Олы мәртәбәле кунаклар

4jrrDc6Ss4oКичә вакыйгаларга бик бай көн булды. Безнең Иске Ярмәк авылына Казан шәһәреннән олы мәртәбәле кунаклар — Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ, «Ислам динен кабул итүгә — 1000 ел» исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт ҖИҺАНШИН һәм Кадышево бистәсендәге «Фәтих» мәсҗиде имамы Фәннур хәзрәт ГАЙНУЛЛИН килделәр.

Иң беренче итеп без өч гасыр элек Иске Ярмәк авылының башлангычы булган Татар Байтуганы авылына барып, Әлифба музеенда булдык. Җәлил хәзрәт Сәләй Вагыйзовны бик яхшы белгән икән. Музей өчен зур хезмәт куйган Нурания ханым Абзалова һәм шул авыл имамы Мөхәммәднур хәзрәт Гарипов катнашында музейны карап, аятьләр укып, тәмле итеп пешерелгән милли ризыклардан авыз иттек. Бик сокландылар кунаклар музей йорты белән. 

Жәлил хәзрәт музей комплексы җитәкчесе Нурания Абзаловага «Тигез гомер итегез»  дигән бик эчтәлекле китабын бүләк итте. Зур рәхмәт авторга.

 

n6i2i5SnX0ANixRKbyK40cbStVq2uNpl0 t32yF7GJ8Sk X01devTEQO4

Саубуллашып, Иске Ярмәк авылына юл тоттык. Анда безне шатлыклы вакыйга көтә иде, яңа мәсҗиднең манарасына ай кую мәрасимендә катнаштык.

T_R9gy8ZIkE r0yzPhYRYyA

Тәкбирләр әйтеп, догалар укыганнан соң, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүче апалар белән очраштык. Биредә Җәлил хәзрәт Фазлыев матур итеп вәгазьләр сөйләгәч, авыл һәм мәктәп музейларын да карап чыгып, мәсҗидкә юнәлдек. 

ai3Xnjfp3xY tM-E3Vr5_pA4jrrDc6Ss4o

Мәсҗидтә өйлә намазына кадәр дә, намаздан соң да Җәлил хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлап, җыелган халык белән бергәләп Корбан мәҗлесендә катнаштык.

-HHrPyKXPSw

Аннан соң инде кадерле кунаклар белән юл өстендәге мөсафирлар өчен ачылган мәсҗид бинасында намазлар укып чыктык. Матур теләкләр теләп, кадерле кунакларны Самарага озаттык.

HbYLValifP0

Иске Ярмәк авылы мәсҗиде имамы Рамил-Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.

С.Г. Вәгыйзов исемендәге музей комплексы җитәкчесе Нурания АБЗАЛОВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 756

Комментирование запрещено