16 сентябрьдә Мәүлид ае башланды. Мәүлид ае Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга килү ае буларак данлы. Быел Мәүлид кичәсе 26 сентябрь киченә туры килде. Бу уңайдан өлкә мәчетләрендә төрле чаралар үтте.
6 октябрьдә Похвистнево районы, Мәчәләй авылының Үзәк мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) туган көне үткәрелде.
Мәүлид көнен хөрмәтләп, мәчеткә авылдашлар җыелып килде. Хатын-кызлар да чакырылган иде.
Чараны башлап, Фәрит Булатов, Сәйфулла Касыймов моңлы итеп Мәүлид мөнәҗәтләре укыдылар, ә килгән халык салават әйтеп утырды. Бәйрәмнең беренче өлеше тәмамлангач, Коръән аятьләре дә укылды, салаватлар әйтелде, хата-кимчелекләре була калса дип, Аллаһыдан гафу үтенеп, әрвахларга дога кылынды.
Эх, бүгенге көндә дә арабызда Пәйгамбәребез булып, кешелек дөньясы белән идарә итсә, проблемаларыбыз уңай хәл ителеп, бөтенебез дә бәхетле булып, тыныч тормышта яшәр идек. Мөхәммәд пәйгамбәр ислам дине юлын кылыч белән генә түгел, ә гадилеге, аңа иярүчеләргә карата — тугрылыклыгы, дошманнарга карата — батыр, куркусыз булуы, Аллаһының барлыгына һәм берлегенә чиксез ышануы белән салды.
Аллаһы ярдәме белән киләчәктә дә шундый матур мәҗлесләрне күрергә һәм үткәрергә насыйп булса иде! — дип яза Шамил Мамышев.
* * *
Шенталы районы, Денис авылының 41 санлы мәхәлләсендә дә Мәүлид-ән-Нәби бәйрәме узды. Чара Коръән аятьләре укудан башланды. Аннары мәчеткә килгән алтмышлап кеше Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.)нең тормыш юлын искә алып үттеләр. Ул бит Җир йөзендә яшәгән иң миһербанлы, юмарт, сабыр һәм гадел кеше булган – хәлсезләрне яклаган, ярлыларны ашаткан, дәрәҗәләренә карамастан, һәркемнең хокукларын яклаган, үз казанышлары белән мактанмаган.
Пәйгамбәр иң тугры һәм ярдәмчел гаилә башлыгы, иптәш һәм остаз буларак та билгеле. “Бөтен кешеләр дә бертигез, Аллаһы ризалыгын алучылар гына башкалардан өстенрәк”, — дип өйрәткән ул артыннан иярүчеләрне.
Имам Рәис хәзрәт Әхмәтов мәчеткә килүче мөселманнарны да Пәйгамбәребез үрнәгендә – сәдакалар биреп, корбаннар чалып, намазлар укып, беркемне дә кимсетмичә яшәргә өндәде.
Чарада Татарстанның Әлмәт һәм Чирмешән районнарыннан килгән кунаклар да бар иде, — дип хәбәр итә Денис авыл җирлеге администрациясе.
«Бердәмлек».
Просмотров: 703