Кинорежиссер Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмы прокатка 14 сентябрьдә чыкты.
«Ядәч! Истә» фильмында халык язучысы Рабит Батулла, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Роза Хәйруллина, Юныс Таиров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алмаз Хәмзин, Нияз Мөбәрәкҗанов, Сирень Бәйрәмов, Алинә Насыйбуллина, Нурбәк Батулла һәм башкалар уйный.
Режиссер Байбулат Батулла сөйләвенчә, балачакта «Ядәч! Истә!»не еш уйный торган булган: «Фильм турында мин 2015 елда ук уйлана башладым һәм нәкъ менә әлеге уен аның нигезе буласы билгеле иде. «Ядәч! истә!» — ул кешеләрнең тормыш ямен югалтулары турында. Үзенең язмышына үпкәләп, кул селтәүчеләр күп бит. Фильмда өлкән геройлар шактый булса да, анда сүз яшь турында бармый. Минем яшьтәшләр арасында да язмышына үпкәләгәннәр бар, хәер, минем дә андый чак була. Фильм яшәү ямен булдыру турында. Ядәч ул бары тик өмет символы гына», — ди Байбулат Батулла.
Просмотров: 684