Яңа Ярмәк авылында матур чаралар үтте

5R9M_Xe3HQoЯңаярмәклеләр татарча диктант яздылар,  Мәүлид ән-Нәби бәйрәме, «Көзге балкыш» дип аталган кичә уздырдылар.

Ел саен “Татарча диктант яз” акциясен уздыру матур гадәткә әйләнде. Илебезнең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез татарча диктант яза. «Татарча диктант яз»  акциясендә бик теләп Яңа Ярмәк авылы халкы да катнашты.

Акциянең максаты  — татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү,  татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

FdzVMZ9eIFEGkHxZuE50_U

* * *

Яңа Ярмәк авылы клубында Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) пәйгамбәрнең туган көне хөрмәтенә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узды.

Рәис хәзрәтебез Вәлиәхмәтов Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы турында сөйләде. Чарада катнашучылар пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын!) дөньяга килүе, сабый чагы һәм яшьлек еллары, аның аша бөек Коръән иңүе турындагы чыгышны тыңладылар. Аннан соң “Мәүлид” касыйдәсе, мөнәҗәтләр яңгырады, салаватлар әйтелде.

Тантаналы өлештән соң, авылдашлар тәмле ризыклардан сыгылып торган табын артына үттеләр. Тәмле ашлар ашап, баллы бавырсак авыз иткәч, күңелләрендә изгелек рухын арттырып, җылы итеп хушлашып, таралыштылар.

bhd38HMm9m4 5R9M_Xe3HQo

* * *

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз — тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Быелгы көз үзгә, әйтеп бетергесез җылы, кояшлы, ниндидер сихри, серле… Шундый көзге көннәрнең берсендә Яңа Ярмәк авылы клубында «Көзге балкыш» дип аталган кичә узды.

Чарада авылыбызның уңган хуҗабикәләре катнашты. Үз бакчаларыбызда үстергән яшелчәләрдән күргәзмә оештырылды. Апалар бакчаларында үстергән яшелчәләрдән нинди ризыклар әзерләнүен, аларны кайда һәм ничек үстерүләрен сөйләделәр. Аннары алар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр, башваткычлар чиштеләр.

ZONZmEDRxqQ Zc4bFRn_0uA kXeMVeRaFTQ 7TIzUIoJOJU

Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ЗӘЛӘЕВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 745

Комментирование запрещено