Төркиянең 100 еллыгы уңаеннан тантанада Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Ринат Вәлиев катнашкан

3a16383b6daf8463ef24da1b4ae442ebАнкарада Төркия Җөмһүрияте төзелүгә 100 ел тулуга багышланган кичә булган. Кичәдә «Казан» бию ансамбле, яшь җырчы, «Голос» телепроекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова, Татарстанның атказанган артисты, баянчы Ринат Вәлиев чыгыш ясаган.

«Чарада чит илләрдән килгән ансамбльләр дә булды. Алар арасында: Төньяк Кипр Җөмһүрияте бию ансамбле, Тайланд балалар бию ансамбле, Россия Федерациясеннән «Любо-Мило» музыка төркеме һ.б. катнашкан. Чара Төркия башкаласы Анкараның Алтынпаркта (Altın Park) оештырылды. Төрекләр татар җырларын һәм биюләрен бик яратып алкышладылар. Меңләгән халык биюләрне һәм җырларны кызыксыну белән карады. Балалар Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм «Казан» бию ансамбле коллективы белән фотога төште», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Хаҗы Бәйрәм Вәли университеты студенты Ләвәнт Булут.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 777

Комментирование запрещено