Яңа Кызылсу авылында яшәүче Дөррия Исхак кызы Гайнуллинага бүген, 17 октябрьдә, 100 яшь тула
Йөз ел… Ул бит әйтергә генә җиңел. Шушы дәвер эчендә ил тарихында нинди генә вакыйгалар булмаган да, халкыбызга нинди генә сынаулар аша узарга туры килмәгән! Мәкаләбезнең герое, гомеренең 40 елын балалар укытуга багышлаган хезмәт ветераны, зур сугышлар, илебезне хәрабәләрдән торгызу чорларын күргән Дөррия апаның тормыш юлы китап язарлык.