Кичә «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясенең «Җиде юл чатында» сериалының соңгы эпизоды төшерелде. Бу хакта ТНВ каналы сайтында хәбәр ителә.
Сериалның сценарий авторы Альберт Шакиров сүзләренчә, сериалны төшергәндә алдагы иҗат җимешләре тәҗрибәсе, тамашачы фикере дә истә тотылган. Мәсәлән, сериалны уртасыннан карый башласаң да, алдагы серияләрдә сүзнең нәрсә турында барганлыгын аңлап булачак.
ТНВ генераль директорының беренче урынбасары Илшат Сәфиуллин фильмны монтажлау эшенә керешүләре турында әйтте.
«Төшерү эшләре тәмамланды, хәзер инде монтажга күчәбез. Тамашачы без төшергән сериалларны яратып карый һәм көтеп ала. Хәзерге вакытта тамашачыбыз хозурына татарча сериал җиткерә алуыбызга шатбыз», — дип белдерде ул.
Илшат Сәфиуллин сериал төшерүдә ярдәм күрсәткән һәм урын тәкъдим иткәне өчен ПАО «Татнефть» һәм «Татнефть» хәйрия фонды җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, шәхсән Марат Әхмәтовка рәхмәтен белдерде».
- «Җиде юл чатында» сериалында тамашачыларга бер автозаправка станциясе кысаларында барган вакыйгалар, тормыш хәлләре турында сөйләнәчәк. Ягулык салу станциясе — юллар, кешеләр язмышлары кисешә торган урын. Бирегә һәркем үз уйлары, проблемалары, дөньяга карашы, тормыш «багажы» белән килә һәм һәрберсе үз юлын табарга тели.
Просмотров: 624