Кешесе булмаса да, авылның җаны бар

tVzuX3sLFh0Урбанизация шаукымында татар авылларын саклап калып булырмы?

Бүгенге көндә татар авылларының таркалу сәбәпләре күп төрле. Әйтик, мәсәлән, мәктәпләр ябылу, яшьләргә эшләргә – эш, яшәргә уңайлыклар булмау һәм башкалар… Хәзерге, читкә китү перспективалары күп булган заманда, бу турыда сөйләп торырга да уңайсыз.

Ничек кенә булмасын, бигрәк тә картайган көнендә, чит җирләрдә яшәгән кеше туган нигезен сагына башлый. Шуңа күрә гает көннәрендә, милли бәйрәмнәрдә читтә яшәүче авылдашлар, туган җирләренә кайтып, зиратларны чүп-чардан арындыралар, якыннары рухына дога кылалар, бер-берсе белән күрешеп аралашалар, зиратларны төзекләндерү өмәләрендә, авыл көннәре үткәрүдә катнашалар. Кешесе булмаса да, авылның да җаны бар бит. Байтак еллар авылына кайтып кермәгән кеше биредә балачагы, яшьлеге белән күрешә, йорт урынын эзләп табып, хатирәләргә бирелә… Менә шундый хәлләргә төшүдән Аллаһы Тәгалә үзе сакласын иде берүк.

Әлеге язмамның герое — Кошки районындагы Яңа Фәйзулла (элек ул Яңа Җүрәй дип атала иде) авылында туып-үскән һәм гомер көзенә кергән Гөлсирә Һади кызы Туктарованың шик-шөбһәсе бик тә урынлы, минемчә.

Гөлсирә Һадиевна кырык ике ел буе мәктәптә математика фәнен укыткан. Авылдагы ике катлы мәктәпне ябып куйгач, ул күршедәге Тенеево авылында эшен дәвам итә. Тормыш иптәше Тәлгать вафат булгач, пенсиягә чыккан ханым йорт хуҗалыгында сугым бозаулары үстерә, шәхси инкубаторында кош-корт үрчетә. Малларны ашату өчен ул үзләренең пай җирләрендә терлек азыгы, бодай, арпа, солы чәчеп үстерә. Биредә бәрәңге бакчалары да иллешәр сотый. Гөлсирә апа шуның яртысына бәрәңге утырткан, икенче яртысында печән чәчеп үстергән. Күршедәге буш бакчаны тутырып кабак утырткан. Сатудан калган бәрәңгене бройлер тавыкларына, йортта көтүләре белән йөрүче каз-үрдәкләргә пешереп ашата. Шәһәрдә үз гаиләләре белән яшәүче уллары Ринат белән Азат еш кайтып йөриләр, әниләренә булышалар. Гөлсирә апаның кызы Рузилә гаиләсе белән Тольяттида яши. Ул медицина хезмәткәре, биш бала анасы.

Уңган хуҗабикәгә чит җирләрдән килеп урнашкан ир белән хатын да ярдәм итәләр.

Гөлсирә Һади кызы мине шәхси хуҗалыгы белән таныштырып йөргәндә, җиләк-җимеш бакчасы аша да үттек. Биредә алмагач, груша, слива, абрикос, карлыган һәм төрле яшелчәләр үсә. Алар барысы да өлгергән инде. Эшчән хатын кышка төрле кайнатмалар, яшелчә салатлары, тозлаган помидор-кыярлар әзерләп куйган.

- Тик ята белмим. Авыл ашата да, яшәтә дә. Иренмәскә генә, тырышсаң — биредә бар нәрсә да бушлай, — дип саный ул.

Әңгәмәбезне ишек алдындагы эскәмиядә дәвам итәбез. Сүз мәктәп темасына килеп җиткәч, Гөлсирә ханым:

— Авыл мәктәбе ябылуга байтак гомерләр үтте инде. Ике катлы, мәһабәт бинаның ишелеп баруын күргәч, күңел елый башлый. Мәктәп белән терлек фермалары юкка чыккач, эшсез калган яшьләргә шәһәргә китәргә туры килде. Кайберәүләренең һич кенә дә китәсе килмәде. Туып-үскән җир бигрәк якын бит ул. Ә хәзер авылыбызда карт-корылар һәм олыгаеп баручы кешеләр генә калды. Дөрес, иртәләребез мәчет манарасыннан яңгыраган моңлы азан тавышыннан башланып китә. Намаз укырга йөрүчеләребез байтак. Ярый әле, авыл учагын саклаучы өлкәннәребез бар. Тора-бара нәрсә буласын беркем дә белә алмый. Тик дини бәйрәмнәрдә, җәйге каникуллар вакытында гына читтә яшәүче яшьләр һәм балалар кайтып тула. Авыл җанлана, элеккечә шатлык дулкыны һәр өйгә килеп керә. Әгәр яңадан мәктәп ачылып, авылда нинди дә булса эш башланса, бәлки авылыбыз аякка басар әле. Шайтан гына өметсез, диләр бит, — дип тәмамлады сүзен Гөлсирә Һади кызы.

Мин аның белән саубуллашып, кайтыр юлыма кузгалдым. Ара ерагая барган саен авылларының аякка басуына өметләнгән Гөлсирә апаның сагышлы йөзе күз алдымнан китмәде. Өемә кайтып җиткәч, йоклый алмадым, Яңа Җүрәйдә яшәүче танышым, Мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Имаметдиновага шалтыраттым. Менә ниләр сөйләде ул:

— Авылыбызда йөз илледән артык кеше яши. Алар олыгаеп барсалар да, тормыш учагын сүндермиләр. Ирексездән эшсез калып, читкә киткән яшьләребезнең күпчелеге атна ахырында авылга кайталар. Кайсы йорт-җирен тәртипкә китерә, кайсы бакчасында эшли. Минемчә, пенсиягә чыккач, алар барыбер туган нигезләренә әйләнеп кайтачаклар. Китапханә белән мәктәбебез ябылуына байтак гомер үтте. Шөкер, яңа мәчетебез эшләп тора. Иске мәчетебезгә реставрация ясала. Шунысы куандыра, бу эшләрдә читтә яшәүче авылдашларыбыз да ярдәм итәләр. Авыл поселениесе күрше Васильевкада гына. Кибетебез бар. Кирәк булган әйберне заказ буенча да кайтартып була. Атнасына бер көн табиб офисына врач килеп, авыруларны кабул итә. Гөлнара Гатина беренче ярдәмне күрсәтә, дару бирә, уколлар кадый. Авылга газ үткәрелгән, интернет эшләп тора. Водопровод кына юк. Аның каравы, һәр йортта кое бар. Юлларда асфальт. Кайбер урамнарга таш түшәлгән. Бәйрәм саен Мәдәният йортында төрле чаралар үткәрәбез. Заманнан артта калып, күңелсезләнеп утырмыйбыз, — дип сүзен төгәлләде Лилия ханым.

Һәркемгә үзе туып-үскән җир кадерле шул ул. Татар авылларының таркалып баруын күргәч, җаным әрни. Бигрәк тә авыл кешеләренең өзгәләнүен күрүе кызганыч хәл. Авыл кешесенең кендеге үз нигезенә береккән бит ул. Дөрестән дә, олыгайган көндә гомерлек ата-баба нигезен ташлап, чит җирләргә чыгып китәргә беркем дә атлыгып тормый. Шулай булгач, киләчәктә Яңа Фәйзулла авылы картлар пансионатына әйләнеп калмас микән, дигән урынлы сорау туа. Бәлки, авылны үз кулына алырдай мәрхәмәтле кеше килеп чыгып, авылга яңа сулыш өрер, терлек фермаларын торгызып, яшьләр өчен эш урыннары булдырып, мәктәп, балалар бакчасын тергезер? Самара өлкәсендә андый мисаллар бар. Мәсәлән, Карабикол авылы…

tVzuX3sLFh0

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1112

Комментирование запрещено