30 сентябрь көнне Яңа Ярмәк авылы клубында өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм концерты узды.
Бәйрәмебез җыр-моң белән үрелеп барып, чәй табыны артында тәмамланды. Өлкәннәребез үзләре дә бәйрәмдә актив катнашып, җырлап, күңел ачып утырдылар.
Әбиләр зур рәхмәтләр әйтеп, күңелле ял итеп, өйләренә таралдылар.
Концертта катнашучы һәвәскәр артистларыбызга, гармунчыбыз Динар Гариповка, укучы балаларга рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, куанычлар, хәерле озын гомер, бәрәкәтле муллык, бала-оныкларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, тынычлыкта яшәвегезне телибез.
Яңа Ярмәк клубы мөдире ХӘМИДУЛЛИНА А. Г.
Китапханәче ЗӘЛӘЕВА А. М.
Просмотров: 737