Стартует Всемирная акция «Татарча диктант» / Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе октябрьдә узачак

29e93cfe-0fd9-45f9-b3b5-5dadfe8102fb-2-620x330С 13 по 15 октября 2023 года пройдет Всемирная акция проверки знаний “Татарча диктант”. Акция направлена на объединение татар, проживающих по всему миру, повышение интереса к владению литературным татарским языком, проверку орфографических и грамматических ошибок, привитие любви к татарскому языку.

В этом году Всемирная акция пройдет в восьмой раз. На сегодняшний день “Татарча диктант” – это одна из тех акций, которая способствует объединению татар, живущих в Республике Татарстан, России и за рубежом. В 2022 году акция прошла с участием наших соотечественников, проживающих в 31 стране и более чем в 74 регионах России.

Трансляция диктанта пройдет на телеканалах «ТНВ-Татарстан» и «ТНВ-Планета».

Организаторам этой акции необходимо зарегистрироваться на сайте diktant.tatar до 5 октября. Также будет возможность написать диктант на сайте.

tatar-congress.org

***

13-15 октябрь көннәрендә дөньякүләм татар теленнән белем тикшерү “Татарча диктант” акциясе узачак. Татарча диктант акциясенең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Акциядә һәр кеше катнаша ала.

Быел татарча диктант сигезенче тапкыр оештырыла. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Узган елны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды.

Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була.Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен сайтта “катнашучы” буларак теркәлү узарга кирәк. Билгеле көнне шәхси кабинетка кереп, текстны тыңлап, диктант яза аласыз. Диктантны гадәти рәвештә язарга теләсәгез, язу мәйданчыкларына килә аласыз. Мәйданчыкны табу өчен сайттагы картаны ачасыз һәм үзегезгә уңайлы булган ноктаны эзлисез. Диктантның көне, вакыты картада (табылган мәйданчык янында) языла.

Әлеге акциянең оештыручысы итеп билгеләнгән кешегә  diktant.tatar сайтында 5 октябрьгә кадәр теркәлергә кирәк.

tatar-congress.org

Просмотров: 585

Комментирование запрещено