Сынды аның бер канаты…

Безымянный.png33Бу юлларны мин Камышлы авылында яшәүче Сәгыйть абыйга багышладым, май аенда ул 61 ел бергә яраташып яшәгән тормыш иптәшен - Нәҗибә апабызны югалтты. Безгә дә бик якын бу гаилә, шуңа күрәдер инде йөрәгемнең түреннән шундый юллар килеп чыкты.

Сәгыйть абый, Наил, мин
Килдек без бүген күлгә.
Кемдер балык тотарга,
Кемдер һава суларга.
 
Сәгыйть абый һәм Наил
Кармакларын салдылар.
Икәүләшеп, суга карап,
Тын гына утыралар.
 
Мин күптән беләм үзем дә:
Әгәр килсәң балыкка,
Ярамый һич сөйләшергә -
Моны гел тотарга истә.
 
Күлнең өсте шундый тын,
Тик балыклар сикергәли.
Үзләре алар бик тә күп,
Никтер бер дә эләкми.
 
Эх, алдады безне балык,
Буп-буш безнең чиләкләр.
Уйлаштык та китеп бардык,
Җыярбыз дип жиләкләр.
 
Быел җиләк бик күп түгел,
Бераз җыйдык, ашадык.
Сәгыйть абыйның бүген
Күңелен күтәрә алмадык.
 
Әле күптән түгел генә ул
Югалтты тормыш иптәшен.
Алтмыш бер ел бергә яшәгән
Үзенең гомерлек мәхәббәтен.
 
Сынды аның бер канаты,
Белми ничек яшәргә.
Яшәвенең яме бетте
Йөрәгенең әрнүенә
Ничек итеп аңар түзәргә?
БезымянныйБезымянный.png33
Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә  Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).
 

Просмотров: 851

Комментирование запрещено