Бу яшьлекнең генә карт чагы

i_keTQsbWAcӨлкәннәр, дип олылыйлар безне,
Бу яшьлекнең генә карт чагы,
Ә картлыкның гүзәл яшьлек чагы,
Шулай булгач, без бит яшь әле.

Картлык бит ул көзге яфрак кебек,
Өзелеп төшеп бик тиз югала,
Яфракларын койган агач кебек,
Ялгыз калып, моңсу уйлана.

Картлык бит ул сабый бала кебек,
Бер назлы сүз булса, куана,
Оныклары киңәш сорап килсә,
Башларыннан сыйпап юана.

«Әби-бабай» диеп, оныклары
Яннарына килеп торсалар,
Карт кешегә тагын нәрсә кирәк,
Алар өчен дога кылсалар!?

Минәсма ХӘЙРУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

vk.com

Просмотров: 764

Один комментарий

  1. Минасма апа, шигырлэренне укыдык.шундый матур итеп язгансын,рэхмет.