Денис авылы мәчетендә, Аллаһы Тәгалә ризалыгын өмет итеп әзерләнгән, Коръән ашы узды.
Иманга, изгелеккә чакырып тора изге йорт! «Мәчеткә илтә торган һәр адым саен бер изгелек язылыр һәм бер гөнаһ сөртелер», — диелгән хәдистә.
Мәчеткә кергән кеше сизәдер, үзе дә аңламастан, күңеленә тынычлык иңә, калебендә искиткеч рәхәтлек сизә башлый. Һәм бу чынлап та шулай, моны дәлилләп, Пәйгамбәребез (с.г.с) бер хәдисендә: «Кешеләр Аллаһы йортларының берсендә бергәләп Коръән уку һәм өйрәнү өчен җыелсалар, аларга, һичшиксез, иминлек иңәчәк, аларны рәхмәт каплаячак, фәрештәләр әйләндереп алачак, һәм Аллаһы Үз каршындагылар алдында аларны искә алачак».
Хәдистән күренгәнчә, мәчет әле — ул намаз уку йорты гына түгел икән, ә файдалы гыйлем ала торган урын да. Мәчеткә килеп, Аллаһы китабын, Пәйгамбәребез (с.г.с) хәдисләрен өйрәнсәк, бу шулай ук күңел тынычлыгы табарга, иминлеккә ирешергә ярдәм итә торган сәбәпләрдән булып тора. Ә күңел тынычлыгы бүгенге тынгысыз тормышта безгә аеруча кирәк.
Шенталы районы Денис авылында урнашкан мәчеткә ифтар мәҗлесләренә, Мәүлид бәйрәмнәренә җыелабыз, ә 22 октябрьдә Коръән ашына дип килдек.
Мәчеттә гыйлем алу, мәҗлесләр үткәрү өчен дә барлык шартлар тудырылган. Апа-абыйлар бик теләп гыйлем эстәргә йөриләр, Аллаһыга шөкер, иман йорты гөрләп тора.
Имам-хатыйб Минсабир абыйдан алып барлык дин әһелләренә, гыйлем бирүчеләргә, укучыларга олуг рәхмәтләребезне юллыйсыбыз килә. Алга таба да шушы изге саваплы эшегездә Аллаһы Тәгалә исәннек, тынычлык, хәерле ярдәмен бирсен сезгә. Мәчетләр һәрчак шулай нурланып торсын иде. Сез, һәркайсыгыз булдыра алганча, аның яшәешенә, гыйлем нуры таратуына үз өлешегезне кертәсез! Киләчәктә дә Аллаһы йорты буш тормасын, моңлы азан тавышлары тынмасын.
Рагидә БАДЫЙКОВА.
Денис авылы, Шенталы районы.
Просмотров: 1013