Татар яшьләре көннәре: «Татарның бер казанында кайнасак, шартлатып туган телебездә сөйләшербез»

9bj6otihumh60gifmsxl-1024x683XXXIII Татар яшьләре көннәре «Идел» яшьләр үзәгендә 13–17 сентябрьдә узачак. Форумга илнең 30дан артык төбәгеннән 150 делегат килер дип көтелә. Төрле төбәкләрдә таралып яшәүче татар яшьләрен берләштергән проектның быелгы үзенчәлеге нидә? Катнашучыларның саны кимү нәрсәгә бәйле? Матбугат очрашуында әнә шулар хакында сөйләделәр.      

Татар яшьләре оешмалары активистлары җыены быел 33 нче тапкыр оештырыла. Проектның әһәмияте турында Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләде.

– Татар яшьләре белән бик мөһим һәм эчтәлекле эш бу. Аның максаты – татар мәдәниятен, мәгарифен, телен, милли традицияләребезне саклау, үстерү һәм ныгыту татар яшьләре берләшмәләренең уртак эшен көчәйтү. Чит төбәкләрдән килгән татар яшьләре монда килеп, аралашып, очрашып зур тәҗрибә туплыйлар. Яңа белемнәр алып, үз төбәкләрендә шундый ук чаралар үткәрәләр. Безнең өчен бу бик әһәмиятле, – диде яшьләр министры.

5 көн дәвамында катнашучылар татар мохитендә кайнаячак: махсус остаханәләрдә катнашачак, дәресләр, иҗади юнәлешләр буенча белемнәр туплаячак. Төбәкләрдәге яшьләр оешмалары эшчәнлеге һәм проектлар белән танышу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә була.

2020 елда Татар яшьләре көннәрендә илнең 32 төбәге катнашкан булса, быел – 23. Төбәкләрнең саны кимү нәрсәгә бәйле? Бу сорауга «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Наилә Галиева җавап бирде.

– Беренче сәбәп – төбәкләрдәге яшьләрнең Казанга күчүе. Икенчедән, безнең белән берьюлы Новосибирскида Себер татар яшьләре форумы уза. Кайбер төбәкләр шунда барырга булдылар. Безнең форум традицион рәвештә җәй көне уза иде. Шул сәбәпле дә күбесе килә алмаячак, – диде ул.

Наилә Галиева форумда катнашучы иң актив төбәкләрне дә атады.

– Ульяновск һәм Оренбург өлкәсе яшьләре аеруча актив. Ел саен 5–6 кешелек делегацияләр белән киләләр иде, быел 10–12ләп кеше алып киләләр. Соңгы  елларда Свердлау, Төмән өлкәләре дә активлык күрсәтә, – дип белдерде Наилә Галиева.

Форумның кураторы Салават Кадыйров сүзләренә караганда, быелгы Татар яшьләре көннәрендә аулак өй, традицион уен кораллары, этникага басым ясалачак.

–  Чит төбәкләрдән килгән яшьләрне Татарстанда булган миллилек, безнең мәдәният кызыксындыра. Аларның Казан турында күбрәк беләселәре килә. Элеккеге аулак өйләрдә уйнала торган уеннар буенча үтенеч булды. Татарстанда ничегрәк икән дип кызыксыналар. Чөнки ул уеннар төбәкләргә барып җиткән, ләкин аларга азмы-күпме үзгәрешләр кертелгән. Быел әнә шул сорауга җавап бирәчәкбез, – диде куратор. – Быел беренче тапкыр килүче егетләр-кызлар күп булачак. Пермь өлкәсеннән Рөстәм Галимов исә 13 нче тапкыр рәттән киләчәк. Үзе бер тарих бит. Командасын да алып киләчәк. Димәк, без сыйфат булдырабыз. Киләчәктә җәй көне уздыру форматына кайтып, көннәр һәм катнашучылар санын арттырып, форумны күп үзгәрешләр белән үткәрү хыялы да бар.

Һәм азакта борчыган сорау. Татар яшьләре көннәрендә яшьләр татарча сөйләшәме?

– Яшерен-батырын түгел, барысы да татар телендә яхшы сөйләшми, ләкин күбесе туган телендә сөйләшергә тырыша. Татарның бер казанында кайнасак, шартлатып туган телебездә сөйләшербез дип өметләнәм. Чөнки өмет кешене яшәтә. Татар яшьләре көннәре дә әле яшәячәк, Алла боерса, – диде Салават Кадыйров.

Бу җәһәттән Татар федераль милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова да үз фикерен җиткерде.

– Яшьләрне 5–10 көнгә җыеп, телгә өйрәтеп булмый, билгеле. Оештыручылар үз алдына яшьләрнең телгә кызыксындыруын арттыру максатын куя. Алар Казанга килеп, ачык күңел белән кайтып китүләрен телибез. Яшьләр үз төбәкләрендә туган телләрендә сөйләшергә оялмасыннар иде. Чөнки андый мисаллар бар. Безнең төп бурычларыбызның берсе дә шул,  – диде Миләүшә Шәрәпова.

vatantat.ru

Просмотров: 575

Комментирование запрещено