1984 елда 1 сентябрь рәсми рәвештә Белем көне дип игълан ителгән. Хәер, моңа кадәр дә бу көнне укучылар һәм укытучылар, әти-әниләр һәм әби-бабайлар зур дулкынлану белән көтеп алалар иде. Бигрәк тә беренче сыйныфка кергән балалар өчен 1 сентябрь бик мөһим бәйрәм. Аларга ул чын мәгънәсендә “Беренче кыңгырау” бәйрәме бит. Кечкенә кулларына шыгырдап торган яңа портфель һәм чәчәк бәйләмнәре тоткан, йөзләре шатлык-сөенечтән балкып торган сабыйлар бүген беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәләр, беренче укытучылары белән очрашалар, беренче кыңгырау тавышын ишетәләр. Мәңге дә онытылмаслык, истәлекле мизгелләр!
Менә бүген дә Шенталы районының Денис авылы мәктәбе каршында укучылар һәм укытучылар, ата-аналар һәм дәрәҗәле кунаклар җыелган. Көтеп алынган тантана Россия гимны белән башланып китте. Гел бишле билгеләренә генә укып килгән бишенче сыйныф укучысы Булат Фәлаховка Россия флагын күтәрү вазифасы тапшырылды. Имамыбыз Рәис хәзрәт Әхмәтов укучыларга һәм укытучыларга белем эстәү эшләрендә уңышлар теләп, хәер-фатыйхасын биргәннән соң, мәктәп директоры Рәфыйк Минһаҗев укучыларны, педагогларны, ата-аналарны, бәйрәмгә килгән кунакларны котлады.
- Елдан-ел укучылар саны азая барса да, мәктәбебездә уку-укыту сыйфаты үзгәрми. 2022 — 2023 уку елында мәктәпне тәмамлаган укучылар Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы билгеләргә тәмамлап, югары һәм һөнәри уку йортларына укырга керделәр.Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә реформалар бик күп булды. Быел яңа уку стандартлары буенча укыта башлыйбыз. Укыту программасы бөтен мәктәпләрдә бертөрле булачак. Анда патриотик тәрбия дә каралган. Укучыларыбыз гел шулай тырышып укысыннар, мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, үзләре теләгән һөнәрләрне үзләштереп, тормышта үз урыннарын тапсыннар иде, дип телим, — дип сөйләде.
Рәфыйк Әбрар улы укытучы Нурсинә Хәмәтшинага — Самара өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Мактау грамотасы, ветеран укытучылар Гөлсинә Хәйруллина белән Җәүдәт Хөснуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннан соң гомере буе мәктәптә укытучы һәм мәктәп җитәкчесе булып эшләгән Гөлнур Хәсәншина сүз алды. Ул да укучыларга һәм укытучыларга иң изге теләкләрен җиткерде.
Шенталы администрациясе вәкиле Шәүкәт Галәветдинов һәм Денис авылы хакимияте башлыгы Ринат Хәлиуллин беренче сыйныфка килгән нәниләргә портфельләр һәм уку әсбаплары бүләк иттеләр. Ә мәктәп балалары кечкенә генә концерт куйдылар.
Денис авылы мәктәбендә быел алтмышлап бала укыячак. Аларга югары квалификацияле ундүрт укытучы белем бирәчәк. Кызганыч, быел беренче сыйныфка барлыгы алты укучы килгән, былтыр да аларның саны җидәү генә иде. Балалар бакчасында ун сабый тәрбияләнә.
Үткән уку елы нәтиҗәләренә килгәндә, укучылар, округ буенча төрле олимпиадаларда катнашып, гел беренче урыннарны яулап килгәннәр. Камилә Вәлиева һәм Айдар Фәлахов мәктәпне медальләргә тәмамлаганнар. Дүрт укучы югары уку йортларына укырга кергән.
Тугызынчы сыйныф укучылары да имтиханнарын уңышлы тапшырып, өчесе һөнәри уку йортларына киткәннәр, дүртесе укуларын мәктәптә дәвам итәчәк. Араларында тугызынчы сыйныфны гел бишле билеләренә генә тәмамлаган Гүзәл Бәдертдинова да бар, ул да унынчы сыйныфта укыячак. Гомумән, Денис авылы мәктәбендә яхшы билгеләргә укучылар байтак. Мәсәлән, быел өченче сыйныфта укыячак Ралинә Бәдретдинова да бишле билгеләренә генә укый.
Җәйге ял вакытында мәктәп бинасы төзекләндерелгән. Биредәге чисталыкка, тәртипкә сокланып туймаслык. Диварларга тиешле стендлар, плакатлар эленгән. Әлеге матурлыкны һәм уңайлыкларны тудыручылар да укытучылар коллективы дисәм, һич ялган булмас.
…Менә күңелләрне җилкендереп беренче кыңгырау яңгырады. Беренче тапкыр мәктәпкә килгән сабыйлар, тезелешеп, укытучы апалары – Рамилә Газизова артыннан сыйныф бүлмәләренә юнәлделәр. Анда аларны, мәгърифәт нуры чәчеп, белем дөньясы көтеп тора. Хәерле сәгатьтә!
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 880