Авылдашым Җәүһәр Габдуллина турында булыр бу язмам
Сугыш башланганда Җәүһәр җиденче сыйныфны тәмамлаган 14 – 15 яшьлек үсмер кыз була. Шулай бер көнне, җигүле атлар белән килеп, яхшы укыган балаларны Камышлы педагогия училищесына укырга керергә димли башлыйлар. Аны, сугыштан ераграк булсын дип, Ульяновскидан Камышлыга китереп урнаштырганнар икән. Шулай итеп, кыз педучилищеда укый башлый.
Камышлы аның өчен ерак чит ил булып тоела. Чөнки көзге пычракларда, күтәртмәле чабата киеп, Камышлыга кадәр җәяү йөреп уку ансат булмаган аңа. Әле дә ярый бөтен предметлар да татар телендә укытылды, русча бер кәлимә сүз белми идек бит, дип искә ала Җәүһәр Сафиулловна.
Диплом алып кайткан укытучы туган авылы мәктәбенә урнашып эшли башлый. Аның Хезмәт кенәгәсендә “принята” һәм “уволена дигән ике җөмлә генә бар. Аңа хезмәт биографиясендә завуч булырга да, башка чиннар да тәкъдим итәләр, ләкин ул ризалашмый, тик Укытучы гына булырга тели һәм була да. Габдуллина Мәгариф отличнигы дигән югары исем йөртә, күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән шәхес.
Ул минем остазым. Миңа аңарда педагог практикасы узарга насыйп булды. Аның өченче сыйныф укучылары шулкадәр тәртипле һәм әдәпле иделәр, хәтта тәнәфестә дә төрткәләшмиләр, кычкырышмыйлар, алар белән олылар белән сөйләшкән кебек сөйләшеп була иде.
Җәүһәр Сафиулловна кырыс булып күренсә дә, укучылар аңардан курыкмыйлар, әниләре кебек якын итәләр, үзләре янына килеп, проблемалары турында сөйлиләр, дәресләрдә аңлашылып бетермәгән тема булса, сорыйлар, ул тәфсилләбрәк аңлатып бирә иде.
Остазымның бу сыйфатларын мин дә үзләштерергә тырыштым. Нинди генә хәл килеп чыкса да, башта бу очракта Җәүһәр Сафиулловна ни эшләр иде икән, дип уйлыйм. Бүген аңа – 95, миңа – 87 яшь. Без әле дә элемтәдә, кайчакта аңардан киңәш сорыйм. “Син үзең дә үскән кыз инде, үзең дә беләсең”, — дип көлә. Әйе, минем кырык еллык укытучылык стажымда, һичшиксез, аның да зур өлеше бар.
Җәүһәр Сафиулловнаның укучылары тормышта югалып калмадылар, абруйлы кешеләр булып җитештеләр. Шуларның берсе — Рәфыйк Зиннур улы Мамышев – чирек гасыр гомерен мәктәп директоры булып эшләде. Ул һәрвакыт: “Уңышларым өчен беренче укытучыма рәхмәтлемен. Ул минем иң кадерле кешем”, — дип әйтеп килде.
12 сентябрьдә Җәүһәр Сафиулловна үзенең зур юбилеен билгеләп үтте. Мин аны үткән юбилее һәм Укытучылар көне белән котлап, сәламәтлек телим. Бер авылда яшәвебез, бер мәктәптә эшләвебез белән горурланам, хөрмәтле остазым!
Сәгыйдә СУБЕЕВА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 750