Гали белән Байрак (урысчасы — Флаг, Богырыслан районы) авыллары арасында яңа күпер салынган.
Гали белән Байрак татар авылларын аерып торучы елга аша күпер бик искергәч, Самарның Зубчаниновка бистәсендә урнашкан «Болгар мирасы» мәчетенең имам-хатыйбы Рәсих хәзрәт Вакказов аны төзекләндерүгә алынган. Самар шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе үз өстенә финанс ягының төп өлешен алган. Шулай ук Похвистнево, Богырыслан районнарында яшәүче, Самарның «Болгар мирасы» мәчетенә йөрүче битараф булмаган мөселман кешеләре матди ярдәм күрсәтеп, чыгымнарның калган өлешен каплаганнар. Ярдәмчел затлар бар шул бездә… Читать полностью