Татар яшьләре форумының Самар делегатлары ТатКвиз викторинасы үткәрделәр

whkyUa0-W9YСамар делегациясе татар тарихы, әдәбияты, мәдәнияте һәм архитектурасына багышланган ТатКвиз викторинасы үткәрде

13–17 сентябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә XXXIII татар яшьләре көннәре узды. Анда төрле илләр һәм төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр катнашты.

Очрашуның максаты – татар яшьләре арасында мәгариф, милли-мәдәни һәм эшлекле багланышлар булдыру, элекке элемтәләрне ныгыту. Анда катнашучылар кыска вакыт эчендә татар яшьләре алдында килеп туган күп кенә проблемалар хакында фикер алышты, аны хәл итү юлларын билгеләде. Яшьләр төрле юнәлештәге мастер-классларда  катнашып, төрле осталыкларын күрсәттеләр. Татар халкының тамырлары тирән, үзе имәндәй нык булуы «Нәсел шәҗәрәсе» проектлары аша күренде.

Самар делегациясе татар тарихы, әдәбияты, мәдәнияте һәм архитектурасына багышланган ТатКвиз викторинасы үткәрде.

Z-tHJ2T4hXo8N_kGULEhLk ipLx7nH633o j6TqA1Sges4 Mi6Hteelrj0 nIU4k5K_kbw whkyUa0-W9Y

Просмотров: 818