Гали авылы делегациясе Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

29bd3480-8e2b-44ef-88d3-d91369d5803f-e1695386071619-620x33022 сентябрьда Самара өлкәсенең Гали авылы делегациясе Бөтендөнья татар конгрессына кунакка килде.

Кунакларны  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һәм Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сәламләде.

Марс Тукаев конгресс тарихы, эшчәнлеге, проектлары хакында сөйләде. Шулай ук Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче татарлар тормышы, яшәеше белән таныштырды.

“Кайда гына барсак та, татарлар бердәм, матур итеп, башка милләт халыкларына үрнәк булып яши”, – диде Марс Тукаев.

17a4f0d0-fbc5-41c6-b287-9e8ab6361f149992f868-273c-4c6a-8df2-3d8f0d949cf9 a9bb7ba7-9502-49d3-9ae6-b0ae11917b7f 29bd3480-8e2b-44ef-88d3-d91369d5803f-e1695386071619-620x330tatar-congress.org

Просмотров: 610

Комментирование запрещено