Самарада «Ядәч! Истә» фильмының өстәмә сеансы була

daf985d99b240f27f3c85602f261c881Бүген, 28 сентябрьдә, «Ядәч! Истә» фильмының өстәмә сеансы була. Фильм шулай ук русча субтитрлар белән татар телендә күрсәтеләчәк. Үткәрү урыны — Zoom Cinema “Эль Рио» үзәге.
Башлану вакыты — 19.00. 

Фильм турында кызыклы факт:

Геройларның искиткеч уйнавын билгеләп үтәсе килә. Аларны Рабит Батулла һәм Роза Хәйруллина уйный. Рабит Батулла турында аерым әйтәсе килә. Ул татарның танылган җәмәгать эшлеклесе, театр режиссёры, педагог, язучы, драматург, публицист һәм сатирик. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Кастинг барышында режиссёр фильмда үзенең әтисе уйнар дип уйлап та карамаган. Төп рольдә Рабит Батулланың уйнавын Роза Хәйруллина таләп иткән. Ул танышырга килгән һәм аннан башка бу фильмда төшмәячәген әйткән. Шул минуттан 85 яшьлек дебютант үзен физик һәм рухи яктан рольгә әзерли башлаган.

Килмичә калмагыз! Билетлар инде сатыла!  https://zoomcinema.ru/samara/movie/10022_beri-da-pomn..

Видеода — Роза Хәйруллинаның Рабит Батулла белән очрашуы.

vk.com

Просмотров: 633

Комментирование запрещено