Казанда «Телсез күке» фильмына кастинглар башланды

046910fff803ef562324fdc2c6e6d2f8Казанда халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре буенча төшереләчәк фильм өчен кастинглар башланды.  «Татаркино»да кастингның беренче туры узды.

«Без хәзер карт һәм яшь Зариф, Зыятдин, Кәшифә белән Нәзирә рольләре өчен артистлар эзлибез», – диде «Татаркино» оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. Әлеге рольләрне башкарачак артистларның татар һәм рус телендә иркен сөйләшүе шарт итеп куела.

Кастингка килүчеләрне «Татаркино» оешмасы директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова, режиссер Әмир Галиәскаров һәм кастинг директоры Ирек Хафизов карады.

Алар килүчеләрдән монолог сөйләттеләр, халык җырлары башкаруларын сорадылар.

Кастингка Татарстанның Камал, Әтнә, Түбән Кама, Әлмәт театрлары артистлары, хәтта Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты да килгән иде. Килүчеләрнең күпчелеге Казан театр училищесы студентлары иде.

Икенче турга узучылар белән кинокомпания вәкилләре, шулай ук, автор Зөлфәт Хәким үзе дә танышачак.

  • Фильм рус телендә Мәскәү кинокомпаниясе тарафыннан РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән төшереләчәк. «Татаркино» әлеге кинокомпаниянең партнеры булып катнаша.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 549

Комментирование запрещено