Ике улын хәрби операциягә озаткан атаның йөрәк сыкравы
Бала белән ана арасындагы ныклы бәйләнешләр, җылы мөнәсәбәтләр – гадәти күренеш инде ул. Ана – сабыен, сабые – әнисен яратканын кочаклашу, башыннан сыйпау, елмаеп күрешүләр аша күрсәтәләр. Ә әтиләрнең хисләре йөрәгендә ут булып янса да, гадәттә, тыштан күренми. Тик улы яисә кызына ярдәм кирәк булганда гына, ата назы вулкан кебек ташып чыга һәм әтиләр мәхәббәтенең дә никадәр көчле, никадәр ихлас булуын күреп хәйран каласың.
2021 елдан башлап, президент указы буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бик дөрес карар, әлбәттә, чөнки әтиләр дә бала тәрбиясендә зур роль уйныйлар, гаилә иминлеге, бөтенлеге, байлыгы өчен зур тырышлык куялар. Шушы бәйрәм уңаеннан укучыларыбызны чын әти була белгән кеше белән таныштырырга телибез. Гомумән, андый кешеләр турында бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә һәрдаим язып торырга кирәктер, дип уйлыйм.
Мәкаләмнең герое – Челно-Вершины районы, Сов Нурлат авылында яшәүче дүрт бала әтисе Фоат Хәбибуллин. Тормыш иптәше Люция белән алар өч малай һәм бер кыз үстерделәр. Өлкән уллары — 26 яшьлек Илнар һәм 24 яшьлек Илнур бүгенге көндә махсус хәрби операциядә. Фоат белән Люциянең нинди «ут» эчендә яшәгәннәрен сөйләп торырга кирәкмәстер, күз алдына китерергә авыр түгел.
Узган атна башында гаилә башлыгы, Илнур хезмәт иткән Запорожьега барып, андагы хәлләрне үз күзләре белән күреп кайтты. Ул хәрбиләргә «НИВА» машинасы һәм аның эченә сыйган кадәр төрле кирәк-яраклар төяп илтте. Сугыш эченә кереп чыкканнан соң һаман тынычлана алмаган Фоатка бик авыр булса да, ул газетабызга әңгәмә бирергә ризалашты.
- Илнур хезмәт иткән гаскәрләр бик озак вакыт Херсон өлкәсен сакладылар. Күптән түгел генә аларны Запорожьега күчерделәр. Кыска вакытка гына күченәбез, дип уйлаган солдатлар тимер мичләрен, электрогенераторларын һәм тагын әллә никадәр кирәк-яракларын элекке базаларында калдырганнар. Ә яңа урында аларга озакка төпләнергә туры килде. Шулай итеп, барысын да яңадан кайгыртырга кирәк. Моның өстенә, машиналары да җимерелгән. Якын авылларга барып, су, азык-төлек алып килергә, яраланган иптәшләрен госпитальгә илтергә дә мөмкинлек юк икән. Бу хәлләрне белеп алгач, уйладык-сөйләштек тә сугышчыларга бераз булса да ярдәм итәргә булдык. Кулланышта инде булган, ләкин әле нык «НИВА» машинасы сатып алдык, мин аны әйбәтләп ремонтладым, еш ватыла торган детальләр сатып алдым. Илнурыбыз белән бергә хезмәт итүче егетләрнең туганнары белән элемтәгә кереп, җибәрәсе посылкаларын җыеп алып, улымның ялга кайткан иптәше Саша белән юлга кузгалдык, — дип башлады сүзен Фоат Хәбибуллин.
Барасы юл озын — бер очка 2000 чакрым… Воронежга җиткәндә машина ватыла. Аларга ярдәмгә үтеп баручы юлчылар килә һәм берничә сәгать буе Фоат белән Сашага булышалар.
— Бу таныш булмаган кешеләр, безнең кайда барганыбызны белеп алгач, планлаштырган эшләрен ташлап, яңа запас частьләр сатып алып килделәр һәм ремонтларга булыштылар. Йа, Ходаем! Безнең арада шундый гади, мәрхәмәтле, игелекле кешеләр әле бар икән, дип бик куандым, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
Ике тәүлек дигәндә әтисе улы янына барып җитә. Төн уртасы булуына карамастан, хәрбиләр Фоат белән Сашаның килүен йокламыйча көтеп торганнар, бик якын күреп, шатланышып каршы алганнар.
— Мине күтәреп кенә йөртмәделәр инде, — ди Фоат. — Алар анда бертуганнар кебек, бөтен нәрсәләре уртак, һәрвакыт бер-берсенә ярдәмгә килергә, бер йотым суны, бер кисәк ипине бүлешергә әзерләр. Бу чыннан да шулай. Дошман белән каты бәрелешләр булган чакларда берничәшәр көн эчмичә-ашамыйча торган очраклар да булгалый икән. Андагы дуслыкны күреп шаккаттым. Солдатлар бәләкәй генә посылкага да сабыйлар кебек куаналар. Моннан берничә ай элек без, туганнар, дуслар, авылдашлар белән акча җыеп, Илнур взводына квадрокоптер, тепловизор, бинокльләр алып җибәргән идек. Алар өчен дә кат-кат рәхмәтләр әйттеләр хәрбиләр. Сугыш аларны шулкадәр берләштергән! Алар бит анда салкын җиргә ятып йоклыйлар. Йокларга туры килгәндә, әлбәттә… Юыну, мунча керү, ял итеп алу аларның төшенә дә керми инде хәзер. Солдатлар бик нык арыган, талчыккан булуларына карамастан, зарланмыйлар, тик кырыслана гына баралар. Искиткеч… Сугыш кырына барып, барысын да үз күзләрем белән күргәннән соң туган хис-кичерешләремне сөйләп аңлата алмыйм… Мин анда бер төн генә уздырдым, ләкин ул төнне беркайчан да онытмаячакмын. Бертуктаусыз сызгырышкан снарядлар, берничә минут саен җирнең дерт итеп сикереп, калтыранып куюы нык шомландыра. Ә минем өчен бала гына булган солдатлар бер ел буе шушы утта яшиләр… Шундый дәһшәт эчендә дә аларның кешелекле булып калуы куандырды. Барганда юлдашым Саша белән кунакханәгә кереп кунарга туры килгән иде. Номер һәм ашаган өчен чыгымнарны ул үз өстенә алды. Мин биргән акчаны кире кесәмә салды. Машинага салырга бензин өчен дә яртысын ул түләде. «Сез болай да безнең өчен күп эшлисез, бераз минем өлешем дә керсен», — диде. Бензин дигәннән, 50 литр бензин һәм акчалата ярдәм иткән өчен авыл башлыгы Фаил Усмановка, гуманитар ярдәмне оештыруда катнашы булган һәр кешегә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Хәрбиләрнең ярдәмчеллегенә кайтып, шуны да өстисем килә: иртән кайтыр юлга чыктым. Безнең якларга ялга кайтучы солдатлар такси яллаганнар икән, мине дә иярттеләр. Тик акча алмадылар. Алар миңа үз әтиләренә, туганнарына караган кебек хөрмәт белән карадылар, ярдәм иткән өчен җае чыккан саен рәхмәт әйтә тордылар.
- Сәфәр авыр булдымы?
— Юлда очраган авырлыклар берни түгел ул. Иң кыены — Илнурым белән саубуллашу булды. Аның күзләре, кузгалып киткән машина артыннан тилмереп карап калуы йөрәгемне телгәләде, тамагыма тыгылган төер һаман да язылмый, юл буе күзләремнең яше кипмәде, — дип тынып калды гаилә башлыгы.
Фоат кайткач, күп тә үтми, берничә ай элек кенә сугышка киткән икенче улы, хәзерге вакытта Донецктагы Клещеевка авылы янындагы алгы сызыкта сугышкан улы Илнардан: «Әти, безне «тападылар», унбишәү генә исән калдык, бераз контузия алдым, якын дустымны югалттым. Мин исән, әти, кайгырма!» — дигән хәбәр килеп төшә. Әтисенең болай да әрнеп торган йөрәгенә ничекләр түзәргә соң? «Илнарым янына да очып барырдай булдым шул мизгелдә. Улымны канатым астына алып, бөтен авырлыклардан коткарыр идем… Ләкин ул инде зур кеше, рөхсәт итмәс», — дип авыр сулап куйды.
- Кешеләр! Бүгенге көнегезгә, тыныч күк йөзенә, матур көннәрегезгә, исәнлегегезгә, туганнарыгыз, якыннарыгыз исән-сау һәм янәшә булуына куанып, шөкер итеп яшәгез! Көнкүреш мәшәкатьләре берни түгел икән ул, уфтанмагыз. Һәрбер яңа туган көнгә шатланыгыз, бер-берегезне юкка-барга рәнҗетмәгез. Сугыш тизрәк тәмамлансын да безнең кебек балалары өчен ут йотып яшәгән ата-аналар тынычлык күрсен иде, — дип тәмамлады сүзен Фоат.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 927
Афәрин, Фоат! Синең гаиләң, улларың белән горурланабыз! Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы белән, улларыңа сугыштан сау-сәламәт өйләренә әйләнеп кайтырга насыйп булсын иде!