Илшат Әминов: «Интертат» газетасы интернетта татар укучысы барлыгын күрсәтте

30f5baa92f3f75a44231d046a4a301fb«Интертат» югары урыннарга менде инде», – диде Илшат Әминов Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары белән очрашуда.

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов «Интертат» электрон газетасын югары бәяләп, интернетта татар укучысы барлыгын күрсәткән мәгълүмат чарасы, дип атады.

«Татар интернеты үсә һәм татарлар интернетта бик актив. Мин моңа шатланам. Безнең киләчәк шунда. Без анда эшләргә тиеш. Сездән һәм бездән башка татар контентын беркем эшли алмый. Татар халкы булганда, татар мәгълүматы кирәк. «Интертат» газетасы, Бөтендөнья татар конгрессының газетасы интернетта татар укучысы барлыгын күрсәтте. Укучылар күбәеп бара. «Интертат» югары урыннарга менде инде», – диде Илшат Әминов Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатлары белән очрашуда.

Бүген Илшат Әминов Россиянең 17 төбәгеннән килгән 50гә якын татар журналисты белән фикер алышты. Чара Бөтендөнья татар конгрессында узды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 604

Комментирование запрещено