидер серле хәлләрне аңлатып бирергә тырыша сыман. Үзләре яныннан һич тә тыныч кына узып булмый – алар туктатып уйлата, әле ахырда кире борып, яңадан да кайтара. Бервакыт концерт алдыннан без аны кечкенә күргәзмә оештырырга күндердек. Күпләр андагы рәсемнәр янында тукталып, озаклап уйланып тордылар.
Киләчәктә әле аның фотоларыннан милли хәрәкәттә ирешелгән уңышлы эшләрне яктыртучы эчтәлекле күргәзмә булдыру турындагы фикерләр дә туар, дип уйлыйм.
Үзе тыйнак булганга күрә, киләчәктә Әнәснең милли хәрәкәт юлындагы эшчәнлегенә тиешле бәя бирелеп, аңа теләктәшлек күрсәтелсә, аның иҗади потенциалы әле тагын да үсеп, милләтебезгә файдасы тагын да артыр, дигән төпле фикердә торам.
Мидхәт Әминов – “Идел” ансамбле җитәкчесе:
– Әнәс Мингалиев белән 30 ел дәвамында узган тыгыз эшчәнлегебез турында шуны әйтә алам: ул безнең иҗат юлыбызны яктыртучы да, рухи көч биреп торучы таяныч һәм дус та, ышанычлы талисманыбыз да.
Ул залда йөргәндә безнең күңел тыныч, бар да тәртиптә уза. Төрле чараларда үзе төшергән рәсемнәре, ясаган “видео”лары сыйфатлы һәм тагын да матуррак, халык безнең чыгышлардан канәгать булсын өчен, ул күзәткән чакта бар булган көчеңне куясың.
Аның кебек эчкерсез, тыйнак һәм шул ук вакытта үз һөнәренә, идеалларына ихластан аяусыз бирелгән кешеләр булса да – алар бик аздыр.
Безнең концертларга төрле фотографлар килеп йөри. Тик, Әнәс кебек, безнең белән тыгыз бәйләнештә, үз кеше булып, бер бәйләмдә хәрәкәт итүчеләрнең әле булганы юк.
Әнәс Мингалиев кебек, үткәннәрне, бүгенгене күз алдында тотып, милләтебез киләчәген чын күңелдән кайгыртып яшәүче милләтпәрвәрләр бүгенге көндә азаеп бара. Шуңа да киләчәктә алар куйган хезмәтнең кадерен белеп, шуларга рәхмәтле булып яши алсак иде!
Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.
«Самар татарлары» журналы, № 3 (32), 2021 ел.
Просмотров: 1046
Энэс дустым! Юбилегыз белэн чын кунелдэн котлыйбыз. Ин мэхиме салэметлек, жан тынычлыгы, дэнья тынычлыгы, тигез парлы гомер телибез. Балаларыгыз куандырып, шатландырып торсыннар, оныкларыгызнын елмаеп шатланып кэлулэре эегезне ямьлэндереп торсыннар.
ӘНӘС ӘФӘНДЕ, СЕЗНЕ ТУГАН КӨНЕГЕЗ, ЮБИЛЕЕГЫЗ БЕЛӘН ТӘБРИКЛИБЕЗ. ИСӘННЕКЛӘР ТЕЛИБЕЗ. СЕЗНЕҢ ФОТОЛАРЫГЫЗНЫ КАРАП ИСКӘ АЛАБЫЗ УЗГАН ЧАРАЛАРНЫ. АЛДАГЫ КӨННӘРДӘ ДӘ БЕЗНЕ ШАТЛАНДЫРЫП, КИҢӘНДЕРЕП ТОРЫРГА АЛЛАХЫ ТӘГАЛӘ НАСЫЙП ИТСЕН. ИҖАДИ УҢШЛАР ТЕЛӘП КАЛАБЫЗ. ШАКИР УЛЫ МИҢНЕТАҺИР БАЙБЕКОВ ГАИЛӘСЕ БЕЛӘН. САМАРА, 05.01.2023 ел.
Юбилеегыз белэн колыйбыз!
Юбилеегыз белен котлыбыз бэхетле тормыш телибез!
Юбилей белэн котлыйбыз Сез тошергэн затлы фотолар Китапларны журналларны стеналарны бизэп тора Энэс Сезгэ иисэнле иминлек унышлар Гаилэ бэхете телибез