XIV Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре — 2023» бәйгесенә гаризалар кабул ителә!

belem_zheuherlere_2022-12-18-1024x475Хөрмәтле татар интернетчылары!!! XIV Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре — 2023″ IT-бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлый!

Гаризалар 16 нчы октябрьдан 19 нчы ноябрьга кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне билгеләү (Жюри әгъзалары эшчәнлеге): 20 нче ноябрьдан 26 нчы ноябрьга кадәр булачак. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү декабрь аеның беренче яртысында планлаштырылган.

Игътибар! «Белем җәүһәрләре — 2023″ IT-бәйгесендә кайбер үзгәрешләр һәм яңалыклар бар:

  1. Яңа номинация өстәлде. «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе платформасында иң яхшы белем бирү учреждениесе сайты» номинациясендә Татарстан Республикасы электрон мәгарифе (Электронное образование Республики Татарстан) (https://edu.tatar.ru) платформасында Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә тигез дәрәҗәдә файдалы һәм актуаль мәгълүмат урнаштырылып барган сайтлары белән республиканың белем бирү учреждениеләре катнаша ала.
  2. Бәйгенең оештыручы-партнерлары исемлегенә К(П)ФУ Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының Мәгълүмати системалар кафедрасы кертелде. Кафедра хезмәткәрләре шулай ук бәйгедә катнашучы интернет-проектларны бәяләүдә катнашачаклар.
  3. «Халык күңелен яулаган интернет-проект» номинациясе булдырылды. Әлеге исемгә барлык катнашучылар арасында  иң күп тавыш җыйган интернет-проект лаек була.
  4. Бәйгедә катнашу — түләүле (1000 сум). 16 яшькә кадәр катнашучы балалар һәм яшүсмерләр өчен 50% ташлама каралган.

(!) Гаризалар 19 нчы ноябрьга кадәр кабул ителә. Яңартылган нигезләмә белән  https://konkurs.belem.ru/nigezlama адресы буенча танышырга мөмкин.

ТУЛЫРАК (рәсми сайт): https://konkurs.belem.ru

КАТНАШЫРГА / ГАРИЗА ТАПШЫРЫРГА: https://forms.yandex.ru/cloud/652ce5cb43f74f2960fd1588/

tat-i.net

Просмотров: 535

Комментирование запрещено