Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМгә!

getImage-28-199x300Хөрмәтле Габдулла хәзрәт!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм.

Динебез юлыннан тайпылмыйча, авылдашларыгызга ярдәмчел булып яшисез. Дин кардәшләребезгә, милләттәшләребезгә армый-талмый хезмәтегезне багышлыйсыз, балалар тәрбияләүдә күп көч сарыф итәсез. Хезмәтегезне югары бәялибез. Сезнең тормыш hәм эш юлыгыз үрнәк буларак халкыбызның ихтирамына лаек.

Якты ният белән кыласы гамәлләрегез алга таба да күп, исәнлегегез ныклы, җаныгыз тыныч, күңелегез һәрвакыт шулай шат, гаиләгез имин булсын!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте  президенты.


КОНТЕКСТ:

Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримовның эш тәҗрибәсе

* * *

Авылларыбызда дин учаклары сүнмәс / Татар халкына, туган авылына, Аллаһы рәхмәтенә багышланган юл