«Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле…»

EYgtmUhlT_oСугыштан соңгы ачлык елларында бәрәңгене мактап: “Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, эх тәмле, эх, бигрәк тәмле бәрәңге!” — дип җырлый иде авыл һәм шәһәр халкы. Бу җыр юлларын искә төшергәндә, ирексездән, тәлинкәдә тавык боты һәм пар бөркеп торган бәрәңге күз алдына килеп баса. Хәер, хәзер дә бәрәңге — икенче икмәк. Бәрәңгедән кыстыбый да ясыйбыз, бәлеш тә салабыз, кыздырып та ашыйбыз, май һәм сөт кушып ясалган боламык та тамакны туйдыра.

Мин Кошки районының Яңа Фәйзулла авылына килгән чакта халык бакчаларында бәрәңге алып ята иде. Әлбәттә, уңышлары белән кызыксынмыйча китеп булмый бит инде.

Бер бакчада олы яшьтәге Гөлсем апа Гыйльметдиновага ярдәмгә шәһәрдән улы Радик, килене Миләүшә, оныклары Диләрә белән Әминә кайтканнар иде.

— Гөлсем апа, бәрәңге уңдымы? — дип сораша башлаган идем, сүзебез озакка китте.

– Аллаһыга мең шөкер, елы яңгырлы булмаса да, уңыш яхшы болай. Мин бик шатмын. Бәрәңге – ул икенче икмәк бит. Мин үзем сугыш арты баласы. Әле дә хәтеремдә, әниебез Затияне, Идрис абыемны, Оркыя апамны һәм өч яшьлек мине ятим калдырып, әтиебез мәңгелек йортка күчкәч, ачлык үлеменнән безне тик бәрәңге генә саклап калган иде. Әнкәй безгә бәрәңгене чикмәнле килеш тә, төрле ризыкларга кушып та пешереп ашата иде. Артыгын малларга турап салабыз. Бәрәңге безгә күп ярдәм итте. Шуның өчен мин аны хөрмәт итәм.

Әтиемне, Ульяновскида укыган студентны, авыл кешеләрен колхозга димләү өчен безнең авылга җибәргән булганнар. Ул әнкәйгә гашыйк булган һәм мәхәббәт нигезендә гаилә корганнар. Исәнлеге какшау сәбәпле, әткәйне фронтка алмаганнар. Ул яшьли вафат булган. Мин кул арасына керә башлагач, әнкәй дә авырып китте. Аны унҗиде ел карадым. Ул да бакыйлыкка күчкәч, Безенчукта бухгалтер һөнәрен үзләштереп кайттым һәм, сөйгән егетем Рәискә тормышка чыгып, кызыбыз Гөлсинә һәм улыбыз Радикка тормыш бүләк иттек. Рәис белән кырык ике ел бергә яшәдек, ул да вафат инде. Балаларым шәһәргә алып китәбез дисәләр дә, туган авылымнан китәсем килмәде. Алар еш кайтып йөриләр, авыр эшләрдә ярдәм итәләр. Кунакка алып китәләр, кайтарып куялар. Шәһәрдән кайткач, бәрәңге бакчама чыгам да рәхәтләнеп саф һавада эшлим. Исәнлегем артып киткәндәй була. Күршеләрем, дусларым белән аралашып яшәгәч, ялгызлык сизелми ул. Оныкларым җәй буе авылда торалар. Без бергәләп табигать кочагына чыгып йөрибез. Авылда торганыма бер дә үкенмим.

Гөлсем апа миңа җиләк-җимеш бакчасын да күрсәтте. Анда ниләр генә юк! Төрле җимеш куаклары, алмагачлар, рәт-рәт тезелешеп утырган кып-кызыл помидорлар, борычлар, кәбестә, кишер, кыяр түтәлләре, аллы-гөлле чәчәкләр… Шундый рәхәт тормышны ташлап, шәһәрнең кысрык фатирына барып утырасы килмәс шул инде, дип уйлап куясың ирексездән. Авыл кешесе иркен тормышка күнгән бит ул, туган җирендә яшәүдән дә зур бәхет юк аңа.

Күптән түгел генә Гөлсем апа җитмеш биш яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Аны зурларга балалары, кодалары, туганнары, дуслары җыелган. Өстәлдә, билгеле, бәлеш, тавык шулпасына салып пешерелгән йомры гәүдәле бәрәңге өстенә турап чыгарылган ит…

Без дә шушы көзге байлыкта, муллыкта яшәүче Гөлсем Билал кызын олуг юбилее белән котлыйбыз! Алдагы тормышында балаларының игелеген күреп, рәхәттә, рәхмәтләргә төренеп, шау чәчәккә күмелеп утырган нигезендә кинәнеп яшәргә язсын, дип телибез!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 732

Комментирование запрещено