Гомәр Батршинга — “Хәйриячелек” алтын медале

4xMaT7kGIQ0Үткән чәршәмбедә Бөтендөнья татар конгрессында конференция форматында татар краеведлары эшчәнлегенә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарада татар галимнәре, туган як тарихын өйрәнүчеләр, журналистлар һәм җәмәгатьчелек катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, делегатларны сәламләп:

- Мин үземне әлеге хәрәкәтне булдыручыларның берсе дип таныйм. Без туган як тарихы җәмгыятен оештырганда, аның милли оешмага әверелүен күз уңында тоткан идек. Бу шулай килеп чыкты да. Ул киң җәмәгатьчелек алдында милләт проблемаларын күтәрү институты дәрәҗесенә күтәрелде. Без сезгә моның өчен чиксез рәхмәтлебез, — диде ул.

Чара барышында профессор Альберт Борһанов, Дөнья мәдәнияте институты ректоры, тарихчы Энгель Таһиров чыгыш ясадылар. Соңгысы Данис Шакировка “Европа — Азия” халыкара гуманитар академиясе академигы исеме бирелүе турында хәбәр җиткерде, ә якташыбыз — “Болгар мирасы” мәдәни-тарихи фонды попечительләр советы рәисе Гомәр Батршинга һәм журналист Илзирә Юзиевага “Хәйриячелек” алтын медале тапшырылды.

«Бердәмлек».

Просмотров: 579

Комментирование запрещено