Атлый торгач, кыялар артта калды, хәзер аның юлында күбрәк куаклар, агачлар, болыннар очрый башлады.Ул борын төбеннән үзенең яратып җырлаган “Хафизаләм иркәм” җырын көйләп атлады. Кояш бөтенләй агачлар артына төште. Кайдадыр еракта паровоз кычкыртып киткән тавыш ишетелде, димәк, тимер юлына да ерак калмаган.
Смоляниново станциясе күз алдында уйламаган җирдән пәйда булды. Станция өч яктан бик биек булмаган таулар белән уралган. Станция үзе авылның бер башына урнашкан. Вокзалга барып җитәр өчен, авылны буеннан-буена үтәргә кирәк. Бу юлны Сарыйм ике тапкыр үтте. Беренче тапкыр бу юлны ул кире якка атлаган иде. Ул вакытта унбиш егетне диңгез ягына өлкән лейтенант Медведев алып барды. Шуннан соң күпме гомер үткән, күпме сулар аккан инде. Ә менә хәзер Сарыйм Кәримов, хезмәтен тәмамлап, исән-сау өенә, туган авылына хатыны, балалары янына кайта. Авыл урамыннан атлаганда, аны һәрбер йорттан, һәрбер өйдән күзәтеп калдылар. Вокзал бинасы тирә-як биналардан әллә ни аерылып тормый диярлек, тик түбәсе генә калай белән япкан, бөтен аерма шунда. Вокзал бинасына кергәч, турыга икенче якка, перрон ягына чыга торган ишек күренә, ике тәрәзәле касса бүлеге бинасының сул ягына урнашкан, ә уң ягында алты рәт скамейкалар тезелгән. Ул скамейкалардан башка, стена буена, аерым җиде скамейка урнашкан. Вокзал бинасында барлыгы биш кешедән торган гаилә утыра иде. Сарыйм, хәлдән таеп, стена буендагы скамейкага килеп утырды һәм күзе белән вокзал эчен йөртеп чыкты. Аның күзенә гаҗәпләнерлек бер ни дә чагылмады, тик бинада көнбатыш ягына китүче халык кына күренде. Әзрәк ял иткәч, Сарыйм касса янына атлады.
- Хәерле көн, сеңелем! Мәскәү яки Куйбышев ягына эшелон кайчан булыр икән, әйтә алмассыз микән ?
- Мин сезнең сеңелегез түгел, беләсегез килсә.
- Гафу итегез, рәнҗетәсем килмәде, тик шулай да, сеңелем, кайчанрак булыр икән?
- Әйтә алам, әлбәттә. Иртәгә кичкә Мәскәүгә булырга тиеш, тик төгәл сәгатен әйтә алмыйм.
- Рәхмәт, сеңелем, мәгълүмәтләрең өчен.
Сарыйм яңадан стена буендагы скамейкага барып утырды. Вокзалда утырган гаиләдән башка, тагын ике хатын-кыз килеп утырган иде, димәк, кичкә берәр поезд була диеп, үз-үзенә уйланып утырды. Көндезге күнегүләр, молотилка янындагы тукталулар, утыз биш чакрым җәяү атлаулар үзенең эшен эшли башлады. Башын итәгендәге вещмешогына куеп йокыга китеп барганда, аның кул башына кемдер төрткәләде.Сарыйм сискәнеп уянды һәм бернәрсәдә аңламаган күзләрен алга текәде. Аның каршында патруль солдатлар басып тора иде.
- Патруль начальнигы лейтенант Воронов. Кем буласыз һәм нишләп утырасыз монда?
- Матрос Кәримов, иптәш лейтенант, хезмәтемне тәмамлап туган якларга кайтам, менә минем документлар.
-Аракы белән шаяртмадыгызмы, иптәш Кәримов, йоклап утыра идегез ахыры?
- Иптәш лейтенант, мин аракысыз да туган якка исән-сау кайту шатлыгыннан исерек.
- Анысы шулайдыр, тик кисәтеп куям, вокзал тирәсендә караклар әшәкелек итәләр, әйберләрегезне урламасыннар, сак булыгыз, вещмешогыгыз бик симез күренә. Исән-сау туган якларыгызга кайтып җитегез, хәерле юл сезгә!
- Рәхмәт, иптәш лейтенант, теләкләрегез һәм кисәтүегезгә. Эх, балалар-балалар!
- Мин сезне аңламадым, Кәримов?
- Мин, иптәш лейтенант, менә бу яшь солдатлар турында, бала гына бит әле болар! Минем дә Саҗит улым кайдадыр шушы якларда хезмәт итә, тик кайда икәнлеген белмим.
- Алар, Кәримов, балалар түгел, ә солдатлар, сау булыгыз!
- Исән-сау гына булыгыз да, исән-сау өйләрегезгә әйләнеп кайтыгыз, балалар. Нинди солдат булсын әле болар, иреннәрендә аналарының сөте дә кипмәгән.
Сарыйм патруль артыннан урамга чыкты һәм, күзләреннән китеп югалганчы, солдатларның артларыннан карап торды. Тагын бер тапкыр, бала гына шул әле сез, диеп көрсенеп куйды. Әкрен генә атлап, яңадан вокзалга кереп урынына утырды. Лейтенантның караклар йөри дигән сүзләрен истә тотып, Сарыйм вещмешогының бауларын кулына урады да, ярым утырып, ярым ятып вещмешогын баш астына салып, күзләрен түбәгә төбәп ятты. Аның күз алдында һаман шул яшь солдатлар, тик хәзер алар янында Саҗит улы да бар иде. Сарыйм шулай уйлар диңгезендә йөзгәндә, аның авырайган керфекләре әкрен генә йомылдылар. Күпме генә йокы белән тартышса да, җиңә алмады, йокыга талды. Күпмедер вакыт үткәннән соң, вокзалдагы ыгы-зыгыга уянып китте һәм каршысында утырган балалы хатынга карап тора башлады. Аның йокыдан уянып бетмәгән күзләренә каршысында елмаеп Шәмселгаяны һәм улы Әхмәтшәет утыра кебек күренде. Ул, үзе дә сизмичә, аларга таба ташланды, аның хатыны белән улын кочаклыйсы, үбәсе, күкрәгенә кысасы килде. Сарыйм, бала елаган тавышка сискәнеп, бөтенләй уянып бетте дә, күзләрен уды һәм үзенең вокзал уртасында басып торуын аңлады. Уңайсызланып кына гафу үтенде һәм урынына барып утырды. Ә каршысында утырган хатын, берни дәшмичә, башын селкеп куйды һәм кырыенда утырган улын ныграк кочаклады. Сарыйм ни булганын аңламый иде, кулындагы вещмешок лямкаларын ныграк кысты. Вещмешогы аңарга ничектер җиңел тоелды, кулына күз салгач, ул вещмешокның лямкаларын гына күрде. Ә вещмешогын кисеп алганнар иде, Сарыйм ялт кына урыныннан торды да уңга карады, сулга карады, тик шикле яки йөгереп китүче кешене күрмәде. Ачуыннан кулындагы бауларын ыргытты да вокзал алдына чыгып басты. Ә урамда ныгытып караңгы төшкән иде. Арлы-бирле йөгерешеп, уйнашып йөргән балалар да күренми, капка алдында көнбагыш чиертеп утырган хатыннар да кереп киткәннәр. Тик авылның аргы очында этләр генә нигәдер ярсып өрәләр иде. Каршысына килгән станция хезмәткәрен туктатып:
- Карале, кордаш, нәрсәгә шушы хәтле ыгы-зыгы купкан, әллә океанда шторм башланып, дөньяны су басамы?
- Тиздән хәрби эшелон килә, шуңа юлларны чистартырга куштылар. Син дә, морячок, әйберләреңне ал да станциядән читкәрәк китеп тор. Станция тирәсендә кешеләр булырга тиеш түгел дигән боерык килде.
- Ә нигә мин вокзалдан читкә китәргә тиеш икән әле,мин дә бит эшелон көтәм?
- Ә син кайсы якка барасың?
- Мәскәү ягына, өйгә кайтам.
- Ә әйберләрең кая синең?
- Әйберләремне урладылар, йоклап киткәнмен.
- Эй, карга, ачык авыз, документларың бармы соң, а то хәзер патруль чакыртам.
- Документларым бар, патруль тикшереп китте инде, сиңа тикшерергә калмады.
Төнге тын һаваны яңгыратып, якынлашып килгән паровоз тавышы ярды, аны ишетү белән станция хезмәткәре ашыгып вокзал бинасына кереп китте. Сарыйм, вокзал алдындагы мәйданчыктагы баганага сөялеп, үзенең яраткан “ Хафизаләм иркәм” җырын сузды.
Ак куян дип аткан идем,
Булды карның катлавы.
Аргы яктан берәү килә -
Хафизаләм иркәм атлавы.
Хафизаләм иркәм, әй,
аппагым,
Бигрәк матур калфагың.
Җыр канатларына утырып, Сарыйм әллә кайларга, туып-үскән Иске Ярмәк авылына, үзенең сөйгән яры Шәмселгаяны янына күчте. Күз алдыннан аның Юкәле тау итәгендәге Сок елгасы ярында җәелгән болында үткән кичке уеннар, таңнар атканчы кара-каршы җырлашулар, чабаталар тишелеп таралганчы, Ярмәк вагына биюләр, гөрләшеп үткән печән өмәләре… Ә аннан соң, кыш җиткәч, Шәмселгаянга өйләнүе һәм инде бер-бер артлы өч баласы: бер кызы һәм ике улы дөньяга килүләре, барысы да мизгел эчендә күз алдыннан йөгереп үтте. Хәтер диңгезендә йөзгән Сарыйм, кайнаган самавыр сыман, пыш-пыш килеп туктаган паровозны да ишетмәде.Ул хәзер күңеле һәм уйлары белән бик еракта иде…
Илшат ГАЛИМОВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 788