Гомерләр үтә икән ул, үтә дә китә икән… — дип тикмәгә генә җырламый халык.
Чыннан да, вакыт дигән нәрсә, бернигә дә карамастан, үз җаена үтеп кенә тора. Адәм баласының гомере берничә кисәккә бүленгән — балачак еллары никтер акрын үтә, бала, кайчан үсеп җитәрмен дә, мөстәкыйль яши башлармын дип вакытны камчылый. Ә шашкан хисләргә бай булган яшьлек еллары күз ачып йомганчы узалар да китәләр. Сөйгән кешең белән кавышып, балалар үстергәндә, зур сөенеч белән көтеп алынган беренче оныгыңны кулыңа алганда, картлык турында уйланмыйсың әле. Оныкларның балачагы да акрын бара, ләкин бик тиз узып китә шул. Беркөн көзгедә ак чәчләреңне, җыерчыклар куна башлаган йөзеңне күреп, хәйран каласың. Ярый ла, ул җитешсезлекләрне күрми торган тормыш иптәшең бар. Ул синең эчке матурлыгыңны гына күрә… Читать полностью →