Туган көнең белән, тынгысыз сайтыбыз!

maxresdefault-300x164«Самар татарлары» медиа-порталының 10 еллык юбилее уңаеннан

Иртән иртүк торабыз да,
Интернетка керәбез:
Ватсап, ВК, классташлар,
Телеграмм һәм вайберлар.
Һәрберсендә үз сайтыбыз -
Яңалыклар, хәбәрләр,
Күңелле очрашулар оештырып
Тора редакторлар.

Төнне көнгә ялгый-ялгый,
Хезмәткәрләр хәреф җыя.
10 ел эчендә күпме хәбәр
Сыйдыра алды анда…
Дөнья буйлап татарларның
Тормыш-көнкүрешләре…
Кайсы кайда алдынгы да,
Кайда нәрсә буласы.

10 ел шулай дәвам итә
Безнең кызыксынулар:
Кемнәр, кая ни кылган?
Кемгә ничә яшь тулган?
Кем кая бара икән?
Кем нәрсә сата икән?
Татар дөньясы мәш килә,
Тик торалмый беркем дә.

Кызыксынган һәрберсенә
Ләззәтләнеп укыйсы.
Үз фикереңне дә тарсынмыйча,
Чын күңелдән төркисе.
Хәзер күршедәге апа да
Сайтка керә ала,
Аннан авыл хәлләрен
Капка төбендә,
Важный булып, тарата.

Менә нинди кызык дөнья:
Татар теле бетә диеп,
Чаң каккан заманнарда
Бу портал хезмәтенә
Сокланмыйча син кара.

Менә шундый мөмкинлекләр тудыручы
Сайт хуҗасы — Ильяс Гомәр улына
Рәхмәт хисләрен җиткерәбез
Иске Ярмәк халкыннан.

Киләчәктә дә, безгә хәбәр җиткерүдә
Эшләрегез уң булып,
Изге гамәлләр юлында
Киртәләр очрамасын.

Телебезнең гүзәллеген саклап,
Сайтыбызга җан өрүче Римма
Равил кызына илһам чыганагы 
Ишекләре ачык торсын һәр чакта.

Яшәп булыр күп нәрсәсез,
Тик язмасын бу заманда
Калырга без яраткан:
гәҗит, журнал, медиа-порталсыз.

Сүзләр — уртак, күңелләрдә
Бары тик изге теләк:
Тынгысыз сайтыбызның хәбәрләре
Булсын һәрвакыт үрнәк.

Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 865

Комментирование запрещено