Ниһаять, Сарыйм Кәрим улы Кәримов, ничә ел буе хезмәт иткән хәрби частенең тимер капкасын үтеп, туган ягына — Иске Ярмәк авылына, балалары һәм хатыны Шәмселгаян янына кайтырга чыкты. Кызарып баткан кояш нурлары аның, салкын Тын океаннан искән җилләрдә өшеп, шадраланып, җыерчыкланып беткән йөзенә якты нур сибәләр иде. Шундый күтәренке кәеф белән һәр иртәне марш бросок ясый торган юлдан иркенләп атлады ул бүген. Күңеленә ятышлы яр буйлары, кыяларга оя корган кошларның дулкыннар шавына кушылып кычкырышуы хәерле юл теләп калулары булып тоелды. Кояш, көндезге юлын тәмамларга дип, салмак кына кыя башындагы сирәк агач ботакларына эленеп тора иде. Көн кызуыннан төрле ярыкларга качкан бөҗәкләр, суынып килгән соңгы кояш нурларыннан файдаланып калырга теләп, арлы-бирле очалар иде. Яңгырдан соң матураеп, яшелләнеп киткән үләннәр дә, кыр чәчәкләре дә, искән җилдә тибрәлеп, башларын иеп, бу матур көн белән саубуллашалар иде. Табигать гүзәллегенә соклана-соклана атлаган Сарыйм, кыялар арасындагы арыш чәчелгән басуга килеп җитте.
Беренче карашка, башка кырлардан бер аермасы да булмаган арыш кыры Сарыймның бәгырен телеп, йөрәген әрнетеп куйды. Анда бер төркем хатын-кызлар һәм балалар урак уралар иде. Шул мизгелдә күз алдына 1941 елгы урып-җыю эшләре килеп басты. Бу эш ирләргә дә авыр иде, ә монда хатын–кызлар һәм балалар гына! Сарыймны бу уйлардан хатын-кыз тавышы уятты.
- Эй-хей, морячок, нәрсә уйга батып торасың? Әллә кайсы якка барырга белмисеңме? Бер дә аптырама, әйдә безнең янга, бераз ярдәм итәрсең! Өйләндерербез үзеңне, бездә яшь кызлар да, тол хатыннар да күп, көндез кырда урак урырсың, ә төнлә өйдә сабан сөрерсең! — хатыннар дәррәү кубып көлешеп алдылар.
- Нәрсә боектыгыз, кызлар? Әллә кинәт балтагыз суга төштеме?
- Куанырга әллә ни сәбәп юк шул, морячок, ир-егетләр сугышта, эш авыр, өстәвенә молотилка да ватылды.
- Нәрсә булды соң, бик нык зыян булдымы әллә?
- Зыяны зурмы икәнлеген без кайдан белик инде? Җитмәсә, Спиридон да район үзәгенә китте. Без, хатын-кызлар, бу пәри арбасына нәрсә булганын кайдан белик?!
- Рөхсәт итсәгез, мин күз салыр идем бу пәри арбасына…
- Син күз салудан молотилка эшләп китәрме соң?
- Бер карашка зур зыян булмаган да кебек, менә күрәм, ремене өзелгән, ремонтларга әйберләре булса, ясап карап була инде…
- Бар-бар, кайбер запчастьләре менә монда, зур арбада, килегез, карагыз!
- О-о-о, кызлар, бу запчастьләр белән яңа молотилка җыеп була!
- Җыеп булса — җый, сөйләнеп торма, ә без сиңа ярдәм итәрбез.
- Сез ярдәм итсәгез, кызлар, точно җыябыз инде. Әйдә, башлыйк эшне!
Читтә, олыларның шаяртуларына әллә ни зур игътибар бирмичә, ике бала матросны кызыксынып күзәтәләр иде. Бераздан алар Сарыйм янына килеп бастылар.
- Абый, син безнең әтиебезне сугышта күрмәдеңме? Мин аны бик сагындым, ә менә туганым әтине бөтенләй белми.
- Күрмәдем шул, балакаем, күрмәдем. Каяле, минем тылсымлы капчыгымда бу чибәр кыз белән батыр егеткә берәр тәмле әйбер юк микән, карыйк әле! Кара син, бар икән! Менә сезгә Петрович бабагыздан бәләкәй генә күчтәнәч.
- Әнием, әнием, карале, солдат абый Макар белән икебезгә шикәр бирде, мә син дә ялап кара, ул шундый тәмле!
Балаларының Сарыйм биргән шикәрне шундый ләззәт белән ялауларын күреп, Натальяның күзләреннән яшьләр бәреп чыкты, ул ике баласын да күкрәгенә кысты да елап җибәрде. Аның күз алдына яраткан ире Николайны сугышка озаткан мизгелләр килеп басты. Ул, балык тоту артелендә эшләп, ятьмәләрен өстерәп йөри-йөри кырысланып, мозольләнеп беткән куллары белән битеннән сыпырып, назлап: “Елама, бәгырем, менә күрерсең, фашистларны дөмектереп, җиңү белән кайтырбыз”, — дип әйткән сүзләре, ә өч айдан похоронка алган көннәре күз алдыннан үтте. Ләкин шундый авыр югалту дәвасы булып, ике күзенә ике баласы юаныч булып калдылар. Макарның, борсаланып, итәгеннән төшеп китүе Натальяны хисләреннән аерды.
- Сез, абый, үзегезгә бирелгән паекны таратмагыз, сезгә кайтырга бик ерактыр.
- Эй, сеңелем, балаларга биргән ике кисәк шикәр белән мин әллә ни алга китә алмам. Балаларың авызына хет шикәр тәме керер, әллә аларның туйганчы шикәр белән кәнфит ашаганнары бармы?
- Анысы дөрес инде, абый, балалар түгел, без үзебез дә сугыш башланганнан бирле шикәр күргәнебез юк.
- Каяле, кызлар, әйдәгез әле бергәләп менә шулай борыйк, әйдә тагын бер!
- Карале, Степанида, бу егетне безгә Аллаһы Тәгалә үзе җибәргән ахыры!
- Эй, дускаем, кем җибәрсә дә, рәхмәт яусын үзенә, молотилканы көйләп бетерә бит инде, кулларыннан гөлләр түгелә, җен кебек эшли! Карале, Клавдия, беребезнең дә башына килмәде гаиләсе, балалары бармы дип сорарга?
- Гаиләсе турында сорап торасы да юк, күрдең бит, Светлана белән Макар янына килгәч, бөтенләй эреп төште, йөзе үзгәрде, бар аның гаиләсе, Клавдия, балалары да бар!
- Молотилканы көйләп җибәрсә, нәрсә белән түлибез соң, Степанида? Колхоз кассасында бер тиен акча да юк бит!?
- Алай-болай молотилканы көйләп җибәрсә, алтын алкаларымны бүләк итәм, жәл түгел.
- Степанида, кара әле, әллә Спиридон кайтып килә инде?
- Әйе, ул! Монысы әйбәт булды, морячок белән үзе сөйләшер, ирләрчә.
- Нихәл, Степанида, нигә эшләмисез? Молотилка тавышы ишетелми, нәрсә булды тагын?
- Нигә син, Спиридон, кайтып җитмәс борын эт кебек ташланасың? Без әллә кояшта кызынып ятабызмы уттай урак өстендә? Менә шул пәри арбасы — молотилка ватылганга эшләмибез дә инде.
- Тагын нәрсә булды? Үзегезне бер-ике сәгатькә дә калдырырга ярамый, кайтуыңа әбәзәтелне берәр нәрсәне җимереп куясыз. Ә бу кем тагын молотилка янында казына? Кем аңарга рөхсәт иткән?
- Мин рөхсәт бирдем, синең кайтканны көтеп тормадык, үзебезнең көч белән көйләп бетерә яздык. Әнә күрәсеңме, яннарында ир-егет булгач, кызлар да гайрәтләнеп китте.
- Әйдәгез әле, кызлар, бер, ике, өч, менә шулай, әйдә тагын бер, ике, өч, менә булды бусы да, ә хәзер читкәрәк китегез, кабызып карыйк.
Чых-пых килеп, трактор двигателе кабынып китте, һәм бар халык, ур-ра кычкырып, Сарыйм янына җыелды.
- Ну, морячок, җиңдең бит бу пәри арбасын, кил әле, рәхмәт йөзеннән бер суырып үбим үзеңне!
- Карагыз әле, кызлар! Валентина талпан сыман ябышты.
- Булды, булды, ул хәтле түгел, йә ошап китәр тагын!
- Йә, морячок, кем буласың инде? – дип сүз кушты Спиридон.
- Допрос ясарга әллә особый отдел хезмәткәреме?
- Мин “Ударный” колхозы председателе Спиридон Кондратьев булам.
- Ә мин, хәрби хезмәтемне тәмамлап, туган якларына кайтып баручы матрос Сарыйм Кәримов.
- Кирәкле документларың да бар инде, иптәш Сарыйм Кәримов?
- Әлбәттә, бар.
- Каяле, күз салып күрик үзләрен.
- Шушы хәтле төпченмәсәң дә була инде, Спиридон, бет чүпләгән чыпчык кебек. Синең белән Пелагея ничек торадыр?
- Ягез, тик кенә торыгыз! Һәр эштә тәртип булырга тиеш! Мин бит сине, Валентина, камыр басарга өйрәтмим, шулай булгач, кысылма.
- Син өйрәткән белән камыр басып ипи пешерсәң, ашарсың, пожалуй, баллы калач!
- Ягез инде, кызлар, ул хәтле шаулашмагыз, начальство тикшерергә тиеш. Аны шуның өчен куйганнар да, — диде арадан берсе.
- Документларың тәртиптә, иптәш Кәримов. Молотилканы төзәткәнең өчен бик зур рәхмәт, тик менә түләү мәсьәләсен ничек хәл итәрбез? Колхоз кассасында бер тиен акча да юк бит.
- Морячок, молотилканы ремонтлап җибәргәнең өчен менә сиңа бүләк итеп минем алтын алкаларым, — диде Степанида.
Спиридон белән Степаниданың сүзләренә Сарыймның ачуы килде, тик каршысында арыган күзләрен текәгән халыкны күргәч, йомшара төште.
- Туктагыз әле, нинди түләү турында сүз бара? Мин түләгез дип сорадыммы? Степанида, алкаларыңны урынына так, миңа бик түлисегез килсә, өлешемне, әнә, Натальяга бирерсез, балалар хакы булыр, килештекме?
- Сарыйм абый, сезне ничек бәхиллим соң бу яхшылыгыгыз өчен?..
Сарыймның сүзләре аяз көнне күк күкрәгәндәй яңгырады. Натальяның ике күзеннән мөлдерәп яшьләр бәреп чыкты. Димәк, аңа тиешле икмәк быел күбрәк була, балалары ач калмый. Әниләре елаганнан куркып, Светлана белән Макар да аңа кушылдылар. Ә Наталья, ике баласын кочаклап үбә-үбә, һаман шатлык яшьләре түкте.
- Беренчедән, елавыңнан тукта, балаларны куркытасың. Миңа шулхәтле рәхмәтле буласыгыз килә икән, әйдәгез, бергәләшеп утырып ашыйк, ашыйсым килә.
Сарыйм, арбага куйган вещмешогын чишә башлагач, Сипиридон эндәшкән тавышка борылырга мәҗбүр булды.
- Сарыйм, син сидорыңны арбага куй әле, кайтыр юлың ерак, үзеңә дә кирәк булачак. Ә капкалап алырга табарбыз. Әйдәгез, кызлар, табын корыйк, ир-егетләр сөйләшсен!
Хатын-кызлар шау-гөр килеп табын әзерли башладылар. Кемдер чуены белән пешкән бәрәңге китереп утыртты, кемдер яшел суган кыякларын сузып салды, кемдер җайлап кына, ак тастымалга төргән хуш исле арыш ипиен телемләп кисте. Җиргә ашъяулык җәеп корылган табынны күргәч, Сарыйм әллә нишләп китте, мизгел эчендә аның сугышка кадәр булган тормышы күз алдыннан үтте. Шулай ук аның Шәмселгаяны да печәнне чабып бетерүгә бер минутта табын корып куя иде. Аннан бергәләшеп — кызы Сәгыйдә, улы Саҗит һәм кечкенә Әхмәтшәет, шау-гөр килеп, көлешә-көлешә ашап, паровоз сыман пыфылдап торган самавардан урман үләннәре кушып пешерелгән хуш исле чәйне тирли-пешә эчәрләр иде. Ниндиләр икән инде алар — аның Шәмселгаяны һәм балалары? Шәмселгаян һаман да шундый ук зифа буйлы, төртмә сүзле микән? Кызы Сәгыйдә, боргаланып аккан Сок елгасы буенда уздырыла торган кичке уеннарга йөри микән? Ә Саҗит кайда хезмәт итә икән? Күрәсе иде үзен хәрби кием кигән килеш, ниндирәк икән ул, мин сугышка киткәндәге яшүсмер малай түгел инде, чын егет булгандыр. Ә Әхмәтшәет, авылдан килгән хатларга караганда, әнисенең чын ярдәмчесе булган инде…
Сарыймны уйлардан Степаниданың тавышы чыгарды.
- Спиридон, Сарыйм, әйдәгез табынга якынрак утырышыгыз, җитешегез, капкалап алыйк. Ә менә монысын, бәлки кирәге чыгар дип кенә алып килгән идем, мә, Спиридон, молотилканы көйләп җибәрү шатлыгыннан, бүлгәлә!
Сөйләшә-көлешә ашаганнан соң, Наталья җыр сузып җибәрде. Аның тавышы шундый йомшак, моңлы иде, әйтерсең лә талгын гына аккан елгада, ишкәкләрен читкә куеп, ашыйкмыйча гына агым буйлап көймәдә йөзәсең. Натальяның җыры таныш булмаса да, Сарыйм үзенең егет вакытлары күз алдына килде, күршедәге Подгорный Дол авылында чуашларның Березка бәйрәмендә җырлашып йөргәннәре исенә төште. Ул тагын уйга чумды. Җыр шундый моңлы, матур иде, әйтерсең лә бөтен тирә-юньдәге тавышлар әллә кая китеп югалганнар, ә җыр калган. Җыр тәмамлану белән Сарыйм уйларыннан арынды һәм юлга җыена башлады.
- Ярый, кызлар, кузгалыйм инде. Сезгә бик зур рәхмәт. Спиридон, сезгә дә зур рәхмәт! Исән-сау булыгыз, миңа әле атлыйсы да атлыйсы…
- Синең үзеңә, Сарыйм, бик зур рәхмәт, исән-сау гына кайтып җит, хәерле юл сиңа!
Илшат ГАЛИМОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 636